Әдәби сәхифә 48-2018
Әлфирә Низамова
Карлар көтә күңел
Карлар көтә күңел, аклык эзли
Бер уйныйсы килә кар атып…
Сабый чактагыдай тәүге карны
Учларыма алып, яратып…
Тәрәзәдән күз саласы килә
Җир өстенә яткан аклыкка…
Уйный-уйный төшкән ап-ак карлар
Күмәр кебек сөенеч, шатлыкка.
Алгысына, җаным, нидер җитми…
Үрсәләнә күңел, эзләнә…
Бер үтәсем килә кар өстеннән
Үзем салган тәүге эзләрдән…
Юк, мин генә түгел, ак юрганын
Сабыр гына көтә Җир-бикә…
Һәр фасылның матурлыгын күреп
Яшәүләргә тагын ни җитә?!
Исәнбай авылы.
Асия Корбангалиева
Юк чара
Усал язмыш камчы белән,
Ох! Йөземә сыдырды.
Уңлы-суллы яңаклады,
Аңламадым, ни булды?
Минем аяк астында җир
Иңде, аннан убылды.
Мин упкынга таба очтым…
Тормыш урталай сынды.
“А-а-а“ дигән әче авазым
Миңа ияреп барды,
Упкын төбенә төште дә
Бөртекләргә уалды.
Шул бөртекләрдәй үзем дә,
Бөтенлегем югалды.
Күңелемнең бар кыллары
Бик авыртып тартылды.
Йөрәгемә кан укмашты,
Ул яна сызып-сызып.
Тирән хәсрәт күлендә мин,
Язмыштан булмый узып.
Бар кебек тә, юк бугай мин,
Каным каткан тәнемдә.
Яшәү утым кинәт сүнде,
Тормыш гаме юк миндә.
Минем канлы күз яшьләрем
Йөрәккәемә тама.
Бу кайгыны күтәрергә
Җитми көчем, юк чара.
Тик шулай да, юатмагыз,
Сыйпамагыз иңемнән.
Тулган килеш кенә торыйм,
Түзәрмен, бик түгелмәм.
Әгерҗе шәһәре.
Рәзилә Хәмидуллина
Соң түгел
Яңа яуган ак карларга
Басып киләм.
Өстә — аклык
Аста — аклык
Ап-ак үзем.
Бу дөньяга әйтер сүзем:
Тән һәм күңел
Чиста булса,
Шушы икән тулы бәхет.
Энҗе-мәрҗән кызыктырмый,
Кирәкми лә алтын тәхет.
Тәнем чиста, үтте гомерем
Тәнне ышкып,
Тик нәрсәдер мине һаман
Тора борчып.
Карлар ява очып-очып,
Кочып күген.
Үз күңелемне чистартасы
Бар бит бүген.
Иж-Бубый авылы.
Фәридә Айдарова
Бик күрәсем килә сине
Бик күрәсем килә сине көзен,
Бер туйганчы сөйләшәсем килә.
Чәчләреңә орынасым килә.
Мин сагынам сине, сине, сине.
Бик күрәсем килә сине кышын,
Синле кышны кайтарасым килә.
Тының белән җылынасым килә,
Мин сагынам сине, сине, сине.
Бик күрәсем килә сине җәен,
Син бар җәйдә гел каласым килә.
Карашыңда коенасым килә.
Мин сагынам сине, сине, сине.
Бик күрәсем килә сине язын,
Ярсу язга йөгерәсем килә.
Бар җиһанга кычкырасым килә:
Мин сагынам сине, сине, сине.
Бик күрәсем килә бары сине,
Янәшәңә сыенасым килә.
Бер мизгелгә онытыласым килә.
Мин сагынам сине, сине, сине!!!
Әгерҗе шәһәре.
Раилә Бариева
«Яңарыш»ка язылыгыз!
«Яңарыш» — бик шәп газета
Укыгыз, көндез, кичтән.
«Яңарыш»ка язылганнар
Үкенмәсләр, дим, һич тә.
«Алтын йомгак» сәхифәсен
Бик ярата балалар.
Шуның өчен һәрбер йортта
Бик кызыгып алалар.
Хатлар бите дә бар анда,
Котлаулар һәм игъланнар.
“Әдәби сәхифә” укый
Шигъри җанлы булганнар.
Үзем дә шатланып укыйм,
Куенымда — шигырем.
Сине сагынып көтәбез,
Озын булсын гомерең.
Язылыгыз сез, дусларым,
Бәясе кыйммәт түгел.
Дин битләрен укысагыз,
Тынычлап китә күңел.
«Янарыш»ны яратабыз,
Колач җәйде җиһанга.
Һәрбер җирдә үз итәләр,
Якын ул һәрбер җанга.
«Яңарыш» ул — шәп газета,
Укыгыз — искитәрлек.
Рухи азык алырсыз сез
Ел буена җитәрлек.
Газетаны укып барсак,
Гомерләр үтмәс бушка.
Күп яңалык ишетәбез
Язылдык «Яңарыш”ка!!!
Уразай авылы.
Розалия Кәримова
Шәп газета!
«Яңарыш» — бик шәп газета
Укыгыз көндез, кичтән.
Укыгыз өйдә, юлда
Кайткан вакытта эштән.
Кемнәр ничектер, мин аның
Һәр санын көтеп алам.
Татар телен, татар сүзен
Саклыйсың син, сокланам!
Электән калган гадәт:
Тәрбия битен ачам.
Хезмәттәшләр ни яза,
Ниләр булган һәм кайчан?
Ничек яши балалар? —
Монысы «Алтын йомгак»,
Минем дә укучыларым
Чирканчык алды шуннан.
«Бисмиллам»ны әйтеп ачам
«Дин вә әхлак» бүлеген.
Күп сорауга җавап бирә
Җәлил хәзрәт вәгазе.
«Хатлар — тормыш көзгесе» дә
Чит түгел минем өчен.
«Кемнәрне нәрсә борчый?» — дип
Укыйм һәр мәкаләсен.
Үземнең хикәяләрем
Чыкса иҗат битендә,
(Олы кешегә күп кирәкме?)
Башым күкләргә тия!
Рилия шалтырата:
«Оныттың тәмам безне!
Көтәбез фәлән темага
Синең үтемле сүзне».
Барып керсәң “Яңарыш”ка —
Елмаю тулы йөзләр.
Чәйләре тәмле, үзләре
Юмартлар җылы сүзгә.
Шулай гел маяк булыгыз
Безнең милләтебезгә!
Яңа Авыл.