Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - “Әйтелмәгән васыять”
28.04.2021

“Әйтелмәгән васыять”

Татар әдәбиятында берсеннән-берсе яхшы, тирән эчтәлекле әсәрләре бе­лән укучыларның ихтирамын казанган язучылар шактый. Шуларның берсе — Әмирхан Еники. Әмирхан Еники әсәрләре арасында укучылар тарафыннан яратып укыла торганы — “Әйтелмәгән васыять” әсәредер. «Әйтелмәгән васыять» — милләт язмышы турындагы әсәр. Акъәби — халык анасы. Аның васыяте — халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак.

25 апрель көнне Муса Җәлил исе­мен­дәге китап­ханәдә Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча татарча диктант язылды. Соңгы елларда халкыбыз диктантларны бик теләп яза. Бу юлы да диктант язарга җитешмәгән өлкәннәребез бик борчылгач, китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина чара тәмамлангач, икенче кабат диктант яздырды. Өлкәннәребез, мәктәп елларын искә төшерә-төшерә, хатирәләрен барлап, диктант яздылар. Әлбәттә, һәркем билгесе белән кызыксынды. Чыннан да, үзеңне сынап карау кызыклы бит!
Диктант тәмамлангач, тамашачылар әлеге әсәр буенча сәхнәләштерелгән спектакльне тамаша кылдылар. Спектакль Акъәбинең авырып китүе белән башлана. Ул үзенең тиздән якты дөньядан китәргә вакыт җиткәнлеген аңлый. Балаларына үзен шәригать кануннары буенча җирләүләрен, әтиләренең каберенә таш куярга тиешлекләрен әйтергә ашыга. Чөнки аннан башка әтиләренең каберен белүче дә булмый. Ләкин балаларының тормыш мәшәкатьләре васыятьне әйтергә ирек бирми. Акъәбине өйдән озатмас өчен, балалары аны хастаханәгә сала. Акъәби шунда вафат булып, догасыз китеп бара. Спектакль ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта! Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Алар арасында сәнгать кенә түгел, гореф-гадәтләр, йолалар эченә кереп эре­гән бәйрәм шатлыклары, һөнәри осталык үрнәкләре − кыскасы, яшәешне бизәп, тормышка ямь, җан кертеп, балкытып торучы көнкүреш җиһазлары да тупланган. Акъәби теле белән әйтеп калдыра алмаганнарын шушы әйберләре аша аңлата кебек. Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ача. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлыйлар. Шуңа күрә алар хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймыйлар.
“Бәхет” ансамбле үзешчәннәре күңел­ләргә үтеп керерлек, үзәкләрне өзәрлек итеп уйнадылар. Спектакль азагында тама­шачыларның күзләре яшьләнгән иде. Төп рольдә уйнаган Саҗидә Аширова, аның улы Рафыйк Хөснетдинов, кызы Венера Гатауллина, күршеләре Зинфирә Мусина, Рәҗибә Әхмәтвәлиева, Фәгыйлә Шәймәрданова, Радик Сәфәров, оныгы Нияз Вәлиев, ша­гыйрә Хлүдә Якупова үзләре дә дулкынланып, хисләрен йөрәкләреннән кичереп уйнадылар.
Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, «Әйтелмәгән васыять»нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешенең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.