Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әкияттә хикмәт бар
24.03.2016

Әкияттә хикмәт бар

Әкияттә хикмәт бар, дигән мәкаль бар татар халкында. Нинди хикмәт икән соң ул? Хикмәт — ул балалар бакчасында балаларны татар халкының бишек жырлары, такмаклары, биюләре, уеннары, мәкаль-әйтемнәре, сынамыш-көлдергечләре белән таныштыруда. Аларның мәгънәсен, нечкәлекләрен балаларның күңеленә сеңдерүдә, балаларны татар рухында тәрбияләүдә, аларны туган телләрен өйрәнергә кызыксындыру уятуда. «Радуга» программасы буенча эшләүче бакчалар бер-берсен кунакка чакырып, әкиятләр күрсәтәләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Өч ел элек без тулы­сы бе­­лән татарча әки­ят күрсәтергә телә­гәнебезне белгерткән идек. Ул чакта килгән кунаклар аң­ла­маслар дип, безне хуплаучы булмады. Ләкин бу тәкъдим аларның күңелләрендә калган икән. Быелгы эш планнарына бакча нинди юнәлештә эшләсә, шул ха­лыкның мәдәниятен, милли мирасын чагылдырган әкиятләр куярга тәкъдим ясадылар. Шәһәр күләмендә бакчалардан бакчаларга йөреп тәрбиячеләр рус, уд­мурт, татар, мари, яһүд ха­лык­ларының мәдәнияте, гореф­-гадәтләре, йолалары белән та­­нышып, тәҗрибә тупладылар. Безнең бакча татар теле юнәлешендә эшләгәнлектән, мө­дир ярдәмчесе Екатерина Баженова татар халык әкиятләре куярга тәкъдим ясады.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әкият жанрының өч төре кызыксындыра: хайваннар, җәнлекләр, көнкүреш турында һәм тылсымлы әкиятләр. Гадәттә беренче төр әкиятләр кече яшьтәге балаларга кызык, аларның геройлары — йорт хайваннары, җәнлекләр һәм кошлар. Мондый әкиятләрдә хайваннар аша кешеләрдәге кимчелекләр, тискәре сыйфатлар тәнкыйтьләнелә яки көлкегә калдырыла. Шушы максаттан чыгып, иң кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре татар халкының «Мактанчык әтәч» әкиятен сайладылар, ләкин әкият ахырында хуҗа әтәчне суеп аш пешерә. Ә бу яшьтәге балаларга әтәчне суйганны әйтергә, күрсәтергә ярамый. Тәрбиячеләр бу мәсьә­ләне үзләренчә чиштеләр: әтәч бик каты мактанганда төлке килеп аны алып китмәкче була, бәхетенә каршы, тавыклар, чебиләр бө­тенесе бергә жыелып төлкене куып жибәрәләр, әтәч тә, үз чиратында, гафу үтенеп, рәхмәт әйтә һәм тавык­лар, чебиләр алдында башка мактанмаска сүз бирә. Әкиятне сәхнәләштергәндә балалар мак­танырга ярамаганлыгын күңел­ләренә сеңдерәләр.
Ә икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре татар халкының «Кәжә белән Сарык» әкиятендә тукталдылар. Тәрбиячеләргә бу әкиятне сайларга Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Казаннан алып кайт­кан «Әбием әкиятләре» исемле җыентык булышты. Әлеге яр­дәмлекләрне безгә нәкъ кирәк вакытта китерделәр, чөнки андагы әкиятләр рус, татар телләрендә язылган. Әкият тулысы белән рус телендә барды, әмма татар халык уеннары, жырлары җырланды.
Уртанчылар төркеме балаларына татар халкының «Батыр әтәч» әкияте ошады, хәтта тәрбиячеләре Анна Вадимовна да балалар белән бергә татарча «Әйләнеп-әйләнеп» җырлы түгәрәк уенының сүзләрен дөрес итеп җырларга өйрәнде. Әкият «Дуслык — яшәү көче» мәкален русча һәм татарча әйтеп тәмамланды.
Тылсымлы әкиятләрдәге вакыйгалар күбрәк нинди дә булса бер уңай герой турында бара. Икенче хәзерлек төркеме балалары куйган «Гөлчәчәк» әкияте нәкъ шундыйлардан. Гөлчәчәк әти-әнисен, туганнарын сагынуга чыдамыйча кайнанасы — Убырлы карчык йортыннан әти-әнисе янына кайтып китә. Усал Убыр аны куып тотам дигәндә аны чишмә, тамырларын бик тирәнгә җибәреп үскән имән, ак каен, сыерчык Гөлчәчәкне коткаралар. Бу әкиятне аша балалар татар гаиләләренең үзара дус, ярдәмчел яшәүләрен күрделәр, күңелләренә сеңдерделәр.
Көнкүреш әкияте төрләренә «Алтын алма» әкияте туры килә. Монда кунакчыллыгы, хезмәт сөючәнлеге, аш-суга мөнәсәбәте һәм балаларның әти-әниләрен хөрмәтләүләре, яратулары чагыла. Әкиятне ике телдә алып бардылар: Ләйлә Әхмәтова — русча, Камилә Тукаева тулысы белән татарча сөйләде. Бәйрәм барышында иң күп татарча җырлаган, шигырь укыган, уйнаган, биегән һәм сөйләшкән балалар — «Алтын алма» әкиятен күрсәтүчеләр — беренче хәзерлек төркеме балалары булды.
Быелгы фестивальгә 25 бакчадан тәрбиячеләр кил­де. Ижау шәһәрендә тәрбия­челәрнең бе­лемнәрен күтәрү буенча эшләүче белгеч Марина Яковлева эше­безгә югары бәя бирде. “Сез балаларның үз-үзләренә ышаныч арттырдыгыз, курыкмаска, оялмаска өйрәттегез, киләчәктә мәктәптә дә, тормыш юлына баскач та бу балалар югалып калмаячаклар”, — диде. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Алия Абдуллина әкиятләргә әзерлек вакытында җырлар, аларның минусовкаларын табарга булышты, рус, удмурт балаларының татар мәдәнияте белән танышуларын, бик теләп уйнауларын һәм бакчада милләтара дус­лык тәрбияләүгә зур игътибар бирүебезгә басым ясады. “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гаделшина кунакларга курай турында сөйләде, татар һәм башкорт курайларының аермасын аңлатты, үзе дә уйнап күрсәтте. Ә Илсөя Мөхәммәтшина кунак­ларны үзе пешереп алып килгән чәкчәк белән сыйлады.
Халык әйтсә, хак әйтә, чыннан да, әкиятләрдә хикмәт бар икән бит. Балалар бакчаларыннан башланган җырлы-моңлы, серле сукмак киләчәктә нәниләрне белем юлына алып чыгар, серле, могҗизалы мәктәп сәхнәләренә дә алып менәр, дип ышанып калабыз.

Рәсилә Гатауллина,
Ижау шәһәре.