Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 49-2016
9.12.2016

Әдәби сәхифә 49-2016

Роза Фәрхетдинова
Күгәрченнәр
Кояш нурларында төрле
Матур төскә керәләр.
Горур атлап йөри алар,
Үз хакларын беләләр.

Берсенә җим бирсәң әгәр
Күпләп очып киләләр.
Үткен күзле күгәрченнәр
Ерактан ук күрәләр.

Көнбагыш, икмәк валчыгын
Бөртеген дә куймыйлар.
Су коеналар ашагач,
Суык диеп тормыйлар.

Сугыш вакытында алар
Хат йөртүче булганнар.
Кешеләр белән беррәттән
Ил сагында торганнар.

Салкын җитте, җимнәр эзләп
Үткәрмәсен ул көнен.
Саклыйк, ашатыйк без аны —
Тынычлык күгәрченен.

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Әйтче, йөрәк

Сулкылдаплар әрни йөрәккәем,
Мәхәббәтем елый. Кыямәт.
Алдап, сылтау табу аркасында,
Әллә урын алды хыянәт?

Көннәр кояш чыгып яктырса да,
Күңел төбе буш һәм караңгы.
Уй-хыяллар кардай тупланса да,
Әллә нишләп җебеп таралды.

Әйтче, йөрәк, ничек итеп алга
Тормыш сукмагыннан барырга?
Авырлыктан, барлык газаплардан
Өстен, көчле булып калырга?

Акыл дәшә: “Син тынычлан башта,
Кара алга, көчең җыелсын.
Беркем берничек тә ала алмас
Кайнар йөрәгеңнең җылысын”.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Ясавиева
Соңгы хат

Кабер ташларына башын куеп,
Кайнар яшен коя бер хатын.
Күкрәгенә кыскан анасының
Яшь аралаш язган бер хатын.

И, әнкәем, гафу итә күрче,
Соңгы сулышыңны күрмәдем,
Салкын кабереңә башын салып,
Гафу сорый синең җүләрең.

Укыдым да, әни, соңгы хатың,
Өзелеп-өзелеп мине көткәнсең,
Чия агачлары тәрәз какса,
Мин, дип сискәнепләр киткәнсең.

Кышкы ачы буран котырынып,
Ачып атса ишек-капкаңны,
Яланаяк каршы чыккансың,
Тоймыйча да кышкы салкынны.

Ничә еллар хәлең белмәсәм дә,
“Бәхил, кызым”, — диеп язгансың,
“Туры юлны сайла, күз нурым,
Үз кулыңда синең язмышың”.

Яшь аралаш язган хатыңны,
Укыдым да калдым тетрәнеп,
Ялгыз язмыш, чуар тормыштан
Калган икән аңым имгәнем.

Юлга чыктым, әнкәй, хатың алгач,
Үкенеч тулы иде йөрәгем,
Соңлаганмын, әнкәй, каршы алды
Ишектәге бикле йозагың.

Канат белән ирен читләреңне
Сыйпый алмый калдым, әнкәем.
Илереп-илереп гафу сорый синнән,
Ялгыш юлда булган бәбкәең.

Соң булса да, язмыш сукмакларын
Үзгәртәсе иде, әнкәем!
Салкын кабереңне кочып сорыйм:
“Гафу итәрсеңме, әнкәем?
Гафу итәрсеңме, әнкәем?”

Кадыбаш авылы.

Гөлфирә Мәйдуллина
Төш

Төштә күрәм: үлем килде,
Ыржаеп кулын сузды.
Тормыш юлым бер мизгелдә
Күңелем аша узды.

Әйтте үлем, баш өстемдә
Чалгысын болгады да:
“Өч сорауга җавап бир син,
Бәлки калдырырмын да…

Нинди дингә табынасың?
Беренче соравым шул.
Ялганлый алмассың мине,
Җавабыңда дөрес бул.

Икенчегә җавап эзлә:
Дөрес юлдан бардыңмы?
Дөнья дигән җәннәттән
Бәхетеңне таптыңмы?

Өченче сорау катлаулы,
Изгелек кылдыңмы син?
Тик бер генә булса да,
Укыдыңмы соң ясин?”

Лә иләһә илаллаһ дип,
Җавап бирә башладым.
Динем ислам, пәйгамбәрем
Мөхәммәт бит, иншаллаһ.

Төрле чаклар булды инде
Тормыш иткән чагында.
Үткән тормыш юлларым
Балаларда чагыла.

Яхшысы да, яманы да
Булды инде тормышта.
Ишетергә туры килде
Мактау сүз дә, каргыш та.

Игелекле, изгелекле
Булырга да тырыштым.
Мәңгелеккә килгән сыман
Дөнья куып тартыштым.

Гөнаһлар да күп булгандыр,
Мин бит адәм баласы.
Хәзер аңлыйм: кирәк булган
Туры юлдан барасы.

Иңгән китап — изге Коръән,
Тәңрем — Аллаһ Тәгалә.
Баш иелә торган җирем
Булыр Каббә — кыйбла.

Тәүбә әйттем үткәннәргә
Яшәп каласым килә.
Тагын берникадәр вакыт
Син, зинһар, үлем килмә.

Шадрино авылы.

Надежда Патракова
Моңга мәдхия

(Ибраһим Биектаулы тәрҗемәсендә)

Әй, музыка! Изге моң чишмәсе!
Яшеренгән сөю газабы.
Йөрәк кылларына кагыласың —
Уятасың гашыйклар җанын…

Көйләр ургый ярсу йөрәкләрдән,
Зур дөньялар алар алдында.
Дулкын белән дулкын шаяралар,
Күбәләкләр нурга коена!
Һаваларга хуш ис бөрки-бөрки
Илһамият җиле кагыла…

Воткинск шәһәре.

Зәмфирә Дәүләтшина
Әниемә

Оныкларым ак оек кисен дип,
Йомшак итеп җепләр эрләдең.
Иман белән тәүфыйк ташламасын,
Намаз саен теләк теләдең.

Йомышларын кире какмадың син,
Авылдашлар, диеп яшәдең.
Изге эшләреңнең савабыдыр
Йөз яшькәчә гомер итүең.

Синең гомер тирән тарихка тиң,
Ә тормышың — гүзәл бер чәчәк.
Буыннардан буыннарга, әнкәм,
Истәлегең синең күчәчәк.

Яңа Аккуҗа авылы.