Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 52
30.12.2015

Әдәби сәхифә 52

Гыймран Сафин
Яңа ел көне

Гади бер көн. Җир әйләнә,
Кояш чыгып, кояш бата.
Кыш булса да, күңелдә — яз,
Алда гөлләр чәчәк ата.

Тик бу көндә әкияткә
Ышанасы килә чынлап.
Бәхеткә дәшкән кыңгырау
Колакларда тора чыңлап.

Алда булачак давыллар
Бу көндә һич куркытмыйлар.
Хәтта таныш булмаганнар
Елмаеп сине котлыйлар.

Ул көн — гаилә бәйрәме —
Туганнар җыела бергә.
Үпкә-бәхәс онытыла,
Буйсынып тылсымлы сергә.

Җыр яңгырый мәйданнарда,
Шау-гөр килә бала-чага.
Күңелләрдә уй-хис яңа,
Йөрәкнең дәртләнгән чагы.

Елга тик бер генә ул көн,
Җылынгандай була кышлар.
Аклана гына күрсеннәр
Ул көн туган ышанычлар.

Ижау шәһәре.

Рәйсә Габделхакова
Теләк

Яңа елны көтәсезме?
Көтмәсәң дә килә ул.
Үтми дисәң дә гомерләр,
Вакыт үтә икән ул.

Яңа еллар килсен әле
Яңа ниятләр белән.
Әйдә, дуслар, яшик әле
Яңа өметләр белән.

Кыш бабай бүләк бирә, дип
Көттем бала чагымда.
Әй, Яңа ел, тормышымда
Бүләк бирче тагын да.

Көзләремдә моңсулама,
Юлыңны дәвам ит син.
Һәр минутлары гомернең
Кадерле булып үтсен.

Яшел чыршының тылсымын
Алып кал бәйрәмнәрдә.
Киләчәк гомеремне син
Әйләндер бәйрәмнәргә.

Ижау шәһәре.
Зөһрә Камалиева
Маймыл елына

Менә тагын Яңа еллар җитте,
Чыршыларда — бизәк, мең сәйлән.
Яңа елда якын кешеләргә
Чәчәк бүләк итик бер бәйләм.

Сөенечләр алып килсен маймыл,
Яшьләр корсын матур гаилә.
Тигез торып, җылы караш белән
Шатлык биреп әти-әнигә.

Алан буйлап искән йомшак җилләр
Йөрсен бәхет-шатлык өләшеп.
Туганнар һәм якын дуслар белән!
Гомер итик бергә гөрләшеп.

Бәхет, шатлык телим бар кешегә,
Илгә-көнгә телим бәрәкәт.
Милләтемә телим күркәм холык,
Ә яшьләргә – олы мәхәббәт.
Егалмасын халкымны бураннар,
Тынычлыкта чыгыйк кышлардан.
Маймыл елы кризисны җиңеп,
Бәхет бирәсенә ышанам.

Ижау шәһәре.

Мәйфрүз Шәрәфиева
Өметләр

Ак бәхетләр өмет итеп,
Яңа елны без көттек.
Мең шөкерләр әйтә-әйтә
Гомерне алга эттек.

Яңа ел килде илемә
Бәхет — шатлыкка тулып.
Барча изге теләкләрне
Төгәл үтәрлек булып.

Туган илгә, торган җиргә
Мул, матур тормыш иңәр.
Газиз җанга, кайнар тәнгә
Сафлык, саулыклар сеңәр.

Һәр өйдә муллык, татулык
Булыр, дип өмет итәм.
Бар теләгән теләгемнең
Кабул булуын көтәм.

Әгерҗе шәһәре.

Галия Хөсәенова
Яратам мин Яңа ел бәйрәмен

Яратам мин Яңа ел бәйрәмен,
Чатнап торган салкын көннәрен.
Ут яндырмый челтәр бәйләп булган
Кышның аяз якты төннәрен.

Яратам мин Яңа ел бәйрәмен,
Котырынган карлы буранын.
Җылы туннар, киез итек киеп,
Балаларның таудан шуганын.

Яратам мин Яңа ел бәйрәмен,
Чана тарткан атлар үтүен.
Карны шыгырдатып чапкан атның
Тоягыннан коймак атуын.

Яратам мин Яңа ел бәйрәмен,
Өй түрендә чыршы булуын.
Җыйнаулашып, бөтен гаиләбезнең
Кич утырып чәйләр эчүен.

Сарапул шәһәре.