Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 8-2017
22.02.2017

Әдәби сәхифә 8-2017

Әлфирә Ямалиева
Чиккән яулык

“Армиягә китәм”, — диеп, егет
Хәбәр бирде сөйгән кызына.
Ак тукыма кисеп алды яры,
Төрле җепләр тотты кулына.

Кич утырып яулык чикте кызкай,
Озатканда асыл егетен.
“Яулык бирәм”, — диеп, сөйгәненә
Матур итеп чикте өметен.

Шул яулыкны болгап сөйгәненә
Егет китәр авыл башыннан.
Сөйгән кызы хатлар язып торыр,
Кайтыр көнне йөгерер каршына.

Зур горурлык белән армиядә
Егет саклар кесә байлыгын.
Ил чигендә, суда, күктәме ул —
Кесәсендә йөртер яулыгын.

…Кулъяулыгын болгап егет китә,
Туган илебезне сакларга.

Исән-имин генә авылыбызга
Язсын хезмәт итеп кайтырга.

Иске Эсләк авылы.

Гыймран Сафин
Алар дүртәү

Тик кыюлар гына алга барган
Давыллап иссә дә каршы җил.
Каһарман шагыйрьләр
чал тарихта:
Байрон, Петефи, Фучик
һәм Җәлил.

Шигырьләре, гамәлләре бөек —
Аларны мактамыйсың ничек?!
Андыйлар күп түгел,
дүртәү генә:
Байрон, Петефи, Җәлил,
Фучик!

Ватан өчен гомерләрен биргән
Изгеләргә бүләк — зур дандыр,
Исемегез мәңге хәтерләрдә,
Байрон, Фучик, Җәлил
һәм Шандор!

Бу исемнәр мәңге онытылмасын —
Бар Галәмдә яңгырый оран!
Күктә — пәйгамбәрләр сафында сез,
Петефи, Фучик, Җәлил һәм Байрон!

Ижау шәһәре.

Әлфира Низамова
Бер уч яктылык эзлим

Бер уч яктылык эзлим мин,
Эзлим җирдән яхшылык.
Күп тә түгел, күз төбенә
Кырып кына салырлык.

Уңга барам, сулга борам,
Мәкер җирдә, хыянәт,
Хөсетлек, ялган, алдашу…
Әйтерсең лә кыямәт!

Илләр дошман бер-берсенә,
Арада караңгылык…
Ничекләр якты табарга
Зу-уур күперләр салырлык?!

Салават күпере төсле
Җиде төстән торганын,
Яхшылык, ярдәм, игелек,
Шәфкать, дуслык корганын?

Ничек барсын җыярга соң
Уртак олы табынга?
Ничек ышандырырга соң
Яхшылыкның барына?

Игелекләр кылыйк, дуслар,
Яхшыртыйкчы дөньяны!
Бер уч яктылык тусын, дип
Яздым мин бу язмамны.

Исәнбай авылы.

Альбина Гайнуллина
Февраль буйлап атлыйм

Февральләргә ипләп кенә кереп барыш…
Кышкы җилләр кар себереп юл күрсәтә.
Җиргә ятып, буран чакрымнарны саный,
Ул әйдәгән юллар гел дә язга илтә,

Дистәләгән еллар тәҗрибәсен төйнәп,
Кулларыма суза яңа төенчеген…
Өмет-хыялларым төягән чанамны
Карлы февраль аша тартып барыш бүген.

— Үкенүләр калсын! Карама артыңа.
Хыялыңа тугры бул, — дип пышылдап төн,
Кар томанда күккә чөя-чөя җирне
Алдагы гомернең төшерә сурәтен.

Әллә тәрәзәдән, әллә җирдән күккә
Ишелеп кар ява. Хәерлегә булсын!
Үткәнемне бүгенгемә үреп, алга,
Бары үз юлымнан киләдер барасым.

Аяк тигән саен җиргә — эзең кала!
Җаваплылыгы да зур шул юл тотуның.
Истәлеккә гөлләр чәчимме соң әллә,
Калсын, дип, якты сәламе бу юлчының?!

Салкын карга төшкән орлык туңмасмы соң,
Киләчәккә бөре сузармы истәлек?
Ипләп кенә февраль аша узып барыш…
Үстерәсе гөлләр ныклыгын искәреп.

Изге хакын хаклап туганлык, дуслыкның,
Раббым, бер үк насыйп тә күр яшәргә,
Ап-ак февраль салган яңа юл башыннан
Матур эзләр генә калдырып үтәргә.

Казан шәһәре.

Рәкыя Шәрипова
Җан жылысы эзлим

«Җанымны җылыт әле», — дип,
Карадым тулган айга.
Моңлы йөземне яктыртып,
Елмайды кебек ай да.

Айдан эзләп булмый җылы,
Ул бит ерак күкләрдә.
Җылы бирсен иде Ходай,
Миңа һәм бик күпләргә.

Яшәүләре бик авырдыр
Җылылык табылмаса.
Моңга тулышкан җаныңа
Җылылык сарылмаса.

Җан җылысы эзлим менә,
Ник көтмәк суык айдан?
«Тәкъдиргә язган җылыны
Бир!» — дип сорыйм Ходайдан.

Ижау шәһәре.

Рамил Мухгалин
Улыма

Изге теләкләр теләдем
Мин бердәнбер улыма:
“Язмыш үрләре бик биек,
Менәр баскыч юк анда.

Биеклекләр куркытмасын
Алга барыр юлыңда.
Язмыштан язган нәселгә —
Изге һөнәр кулыңда.

Бабамның изге сүзләрен
Мин сиңа да җиткерәм:
“Малны терелтим, дисәң,
Аны тыңларга өйрән!”

Язмыш борылмалы булыр,
Егылма чатларында.
Янып эшлә, гөрләп яшә,
Син егет чакларыңда!

Туган авыл урамнарын
Бер җырлап үтик әле!
Ата-бабай васыятенә,
Улым, тугры яшик әле!”

Исәнбай авылы.