Әйтелмәгән сүзләр калды кебек
14 декабрьдә Сарапул шәһәре иҗтимагый үзәге зур югалту кичерде. Безнең арабыздан Нәзлия Әдиф кызы Сәгъдиева-Гаревских мәңгелеккә китеп барды. Бу югалтуның авырлыгын бернинди сүзләр белән дә аңлатып булыр төсле түгел. Безнең күңелләребез бу югалту белән килешергә теләми.
Нәзлияне беренче күрүем 1990 елда радиозавод мәдәният сараенда булды. Зал халык белән шыгрым тулы. Сарапул шәһәре үзешчәннәре концерты бара. Чибәр, матур, ябык кына гәүдәле Нәзлия башкаруында яңгыраган «Ява карлар» җырын (икенче җырының исемен хәтерләмим) халык алкышларга күмде. Алдагы елларда бер генә концертның да, Сабантуйларнын да Нәзлиянең чыгышыннан башка узганы булмады. Аның чыгышларын татар милләтеннән булган тамашачылар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бик яратып тыңладылар.
Сабантуйларны оештыруда да Нәзлиянең хезмәте бик зур булды. Балалар белән узган Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай ролен бик теләп башкарды.
Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген һәм республика милли хәрәкәтен Нәзлиядән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Тирән, мәгънәле сүзләрен җитәкчеләргә, тыңлаучыларга җиткерә белде.
Ул булган гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Балалар бакчасында тәрбияче, педагог, соңгы елларда балалар бакчасы җитәкчесе булып эшләде.
Нәзлия тормышы күктә балкып янган якты йолдызга тиң. Үлеме дә күктән атылган йолдыз кебек кенә булды.
Без һәрвакытта аның талантына сокландык, аны яраттык, хөрмәт иттек. Кызганыч, ул безнең арабызда юк инде. Әйтелмәгән сүзләр генә калды кебек.
Флария Вагыйзова, Сарапул шәһәре