Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 51-2016
22.12.2016

Әдәби сәхифә 51-2016

Силүзә Мифтахова
Кышкы моң

Әкрен генә мамык карлар ява,
Бөтен дөнья акка күмелә.
Әкияттәге кебек сихри тынлык
Гүя үтеп керә күңелгә.

Ишетелми инде, дәртләндереп,
Агач яфраклары шаулавы.
Иртә таңнан алма бакчасында
Чут-чут итеп кошлар сайравы.

Ымсындырып тормый болын-кырлар,
Яшел хәтфә җәйгән үзәннәр.
Хуш ис бөркеп тормый түтәлләрдә
Гөл-чәчәкләр, дару-үләннәр.

Көмеш сулы чишмә, елгалар да
Акмый ярсып, шаулап, ургылып.
Бар да тынып калган вакытлыча
Кышның суыгына куырылып.

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Гаделлек турында

«Дәүләт ул — Җирдә җәннәт төзү өчен түгел, ә Җир тәмуг-
ка әверелмәсен өчен кирәк”
Рус философы Н.А. Бердяев.

Кеше дәүләт өченме?Дәүләт кеше өченме?
Бу бәхәс, бәлки урынсыздыр.
Кеше кадере булмаган илдә
Акыллы фәлсәфә корырга соңдыр.

Бөек дип аталган дәүләттә
Кеше яшәсә ялгамый очын-очка.
Адәм җирдәге ком бөртеге кебек
Яки язгы ташуда аккан йомычка?

Лаф орабыз: “Кимсетмик кешене!
Кеше сүзе ул яңгырый горур!”
Алдау, талау хакимлек иткәндә,
Акыл мескенләнеп читтә торыр!

Хезмәт кешесе төзи җәннәтне,
Тик башкаларга – үзенә түгел!
Булмас микәнни җирдә гаделлек?
Шуңа сызлана, яшь түгә күңел.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Сөенеп типсен йөрәкләр!

Яңа елга – яңа шигырь, диләр
Ә мин язам изге теләкләр.
Күңел төпкеленә күзең салсаң,
Һәр йөрәктә үзгә теләк бар!

Яңа баймы, хәерчеме, сәрхүш?
Һәрберсенең дә үз теләге:
Авыруга – сихәт, йөрәксезгә – йөрәк,
Гыйлемсезгә гыйлем кирәге!

Ятимнәргә әни кирәк булса,
Бәбисезгә бәби кирәктер…
Дөм сукырга, аяк-кулсызга да
Яңа еллар – өмет, терәктер…

Ялгызларга парлы булу — теләк,
Парлыларга тигез тормыш кирәк,
Яңа елның яңа могҗизасы –
Ул кемгә дә көтеп алган бүләк!
Ә өметсез кеше… бик сирәк!

Яңа елга яңа шигырь язам,
Яңа елга – өр-яңа теләкләр!
Һәркемнең өмете чынга ашсын,
Сөенеп типсен барча йөрәкләр!

Исәнбай авылы.

Азат Гаталы
Балачакка кайту

Карап торам читтән тыныч кына
Балаларның чана шуганын.
Хәлдән таеп, үргә менгәннәрен
Заманчасын тартып чананың…

Шулчак кинәт әллә каян гына
Сабый чаклар килә хәтергә.
Кулдан сөйрәп, тыныч кына өнди
Үткәннәргә кире кайтырга…

Җилләр ничек ачы сызгырса да,
Исем китми иде буранга.
Әни теккән бушлатымны киеп,
Чыгып сыза идем урамга.

Әйе, башта олы кара бүрек,
Табан салган итек аякта.
Дусларымның тау шуганын күреп
Чаба идем мин дә шул якка.

Шуган чакта инде тәгәрәшеп,
Катып бетә идек бозларга.
Ул иреннәр туңып күгәрсә дә,
Һич сер бирми идек кызларга.

Истә һаман, кәшәкәләр тотып,
Бозга барып хоккей уйнаулар.
Җиңү яулап өйгә кайткан чакта
Шатлыгыбыз эчкә сыймаулар.

Бу мизгелләр берчак бетәр диеп,
Керер микән сабый уена!
…Чана юлы кебек хатирәләр,
Торам басып тауның буенда….

Ижау шәһәре.

Кәүсәрия Шәфыйкова
Син юк!

Ак кышны да бергә чыктык,
Язга да бергә кердек.
Бергә идек, без җәйнең дә
Бераз ямьнәрен күрдек.

Син юк, ялгыз торып калдым,
Көзге җил хәлем аңлый.
Тик кайгыдан туңган җанны
Җылыта гына алмый.

Күңелемнең моң-сагышларын
Яфраклар итеп өзә.
Туачак җырлар хакына,
Тибүеннән туктамыйча,
Йөрәгем чак-чак түзә.

Яңавыл шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Ә мин көттем…

Әйтер сүзләр әле бетмәде лә,
Син ашыктың, никтер, көтмәдең дә.
Йөрәкләрне сызып, салкын узды,
Сизмәдең шул аның өткәнен дә…

Карашыңны читкә төбәдең син,
Иреннәрем көтте, үпмәдең син…
Үпкәләмим, син бит күктә идең,
Кояш кебек нурың сипмәдең син…

Яр Чаллы шәһәре.