Әллә ахырзаман җитәме?
Россия — дөньяда иң зур мәйданга ия булган ил. Аның җирлегендә табигатьтә булган бар төр файдалы казылмалар бар. Табигый ресурслар буенча безнең ил белән бер ил дә ярыша алмый. Нефть белән газны гына алыйк: аларның күләмен исәптә тотканда, бүген безнең халык дөньядагы иң бай халык булырга тиеш шикелле. Ә чынбарлыкта исә Россиянең бүгенге икътисади хәле һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Кызганычка каршы, бу өлкәдә мактанырлык урын юк шул. Башка илләр белән чагыштырганда, халыкның көнкүреше түбән дәрәҗәдә. Көнбатыш Европада бүген халыкның 75%ны урта сыйныфны тәшкил итә. Бу исә икътисади үсешне дәлили торган мисал. Түбән сыйныф15%ны тәшкил итүне Европа илләре социологиясе кешенең тырыш булмавы белән бәйли. Югары сыйныф исә Европада бары 10% кешене берләштерсә, бездә бу сан 20%ны тәшкил итә. Шулай булгач, безнең илдә бай кешеләр саны барлык илләрне дә узып китте дигән сүз була. Ә урта сыйныф исә 55% булгач, 25% кеше иң түбән сыйныфка керә дигән сүз. Мондый хәлнең иң төп сәбәбе коррупция. Билгеле, массакүләм-мәгълүмат чараларына игътибар итсәк, көн саен миллиардлаган акча урлаулары турында ишетәбез. Кайчагында аптырап та каласың: радио-телевидение дикторлары бүгенге көнне мондый хәлне инде табигый күренеш сыман игълан итә. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, бу бит коточкыч хәл. Ул урланган акчага күпме мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары төзергә булыр иде, халыкның социаль хәлен яхшыртуга юнәлдереп, эш урыннары булдырып, армияне, полицияне яңа корылмалар белән тәэмин итеп булыр иде. Илдә акча җитмәү төрле авыр фаҗигаләргә китерә. Инде халык хәзер самолетка утырырга курка, чөнки күп самолетның очарлык потенциалы юк. Аларның күптән инде срогы чыккан. Казандагы фаҗигане генә алсак та, ирексездән күзләр яшьләнә. Гаиләләргә бирелгән 2 миллион сум акча кеше гомерен кайтара алмый бит. Ә “Булгария” теплоходы һәлакәте бөтен Россияне тетрәтте. Акча җитмәү бөтен коммуналь хуҗалыкны таркатты: юллар начар, теләсә кайда торба шартлый. Ә шул вакытта бөтен җирдә дә урта гасырдагы замокларны хәтерләткән коттеджлар калкып чыга. Гади халык коммуналь чыгымнарны түләргә тырышса да, аларның күбесе тиешле җиргә барып җитми, кайдадыр югала.
Авыл җирләрендә хуҗасызлык хөкем сөрә. Меңләгән гектарларда инде күптән урман үсә, күп җирләрдә бернәрсә дә үстерелми. Елдан-ел авыллар саны кимеп бара. Халыкны авыл җиренә кире кайтару сәясәте аерым инициаторлар теләгенә генә кайтып калды, ә хөкүмәт бу хакта кыл да кыймылдатмый. Яшьләр проблемасы тагы да катгыйрак: аракы эчүчеләр арасында инде 10-11 яшьлек балаларны да күрергә мөмкин. Комендант сәгате кертү дә тирән нәтиҗә бирми әле. Наркотик кулланучылар яше дә елдан-ел “яшәрә” бара. Дөрес, Россия Дәүләт Думасы илгә кирәкле законнарны кабул итәргә тырыша. Шуларның иң әһәмиятлесе — “Коррупциягә каршы” закон. Берәр кайчан бу проблема чишелер дип өметләнәсе килә. Өлкән буын кешеләренең кайберләре инде уфтанып: “Эх, Сталинны торгызырга иде”, — дип газеталарга язалар, чөнки элек бу тикле башбаштаклык, гамьсезлек юк иде. Административ кодекска бик күп төзәтмәләр, үзгәрешләр кертелсә дә, юл кагыйдәләрен бозып, руль артына исерек килеш утырып җинаятькә барып җитүче кешеләр саны кимеми. Административ чаралар кискен булса да, кагыйдәләрне бозучыларның “төптән юаннары” ничек булса да котылу ягын эзли һәм таба да. Президент: “Кемнең кем булуына карамастан, җавапка тартылырга тиеш”, — дисә дә, проблема кала бирә. Шунысы куанычлылы: соңгы вакытта гаепле байтак кына югары катлам вәкилләрен җавапка тарттылар. Алдагы көндә дә Россия халкы шушындый сәясәтне көтә.
Россиядә гастарбайтерлар проблемасы да әле яңа гына күтәрелә башлады. Суррогат аракы, антисанитария хөкем сөргән яшерен урыннарда ясалган ялган дарулар, косметика, хәтта ашау-эчү әйберләре, һ.б. шундый товарлар күпме кешенең сәламәтлеген какшата яки гомерен өзә. Бу проблема уңай хәл ителгән очракта күпме кеше иркен сулап куяр иде. Юкса, теләсә кайда шартлаулар, терактлар, үтерүләр, милли бәрелешләр инде тәмам халыкны арытты һәм ялыктырды.
Аяныч, әмма факт: хәзер бик әз кеше генә яше җитеп, картаеп дөнья куя, гомумән, кеше күпләп һәлак була, әйтерсең, без сугышта, фронтта кырылабыз. Бәлки чыннан да изге китапларда язылган “ахырзаман” яки “апокалипсис” килеп җитә торгандыр.
Гөлфия Мәрданова,
педагогия фәннәре
кандидаты.