Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 9-2017
2.03.2017

Әдәби сәхифә 9-2017

Гөлфия Исхакова
Син татар

Татарлар күп әле җир шарында,
“Я татарин”нар бар рус телле.
Иләктән иләгәч бар дөньяга
Булмый калмас, булыр, билгеле.

Эш сөючән татар, бар да белә,
Үзен түгел, эшен көтәләр.
Казанышны башка үз иткәндә —
Тик борынга безнең чиртәләр

“Бөек”, диеп язган булалар да —
Тик язуда, телдә бу сүзләр.
Казаным, дип, башкалага бага,
Өмет итеп бага бар күзләр.

Сүздә түгел, өндә, татарларым,
Туган телең итеп әләмең.
Төрле почмагында шат җырларың
Яңгырат син һәрчак галәмнең.

Вакытлыча мәрткә киткән халык,
Гүя уяулыгын югалткан.
Оныта күрмә, Аллаһы бит сине —
Татар итеп җиргә яралткан.

Воткинск шәһәре.

Ринат Батталов
Кызыл, ак төсләр

Күбәләкләр — кызыл төстә,
Үрдәк-казлар — ак төстә.
Шул ике төс — кызыл һәм ак —
Күз алдымда, гел истә.

«Аклар» булган, «кызыл»лар да,
Афәт килгән илләргә.
Болгангандыр бөтен дөнья
Көзге ачы җилләрдә.

Кызыл һәм ак келәмнәргә
Йолдыз, канат уелган.
“Кызыл”лар, “ак”лар кулыннан
Күпме каннар коелган?

Әле кызыл, әле ак төс
Хәтерләрдә бутала.
Кем соң үзен кан-көрәштә
Кеше итеп, тота ала?

Ак кан акса — кеше үлә,
Кызыл акса да үлә.
Яшәү өчен кан-яшь түгел —
Акылың белән түлә!

Кызыл төсле, ак гөлләрне
Кочсыннар күбәләкләр.
Ике төсне дә үз күреп
Очсыннар каз-үрдәкләр.

Кызыл төсләр ак булалмый,
Тагаракта юсаң да.
Ак төсләр дә кызыл булмый,
Аппараттан кусаң да.

Илгә афәт китермәсен
Төс белән төс көрәше.
Һәрбер төстән илһам алып
Яшәсен җирдә кеше.

Ижау шәһәре.

Вәҗиһә Заһидуллина
Калфакта бөтен сере

Көмеш тәңкәләр тезелгән —
Әбием калфак кигән.
Үзем дә калфак киямен,
Оныгыма да тегәм.

Калфак кигән кызлар
Гүзәл булып күренә.
Бар милләт тә хөрмәт итә,
Сокланалар үзенә.

Калфак тирән сергә ия
Инсафлы кызлар кия.
Ак калфагы, чигелгәне
Алары кемгә тия?!

Энҗе тезгән калфагын кыз
Башына кыңгыр сала.
Калфак кигән кызларыбыз
Күзләрнең явын ала.

Бәбәй итәкле күлмәге
Җилфер-җилфер итәдер.
Толымына чулпы тагып,
Ак калфагын киядер.

Йөзендә нурлар уйныйдыр,
Йөзек кашыдай балкый.
Бигрәк инде итагатьле,
Әдәплелекне саклый.

Нинди чибәр татар кызы —
Бөтен сере калфакта!
Күз генә тия күрмәсен,
Ходаем, үзең сакла!

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Өмет

Кош тоткандай очып йөрим,
Боз булам — эреп агам.
Жил кудырып карлар көрим,
Күңелдә учак ягам.

Каеш тартып, бил ясыймын,
Яшь булам дип йөгерәм.
Арсам, туктап, маңгайдагы
Җыерчыкны себерәм.

Тормыш акыл укый. “Бәхет
Килер ул”, — дип күндерә.
Йөрәктә өмет очкынын
Бер кабыза, сүндерә.

Ижау шәһәре.