Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 9-2016
3.03.2016

Әдәби сәхифә 9-2016

Әлфирә Низамова
Сөңге боз да елый

Карлар инде горур шыгырдамый,
Елый кебек ипләп бассаң да,
Киләсе яз килер, басуларда
Катлам- катлам карлар ятса да.

Усал кыштан сөңге булган бозлар
Бүген инде яшьләр коялар…
Ак шәлләре шуып төшеп бара,
Шәрәләнә таулар, кыялар.

Мәңге горур чыршы, наратлар да
Түбән карап уйга калганнар,
Игән башын калкытарак төшеп,
Кар астыннан карый кылганнар.

Язмышларны бер тәгәрмәч, диләр,
Әйләнә дә, кинәт бер баса…
Табигатьнең фасыл хәлләре дә
Шундый икән, шундый, ләбаса!

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Хатын-кыз

Уйламыйм мин яулар турында,
Каннар кояр аулар турында.
Мин сабыр һәм түзем  хатын-кыз —
Җырлар җырлыйм елар урында.

Дорфалык юк, юк ачу саклау,
Һич түгел бу үземне аклау.
Хисләр таша күреп матурлык,
Ана булу – зур бер батырлык.

Өмет кунган бишек җырына,
Бар уйларым бала турында.
Сау-сәламәт артсын нәселем,
“Әбием!” – дип дәшә Айгөлем.

Тәпи басып китте Алисәм,
Балкый онык, “Кояшым!” — дисәм.
“Әббә!” – диеп, теле ачыла,
Бәхетеңнән җырла, я ела.

Воткинск шәһәре.

Әминә Гайфуллина
“Яңарыш”ым

Кар буранлы юлдан сукмак салып
Килеп кердең безнең өйләргә,
Удмуртия җирендә яшәүче
Милләттәшләр хәлен сөйләргә.

Таныштырдың шагыйрьләрең белән,
Яктыртасың минем гаиләмне.
Син килгәндә, гүя алам төсле
Бәйрәмнәрдә чәчәк бәйләме!

Бер битендә айлы мәчет балкый,
Бер битендә — Ислам нурлары.
Синең өчен тырыш улларыңның
Изге булсын хезмәт юллары.

Һәр саныңда укыйм вәгазьләрең,
Һәр саныңда килә яңалык.
Исемеңә җисемең туры килә,
Озак яшә, дустым “Яңарыш”.

Барыр юлың синең такыр хәзер,
Такыр юлдан кыю атлап кил!
Дәрәҗәңне белеп, горур атла,
Күпләр көтә сине – шуны бел!

Ижау шәһәре.

Эльмира Сундукова
Бәхет тели аналар

Минем өчен иң газизе ул —
тик минем әнием,
Тыйнак та ул, миһербанлы,
ул бит минем кадерлем.
Инде хәзер үсеп җитеп,
үзем дә әни булдым,
Әни ничек кайгырганны
хәзер үзем дә тойдым.

Әниләр бит бала өчен
гел кайгырып торалар,
Ә балалар оныталар, имеш,
тормыш куалар.
Ана көтә балалары
кайтканнарын кунакка,
Балалары вакыт сата,
уздыра көнен юкка.

Белеп җиткермибез кайчак
без әни кадерләрен,
Кайбер вакыт куябыз без
яралап бәгырьләрен,
Уйламыйча төрле сүзләр
әйтәбез без аларга,
Ә алар һаман телиләр
бәхет кенә балага.

Ижау шәһәре.

Нәкыя Шаһиева
Мамык шәл

Әнкәемнең мамык шәле
Ядкәр булып калгандыр.
Кунакларга барган чакта
Иңнәренә салгандыр.

Хәзер шушы шәлне үзем
Иңнәремә саламын.
Әниемне юксынганда
Юанычлар табамын.

Әниемнең җан җылысын
Саклармын шул шәлендә.
Әниләрнең кадерләрен
Белик исән мәлендә.

Зәй районы,
Имәнлебаш авылы.
Саҗидә Аширова
Юбилеең белән, “Бәхет!”

15 ел гомер үтелгән,
Шактый хезмәт куелган.
Күпме җыр-моңнар агылган
Йөрәккә эз уелган.
15 яшеңә җиттең син,
Зур тәҗрибәләр туплап.
Халык күң(е)ленә кердең син,
Мактыйлар сине хуплап.

Гармуннарда көй сузалар
Фоат, Рәфыйк, Илгизәр.
Сандугачтан да моңлырак
Җырлый “Бәхет”тә кызлар.

Җырлый-җырлый яшибез без
Йөрәкләр — унсигездә.
“Бәхет”тә көч-дәрт алабыз
Алтын көзләребездә.

“Бәхет” чишмәсендә гөрләп
Ага халкым моңнары.
Һәр йөрәккә үтеп керсен
Татар, башкорт көйләре.

Ижау шәһәре.

Гөлсинә Фәсхетдинова
Газизләрнең син иң газизе

Күп еллар, сулар акса да,
Үткәннәрем килә каршыма.
Йомшак сүзле әнкәемне уйлап,
Кайтып киләм балачагыма.

Без биш ятимне карап үстерергә
Ничек җитте, әнкәй, көчләрең.
Һәрберебез өчен борчылдың син,
Сагыш белән үтте кичләрең.

Йөрәк аша уздырдың син барсын
Сиздермичә аны беркемгә.
Йокысыз үткән кара төннәрең —
Болар барсы безнең өчен лә.

Гаилә ныклыгы – бердәмлек дип,
Өйрәттең син тату яшәргә.
Балачактан безгә үрнәк булдың,
Һәр эштә дә тырышып эшләргә.

Син, әнкәем, булдың бик акыллы,
Сабырлыгың — алтын хәзинә.
Тыйнакларның иң дә тыйнагы син,
Газизләрнең син иң газизе.

Чайковский шәһәре.