Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 5-2017
2.02.2017

Әдәби сәхифә 5-2017

Лилия Рә
Әтиемә

Синең кулга тотынып өйрәнгәнмен
тәүге тапкыр аяк атларга.
Элеккедәй, кулың әзер синең
таянырга авыр чакларда.

Син төзегән йортта үтте минем
балачакның гүзәл мизгеле.
Тырышлыгың белән, әлегәчә
туган йортның ныклы нигезе.

Салкыннарда анда җылы көтә,
караңгыда — якты саклана.
Озак еллар шулай шат елмаеп
каршы ал син безне капкадан!

«Үстек инде, ярдәм кирәкми», — дип
язгаласам да гел хатларда,
үзем беләм, әти, кулың әзер
таянырга авыр чакларда.

Сарапул шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
***
Мин шәрә — анадан тума…
Күз алдымда — бар дөньям:
Җир! Кояш! Чиксез Галәм!
Шартлыйм ошбу бәхеттән!

Ничек түзә Сезнең мундир,
Сэр-миллиардер?!
***
Хаким — комсыз, дуамал,
Яулап-талап җыя мал…
Гамәле булды бозык,
тарихи даны кызык…
Хәрәм малы гаугалы,
Ә табыны калҗалы…
Күп кавемне талады,
Җиңүче, дип, дан алды…
Сытты колның иманын,
Күккә чөйде үз данын…
Мәкерле соңгы исәп —
Матур тарихи хисап:
Һәйкәл — потлар бастыру,
Явыздан изге ясап!!!

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Сагыш

Их, булмады авыр вакытларда
“Балам” диеп өзелеп торучы.
Олы тормыш юлына бастырып,
Ялгышлардан саклап калучы.

Балигъ кына булып килгән чакта
Ялгыз калдым юллар чатында.
Кая барыйм, кемнән киңәш сорыйм,
Юк бит туган-тумачасы да.

Кемнәр әйтер: нигә һәркемгә дә
Тигез бүленмәгән сынаулар.
Кемне пар канатлар саклый һәрчак,
Кем ятимлек зарына дучар.

Йөрәк елый, бөтен җаным әрни,
Ачы яшьләр буа күзләрне.
Гомер буе әйтәлмәгәнгәме
Әткәй-әнкәй дигән сүзләрне.

Олыгайгач та һаман күңел белән
Назга сусап йөргән чакларым.
Язмыш иләгендә кагыла-кагыла
Җиденче дистәне вакладым.

Зарлана дип уйламагыз һич тә,
Күрәсең, бу язмыш сынавы.
Зарлану түгел бу, ә йөрәкнең
Сагышлардан газаплануы.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Җәй сагындыра

Кыш көнендә сагындыра
Чәчкәле бакчам.
Үзең дә гашыйк булырсың,
Бер барып баксаң.

Кая карама чәчәкләр,
Бизи күңелне.
Шулар җанга бәхет җыры
Сибә түгелме?

Кечкенә бер утрау сыман,
Ләззәт почмагым.
Яз килгәч, әле барырмын,
Күрермен тагын.

Җәен бакчам балкып тора,
Шау чәчәк чакта.
Ап-ак таҗлы ромашкалар
Күмәләр акка.

Гөлчәчәкләр иркәләнә
Җылы җилләргә.
Лилияләр, сөмбелләрне
Нигә тиңләргә?

Чакырам, дуслар, сезне дә
Гөлләр иленә.
Бәхеткә күмә күңелне
Туган җир генә.

Воткинск шәһәре.

Рәкыя Шәрипова
Иркә булып үсмәдем

Яңгыр узды, кояш чыкты,
Күк капусы ачылды.
Минем дә күңел кылларым
Саф бәхеткә манчылды.

Яланаяк сабый чагым,
Чабам яңгыр артыннан.
Чирәм җылы, күңел көлә,
Җилләр куа артымнан.

Туган җирнең чирәме дә
Җилләре дә кадерле.
Яңгыры да, кояшы да
Бизәп тора хәтерне.

Нурлы иде иртәләрем,
Моңлы иде кичләрем.
Ятимнәрне иркәләдем,
Иркә булып үсмәдем.

Ижау шәһәре.

Асия Мөхәммәтова
“Яңарыш”ым

“Яңарыш”ны көтеп алам,
Елдан-ел ул яңара.
Һәрбер битен укый-укый
Акыл туплыйм аңардан.

Ни генә сыймый эченә?!
“Яңарыш” алга бара.
Хикәясен, дин битеннән
Киңәшен укып кара.

Газетаның һәр битеннән
Үземә киңәш табам.
“Яңарыш”ны укый-укый,
Үзем яшәрә барам.

Үссен, яңарсын “Яңарыш”,
Үсә-үсә дан алсын,
Удмуртия халкына
Олуг даны таралсын.

Телесериаллар карап,
Күзләрегез талмасын.
“Яңарыш”ка язылырга
Берүк соңга калмагыз!

Можга шәһәре.