Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 6-2017
9.02.2017

Әдәби сәхифә 6-2017

Роза Фәрхетдинова
Һәр фасылның үз вакыты

Үз вакыты белән
Ел да килә кышлар.
Кар күп ява быел —
Мул булыр уңышлар.

Кемдер көтә кышны,
Кемдер аны куа.
Туйдыра суыгы,
Бураннары була.

Көзләр җитсә тагын,
Бозлавыгы ката.
Язлар килсә инде,
Дөньяны су баса.

Җәен көтеп алсаң,
Кызуы җәзалый.
Кеше дигән җанга
Бернәрсә ярамый.

Әйе, табигатьнең
Була үз законы.
Кеше теләгенә
Килми инде туры.

Аллаһы Тәгалә
«Рәхмәт» сүзе көтә.
Зарланмасак әгәр,
Җиңелрәк үтәр.

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
“Ящик” трагедиясе

(ирония белән)

Дөнья ничек яши? Илдә ни бар?
Буласы килә бит хәбәрдар!
Көтеп алам зәңгәр экраннардан
Яңгырар, дип, нинди хәбәрләр?

Кемнәр безнең яклы, кемнәр дошман,
Кемнәр анда дөнья болгата?
Кырым өчен кемнәр безне сүгә,
Кемнәр бомба атып шартлата?

Һәрбер йортта зәңгәр экран хуҗа,
Каналлар күп, төсләре әйбәт.
Һәммәбез дә авыз ачып карый
Артистлар турында шәп гайбәт.

Кайда афәт, янгын, җир тетрәүләр…
Һәрбер хәбәр җанны өшетә.
Кем генә соң көне буе карап,
“Ящик”тан юньле сүз ишетә?!

Шаян хәбәр: имеш, сәрхүш бәндә,
Тыңлап җирнең бөтен моң-зарын.
Ачуыннан ачык тәрәзәдән
Җиргә аткан телевизорын.

Журналистлар җирне шаккатыра –
Алар теле инде сер тотмый.
Җанны тетрәтерлек кан коюлар…
Вәхшиләрне ничек җир йотмый?

Минут саен ябышкак реклама…
Уйлап баксаң, шаклар катарсың!
Исерек баштан түгел, айнык килеш,
Ачуыңны йодрыгыңа кысып,
“Ящигыңны” бәреп ватарсың!

Ижау шәһәре.

Рузалия Шәйдуллина
Таныш түгел кешегә

Миңа карап, ник елмайдың
Таныш булмаган кеше?
Берәвеңә ошадыммы,
Нәрсә исеңә төште?

Танышу өчен түгелдер
Миңа елмаюларың?..
Шул елмаеп каравыңнан
Тирән уйларга чумдым.

Синең матур карашыңнан
Бик рәхәт булып китте.
Шулчак яшьлек елларымның
Хисләре урап үтте…

Яшь чакны искә төшердең,
И, таныш түгел кеше.
Янәшә генә шикелле
Яшьлекнең кайнар хисе.

Казан шәһәре.

Саҗидә Аширова
Эх, яшьлегем…

Балачактан ук мин хисле булдым,
Уй-тойгылар, хыяллар чиксез.
Кереп барам гомер көзләремә,
Ә күңелдә һаман унсигез.

18 яшь – бөреләнгән чәчәк,
Син кайда соң, сине сагынам.
Җирдән эзлим, болытлардан күзлим,
Яшьлегемне сагынып моңланам.

Тәүге сөю, янып-көюләрем
Зәңгәр томаннарга сарылды.
Сарылды да зәңгәр томаннарга,
Офыкларга менеп таралды.

Эх, яшьлегем, диеп еласам да,
Кайтмасыңны кире мин беләм.
Үткәннәрнең моңлы бер җыры син,
Хатирәгә күмүчем гелән.

Ижау шәһәре.