Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 48-2016
1.12.2016

Әдәби сәхифә 48-2016

1123Әлфирә Низамова

Юксынабыз…

(Чыңгыз абый Мусинга)

Юксынабыз… тик, түзәбез инде,
Башка чара уйлап табылмаган.
Өстәлеңдә ап-ак кәгазь ята
Чиста килеш, берни язылмаган.

Өстәл, урындыгың ятим калган
Каләм көтә кулың җылысын.
Киттең инде… син калдырып безгә
Җырларыңның иң-иң моңлысын.

Күз карашың сеңгән тәрәзәләр
Кыенсынмый,  бүген яшь түгә…
Каңгыл-каңгыл саубуллаша казлар
Тәрәз каршындагы күлеңдә…

Сары йомшак бәбкә – чебиләрне
Үстерештең бик-бик яратып…
Шигъри җанда шигырь туа торды
Көн артыннан көннәр озатып…

Кәгазь битләренә кыштыр-кыштыр
Бушаттың син күңелең хисләрен…
Китап битләренә сак кагылып
Хәтер кайтыр иртә-кичләрен…

Хәтер кайтыр, синдәй шагыйрьләргә
Үлем юк ул, син бит — үлемсез!
Күңелләрдә, сүздә, җырда яшәр
Чыңгыз атлы шагыйрь, күрерсез!

Исәнбай авылы.
Раилә Бариева
(Чыңгыз абыйны искә алып)

Шагыйрь үлми, диләр, әйе үлми,
Шигырьләре аның йөрәктә.
Җырлары да аның үзгә, моңлы,
Күңел кылларымны тибрәтә.

Кинәт сүнгән якты йолдыз кебек
Булды безгә аны югалту.
Җан өшеткеч хәбәр ишетелгәч,
Йөрәк әрни, эзли юату.

Алтын көзнең сары яфраклары
Тәңкә-тәңкә җиргә коела.
Чыңгыз абый безнең арабызда
Әле дә исән кебек тоела.

Синдәй оста итеп, Чыңгыз абый,
Булмый язып, булмый сөйләптә.
Тыныч йокла, өлкән шагыйребез,
Сез һәрвакыт безнең йөрәктә.
Уразай авылы.

 

ИлданияНизамбиева

Чын хисләр

Мәхәббәт, дип, күпме җыр җырланды,
Сөям, диеп, яшьләр түгелде.
Күңелдәге хисләр гөрләп янды-
Янган уты кабат сүрелде.

Кулны-кулга гына тотынышып,
Күзне күздән һич тә алмыйча,
Гомер буе шулай яратышып,
Яшәп кара әле армыйча.

Хискә тулы олы мәхәббәтләр
Җиткән инде безгә кинода.
Тормыш тулы инде әкиятләр-
Яшәп булмый андый томанда.

Тормыш бара аек акыл булса,
Һич бетмәсә хөрмәт арада.
Гаиләгезнең яхшы даны торса,
Димәк, дөрес, яхшы бары да.

Алабуга- Тирсә.

 

Рәзилә Хәмидуллина

Адымнар аермасы

Адым саныйм: берәү, икәү,
Өчәү, дәртәү, биш, алты…
Мин атлаган адымнарга
Әкрен генә төн ятты.

Төн пәрдәсе ачылды да
Нурлар сибелде аннан.
Эзләремдә ай ялтырый,
Калып ла торам хәйран.

Күктән йолдызлар коела,
Эзләрдә балкый ае.
Төнлә җиргә төшәләр, дип
Белми идем аларны…

Кеше күңеле – кара урман,
Атлап кердем, бер, ике….
Күзләрдән утлар күренде
Сүктем үземне: “Күке,

Билгесезлеккә борын тык
Тик белсәң генә җаен.
Үзең дә кара урман бул,
Төн пәрдәсенә ябын”, –

Дидем дә мин үз-үземә,
Тыеп калдым телемне…
Адым санап, җирдә генә
Калдырырмын эземне.

Иж-Бубый авылы.

Азат Гаталы

Кылган гамәл – тормыш агышы

Кемгә кирәк икән минем гомрем,
Кемнәр тели янда барырга?
Намус, вождан сүзен искә алып
Гадел, тугры булып калырга?

Кемнәргә соң кирәк минем сүзем,
Ялганлыктан качмый сөйләгән,
Сабый күңелләрен йомшартырлык,
Бишек жыры кебек көйләгән?

Кемгә кирәк икән минем эшем,
Кар-яңгырда жебеп төшмәгән,
Маңгайдагы тирне сөртә-сөртә
Ару-талу белми эшләгән.

Әммә нигәләргә кылган гамәл,
Әйткән сүзләр — тормыш агышы.
Күз яшьләре булып сытылып чыга
Ишетмичә күңел тавышын…

Ижау шәһәре.