Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 52-2016
28.12.2016

Әдәби сәхифә 52-2016

Әлфирә Низамова
Җәй һәм кыш

Җәйне матур, үзгә, диләр.
Күктә — салават күпере,
Тирә-якта — чәчкә, гөлләр…

Кыш та чибәр, ак нур — өстә.
Шул ук гөлләр — тирә-якта,
Тик барсы да ак-ак төстә…

Чәчкә-гөлләр өстән ява
Куна чәчкә, керфекләргә…
Рәхмәт ап-ак бөртекләргә!

Җәйне җылы, кайнар, диләр,
Җылы кояш назы булса.
Яктылыкны — айдан, диләр…

Кышын исә энҗе карлар
Нур уйната… ап-ак булып
Боргаланып сукмак ята…

Их, бу кышның ак бәсләре,
Ак юрганы, ак шәлләре…
Күңелләрнең ап-ак мәле…

“Җәйләр кебек ягымлы бул”, —
дим язмышка. Үзем гашыйк
Бозлар кебек салкын кышка!

Исәнбай авылы.

Гыймран Сафин

Демократия

Демократия бездә. Сүз иреге.
Телеканаллардан пычрак түгәләр.
Тетәләр Украинаны,
Хурлыйлар НАТОны,
Американы сүгәләр.

Кануннар көче

Закон алдында һәркем бертигез!
Тик караклар күп илдә –
Нинди әшәке зат алар!
Ярлы каракны – таш капчыкка,
Ә түрә — каракны
Миллионнары белән,
(Тавыш-тынсыз гына)
Чит илгә — ялга озаталар.

Ижау шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Гаепсезлек

“Җаныңның ваклыгын сылтама заманга.” Р.Фәйзуллин.

“Мин гаепле”, – диеп әйтү
Әллә соң авыр микән?
Тормыш давылы чыкканда,
Сына бит хәтта имән.

Һәрвакытта, “Мин дөрес”, – дип,
Горурланып уйлама.
“Кеше башына төшсәм…” — дип,
Хәтта тамчы уйлана.

Өстен булып өстән генә
Карама тирә-якка.
Үтүк белән бастырганда,
Ята бит хәтта яка.

Түбәнлегеңнең сәбәбен
Чит җирләрдән эзләмә.
Ике аякка баскан эт,
Кирәк булгач тезләнә.

Үзеңә бәя бирмичә,
Кешеләрне күзәтмә.
Бәлки күптән үзеңәдер
Кирәк кертү төзәтмә?!
Яр Чаллы шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Ә мин көтәм 

Сикерердәй булдым суларга,
Нигә салдың мине уйларга?
Бәргәләнде җаным дулкындай,
Күзең серле, төпсез упкындай.

Күмеп китте җирне ак карлар,
Йөрәк тулы яра һәм зарлар.
Һәр көн бары арта баралар,
Ул зарлардан кем соң аралар?

Күңел тәрәземне какмадың,
Әйтер сүзме миңа тапмадың?
Ә мин көттем, көтәм һаман да
Берни белми, яшим томанда.

Ай-кояшсыз, синсез мин ятим,
Хәлләремне ничек аңлатыйм?
Тилмерепләр көтә күңелем,
Чиш йөрәгең, ачыл син, гөлем.

Воткинск шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Яшим әле

Гомернең алтын көзендә
Үземә сорау бирдем.
Күпме көн яшисем калган,
«Эшем беткәнме?» – дидем.

Җавап алдым: «Хаклыйсым бар
Газиз әнкәем хакын.
Кайтарырга тиеш бит мин
Күкрәк сөтләре хакын.

Тагын яшисем бар әле
Олы улым хакына.
Колач җәеп йөзәр өчен
Ул тырыша, талпына.

Газиз кызым, бер бөртегем –
Ул да миңа таяна.
Авыр минутлары булса,
Миннән юаныч таба.

Төпчек улымны калдырсам,
Кемнәр карар, кем багар?
Әнисе булмаган бала
Кемнән юаныч табар.

Апам кайтса туган якка,
Аны кем каршы алыр?
Сагынганда, коштай очып,
Яннарына кем барыр?

Әткәм-әнкәм каберенә
Кем соң чәчәкләр салыр?
Һәр ел саен дога белән
Аны кем искә алыр?

Картайгач, хатын кадере
Кирәк бит иремә дә.
Кеше бит ул һәрчак кирәк
Үз туган җиренә дә.»

Салагыш авылы.

Илдания Низамбиева
Чын хисләр

Мәхәббәт, дип, күпме җыр җырланды,
Сөям, диеп, яшьләр түгелде.
Күңелдәге хисләр дөрләп янды,
Янган уты кабат сүрелде.

Кулны кулга гына тотынышып,
Күзне күздән һич тә алмыйча,
Гомер буе шулай яратышып,
Яшәп кара әле армыйча.

Хискә чумган олы мәхәббәтләр
Буладыр ул бары кинода.
Тормыш канатларны җирдә сыный,
Алга зур сынаулар куя да.

Тормыш бара аек акыл булса,
Һич бетмәсә хөрмәт арада.
Гаиләгезнең яхшы даны торса,
Димәк, дөрес, яхшы бары да.

Алабуга — Тирсә.

Зөлфия Муллина
Рәхмәт, җаным!

Рәхмәт сиңа сөю касәсеннән
Татлы ширбәт эчергәнең өчен.
Син булмасаң, җаным, бу дөньяда
Белмәс идем бу ярату хисен.

Шифа яңгырлары бүләк иттең
Көзге чәчәкләрем коелганда.
Язгы аҗагандай кабындым мин
Синең күкрәгеңә сыенганда.

Бәхетем дип кабул иттем сине,
Ник соң Ходай аны күпсенде?!
Җете кызыл тиз уңа шул, диеп,
Юаттым мин шулчак үземне.

Рәхмәт, җаным,барысы-барысы өчен
Пар канатым булып калмасаң да.
Син кабызган сөю утларында
Минем белән бергә янмасаң да.

Уртак күпер янып бетте инде,
Сүрелеп бара уртак учак та…
Күңел белән бары кайтам кайчак
Синең белән узган ул чакка.

Исәнбай авылы.