Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 50-2016
16.12.2016

Әдәби сәхифә 50-2016

Рәзилә Хәмидуллина
Туган яклардан болыт агыла

Туган яклардан болыт агыла,
Ак болытларга җилләр кагыла.
Җилләп лә җиргә карлар коела,
Күк бизәкләре тәнгә уела.

Җирнең өсләре тулы могҗиза,
Ап-ак йолдызлар коелып туза.
Язмышны белми гомерләр уза,
Ә күктәгеләр нәрсәдер яза.

Яхшысын яза, яза яманын,
Белмибез күпме гомер калганын.
Аңлый башлыйсың дөнья ялганын,
Күзәтсәң күктән карлар яуганын.

Ап-ак йолдызлар ак җиргә куна.
Ак йолдызларсыз җиребез туңа.
Күтәрел, кара күктәге юлга –
Бу могҗизаны аңларга була.

Болыт агыла, карлар коела,
Җир дә, чишенеп, карда коена…
Бәлки кешелек кирәк түгелдер…
Бәлки мин үзем ялгышрак уйда.

Җирне упкынга терәде кеше –
Юк аның җирдә файдалы эше.
Җир, су, зәңгәр күк, кешесез генә
Булыр иде бит җирнең үзенә.

Яхшы җиңәрме, җиңәрме яман –
Белмибез күпме гомерләр калган.
Әлегә, җилләп, ап-ак кар ява,
Болыт агыла туган яклардан.

Иж-Бубый авылы.

Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА
Дөрес булмаган заман

Кешеләр йөри кызылга,
Машиналар – яшелгә.
Балаларның исе китми
Давыл белән яшенгә.

Кайвакытта килеп җитте
Дөрес булмаган заман?
Хакыйкать яшеренгән җир
Әле табылмый һаман.

Татар: “Привет! Пока!” – дия,
“Сәлам! Сау бул!” онытылган.
Башкалар белән ярышта
Әллә халкым оттырган?!

Дөрес булмаган заманда
Дөреслек табылырмы?
Бу шомлы караңгылыкта
Якты ут кабынырмы?
Яр Чаллы шәһәре.

Зөһрә Камалиева
Юксыну

(Якын дустым Рәйдә Нәфыйковага багышлыйм)

Эх, дускаем, белмим нигә шулай
Сагынамын икән мин сине.
Төшемдә дә никтер күренмисең,
Бушатасы иде күңелемне.

Күпме еллар якын дуслар булдык,
Кайгы-шатлыкларны бүлештек.
Авыр чакта көн-төн бергә булдык,
Вакыт кызганмыйча булыштык.

Сыкранмыйча гына кичердек без
Өермәсен, җилен, давылын.
Сабыр итеп, бергә күтәрдек без
Язмыш биргән сынау дәверен.

Бертуганнар кебек дус яшәдек,
Дус яшәмәс алай туган да.
Киңәшчеләр, сердәшчеләр булдык,
Һәркөн искә алам догамда.

Бакчамдагы үскән чәчәкләрнең
Күзне камаштырды кайсысы?
Сине югалтуы артык авыр булды,
Сагышларга салды сарысы.

Танышларым сине яхшы белә,
Барысы да мактап сөйлиләр.
Чын күңелдән аралаша идек,
Күбрәк булса иде синдәйләр.

Сөенә-сөенә туган көннәреңне
Каршы алдык һәрбер елны да.
Яшь чактагы кебек чөкердәшеп
Узалмадык калган юлны да.

Йөрәгемнән чыккан бу сүзләрем
Дога булып барсын үзеңә.
Без яраткан матур гөлләр генә
Үсеп чыксын каберең өстендә.

Ижау шәһәре.

Лилия Рә
***
…Балачакта җәйләр озын иде,
Бер ел кебек иде hәр көне.
Хәзер
әллә көне кыска, әллә төне —
сизелми дә үтеп киткәне..

…Ул чакларда карлар хәтәр иде —
Баштүбәңне өч кат күмәрлек.
Хәзер
әллә буйлар озын, әллә карлар алай
ишеп яумый исең китәрлек..

…Шәһәр урамнарын атлау җайлы да соң,
Күңел генә hаман авылда —
Көртләр ерып сукмакларда йөри,
Тарткалаша шунда калырга.

…Ә хәтерем яши балачакта —
Ялантәпи
Эзләр тезә елга ташына,
Туган авыл чирәмендә ауный
Талларында таган атына..

…Балачакта таллар биек иде,
гомергә тиң иде җәй көне…
…6-7 яшьлек бала фикеремә
чиксез иде кеше гомере…

Сарапул шәһәре.