Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 5-2016
3.02.2016

Әдәби сәхифә 5-2016

Роза Фәрхетдинова
Кышкы мизгел

Күбәләктәй очып карлар ява,
Күзәтүе шундый күңелле.
Җемелдиләр алар энҗе кебек,
Күтәрәләр моңсу күңелне.

Салкын көндә тәрәзәләргә
Карап туймас бизәк төшерә.
Ә төннәрен якты, аяз була —
Нурларын ай җиргә өләшә.

Җылы килеп, карлар җепшек булса,
Бала-чага өчен зур бәйрәм.
Кар бабайлар ясый, көрттә ауный,
Күзәтсәң бер, калырсың хәйран.

Агачлар да кышка әзерләнеп,
Ак мамык шәленә төренгән.
Игезәкләр сыман, танып булмый,
Барысы бертөсле киемнән.

Нинди генә көннәре булмасын,
Кыш — үзе бер матур мизгел ул.
Озакка килми тик, өч ай тора
Гомере бик озын түгел шул.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Рәхмәт сиңа!

Коелам да төшәм шул сүзләрдән,
“Иң матурым!”- дигән буласың.
Әйтче миңа, еллар узган саен
Ничекләр соң матур буласың?!

“Иң акыллым!” — дигән буласың син,
Акылларга бизмән булмаса да…
Шул сүзләрне әйтә алсаң иде
Күзләремне соң кат йомганда да…

“Иң уңганым — дисең, — тел йотарлык,
Ризыкларың бигрәк тәмле лә!”
Рәхмәт сиңа, шул сүзләрең белән
Үсендереп тордың гомергә!

“Иң булганым!” — дисең, кулларымда
Биетмәсәм дә мин биш энә…
Кичләр буе шигъри челтәр үрәм,
Каләм бии хисләр көенә.

“Иң, иң!” — дисең, әллә чынлап,
Әллә юри генә шаяртасың…
Тик шулай да, мине үзгәртмичә
Нинди булсам — шулай яратасың!…
Рәхмәт сиңа!

Исәнбай авылы.

Раиф Мөхәммәтшин
Буран улый

Кар яуганда ничек итеп бөре шытсын,
Кар яуганда ничек инде җан җылынсын?!
Агачларны җиргә сылап, буран улый,
Җир анабыз ыңгыраша, гүя елый.

Кар яуганда күбәләкләр һич уянмас,
Кар яуганда керфегеңә кояш кунмас.
Җан өшетеп, тетрәндереп улый буран.
Катлам-катлам сагыш белән дөнья тулган.

Кар яуганда чәчәк атмас алмагачлар.
Кар яуганда сайрамаслар сандугачлар.
Баш калкытмас кар яуганда яшел үлән.
Буран улый… Бар табигать гүя үлгән.
Әгерҗе шәһәре.