Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 8-2016
25.02.2016

Әдәби сәхифә 8-2016

Рәзилә Хәмидуллина
Мин сагына торган авыл бар

Авыл бетмәс ул. Тик икенче төрле авыл булыр.
Без сагына торган авыл түгел.
Н. Харисова
Авыл шул ук, киң урамнарына
Каты ташлар гына салынган.
Тузан туздырырлык юллар да юк
Балачакта басып туздырган.

Абзар тулы мал-туарларны да
Бармак белән генә санарлык.
Түп-түгәрәк чирәм күл дә кипте
Каз-үрдәкләр йөзеп чумарлык.

Капка төбе-утыргычка утырып
Сәлам бирешүләр бар иде.
Җан да ябык, ишек, капка бикле
Шулай яшәү модага керде.

Ялкау хөрәсәннәр, исерекләр
Ямен бетерделәр авылның.
Тәмен белми хәзер авыл халкы
Чалгы тотып печән чабуның.

Чишмәләргә суга барулар юк,
Утын ташу, мичкә ягулар.
Өйдә җылы, газлар-сулар кергән
Тәндә, җанда һаман арулар.

Без үскәндә шаулап үстек әле,
Гөрләп уздык яшьлек елларын.
Мин бәхетле: йөреп кайта алам
Исән булган авылым урамын.

Балачакның авылы кире кайтмас,
Бала чакта түгел үзем дә.
Үзем белән бергә туган авылым
Кереп бара гомер көзенә.

Әйе, дөрес, авыл бетмәде ул,
Тик икенче хәзер авыллар.
Элеккеге авыл юктыр ул, тик
Мин сагына торган авыл бар.

Иж-Бубый авылы.

Әлфирә Низамова

Яктылыгы калды
(Фнүн Мирзаяновка)

Татарларның затлы улы китте –
Түбәтәйле татар ир-аты…
Ишекләрен ачкан яңа мәчет
Тәүге тапкыр аны озатты.

“Милләт!” — диеп типкән йөрәге
Тынып калды, кинәт туктады…
Үзе белән бергә алып китте
Чынга аша(а)лмаган уйларын…

Гомер сүнде… Гамәлләре калды
Үзе кебек балкып, яктырып…
Ах, гомерләр нигә кыска икән?
Янәшәдә йөри… бакыйлык…

Гомерләре нигә кыска икән
Игелекле асыл затларның?
Ижау татарлары югалттылар
Ышанычлы ныклы калканны.

Язмыш үзәнендә эз калдырып,
Татарлыгын чиксез яратып…
Яшәде дә… кинәт китеп барды
Түбәтәйле татар ир-аты.

Исәнбай авылы.