Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 50нче сан
11.12.2014

Әдәби сәхифә 50нче сан

 Кодрәт көтә җаным бер Ходайдан,

Язар өчен матур кыйссалар —

дип башланып китә Кәүсәрия Нуруллинаның йөрәгеннән чыккан кайнар хисләре, ихлас фикерләреннән үрелгән “Мәхәббәт чишмәләре” дип аталган шигырьләр җыентыгы.
Әйе, тормышта да нәфис сүзле, шигъри җанлы Кәүсәрия Нуруллина үзе яшәгән төбәктә татар рухын, милли мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертә, ә иҗатына килгәндә, бер-бер артлы китаплары дөнья күреп тора. Шигырьләренә әледән-әле композиторлар көй язып, танылган җырчылар тарафыннан яратып башкарыла.
Кәүсәрия Нуруллина “Яңарыш” газетасы белән дә даими хезмәттәшлек итә. Газетабызны Чайковскийда яшәүче татар халкына таратуда үзеннән зур өлеш кертә. Декабрь аенда Кәүсәрия ханым үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Каләмдәшебезне юбилее белән котлап сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Моңлы көй

Җәйге төндә нурлы ай яктысы,
Энә саплап чигү чигәрлек.
Кемдер берәү гармунында уйный,
Көе моңлы — үзәк өзәрлек.

Сагышларын моңлы көйгә сала,
Айлы төндә йөри адашып.
Әйтимме әллә барып яннарына:
“Мин дә шул халәттә — адашың”.

Җәйнең хозур айлы бу төнендә
Кем икән соң йөри моң сибеп?
Кайтыр юллар тапмый яшьлегенә,
Хыялында йөри тилереп.

Әй уйнады гармун сыздырыплар,
Моңлы көйләр, җырлар таратты.
Йокыларны ачып, моңландырып,
Сагышларга салып елатты.

Әткәй

Атың җигеп юлга чыккан чакта
Дога укып әнкәй озатты.
“Яман күздән, һәлакәттән сакла,
Ходам”, — диеп көн дә җан атты.

Аткаеңның ялын тарыйсың да,
Күзләреңне әткәй сөртәсең.
Күңелеңдә тирән моңга төреп
Әнкәемне әле дә көтәсең.

“Ялгыз калдым”, — диеп өзгәләнеп
Уйларыңда барлап үткәнең,
Күреп калдым, әткәй, әнкәемнең
Фоторәсемен алып үпкәнең.

Җиккән атың юллар үткән чакта
Ташламасын, алып чапмасын.
Беләсеңме, әткәй, мәңгелеккә
Җитәкләшеп барып булмасын.

Гөрләшеп чәй эчик әле, әткәй,
Борчуларың кимер җаныңда.
Урыннарың булыр өй түрендә,
Без булырбыз һәрчак яныңда.

 

Лилия Рә

***
…Җилләр булып сине урап алдым,
танысын дип, үртәп карадым.
Чәчләреңне бутап мин чуалттым,
рәткә салып, ә син тарадың.
…Уйнап,
якаларың мин күтәрдем,
иңнәреңнән кочып назладым.
Ә син,
бүген җилләр юләр диеп,
сәдәф барлап, якаң капладың.
…Тыным белән күзләреңә өрдем,
«юләр» өчен битең чеметтем,
күктән очкан кар бөртеген җыеп,
иренеңә сибеп эреттем.
…Җилләр бүген әрсез дидең,
ә мин
әйлән-бәйлән уйнап җилләдем,
күкрәгеңне ачып, шашып үптем,
«әрсез» өчен ике-өч тешләдем.

…җилләр түгел,
мин идем ул «әрсез юләрең».

Сарапул шәһәре.