Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 47-2018
21.11.2018

Әдәби сәхифә 47-2018

Зөһрә Шиһапова
Көз

Бушаган кырларны буйлап,
Көз килә салмак атлап.
Кургаштай кара болытлар
Һаваны алган каплап.

Агачлар киемен салган,
Җир калган бетеренеп,
Шиңгән үләннәр өстенә
Кар ява бөтерелеп.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Балачакка кайтып киләм

Күзгә — кызык, җанга ризык кирәк,
Тынгы тапмый күңел, эзләнә.
Әкрен генә басып кайтып киләм
Балачакта калган эзләргә…

Мин туган йорт җиде тәрәзәле,
Алар инде бераз янтайган…
Балачагым каршы ала сыман
Шыгырдавык агач капкадан.

Күгәргәннәр ишек келәләре,
Ыңгыраша тупса, күгәннәр.
Әнкәемнең кул җылысын саклап,
Яши бирә түшәм, идәннәр…

Инде кайчан акшарланган морҗа,
Еллар үткән, төсен җуймаган.
Урындыкта — гармун, әйтерсең лә
Яңа гына әткәй уйнаган…

Пыялага маңгаемны терим,
Балачактагыча нәүмизләнеп.
Күзләремнән ачы яшьләр тама,
Тузан өсләренә эзләр салып…

Җигүле ат кайта. Кабык арба,
Яшел печән, кызыл җиләкләр…
Йөгереп чыгам: “Әткәй, әнкәй!” — диеп,
Кире керәм, сагыш җитәкләп…

Бишек элгән чөй дә исән, бишеге дә,
Тик малайлар иртә киттеләр…
Хатыннары калды, балалары,
Ә төп йортны ятим иттеләр…

Тармакланып үскән бер гөл идек,
Язмыш җиле тиде, өзгәләде…
Хатирәләр саклап яши бирә
Без туган йорт җиде тәрәзәле.

Мин туган йорт җиде тәрәзәле,
Аның берсе ачыла бакчага.
Бик еш кайта күңел иң бәхетле
Бергә булган балачакларга.

Исәнбай авылы.

Рушания Байтимерова
Йөгерек уйлар

Каз үләнле яр буеннан
Балачагым йөгерә.
Кая аны куып тоту,
Яланаяк җилдерә.

Яланнарны иңләп чаба,
Җитез җилне иярләп.
Мин үзем дә аңа шулай
Йөрим төсле ияреп.

Бөтеркәле үлән кала,
Табан астын кытыклап.
Каз каурые җыям гүя,
Хыялымны култыклап.

Йөгереп кенә нидер эзлим
Гомерем юлларында.
Төштә түгел, өндә түгел,
Йөгерек уйларымда.

Әгерҗе шәһәре.

Асия Корбангалиева
Аңласаң иде, картлык

Ташып торган көч-куәтләр
Хыянәт иткәч безгә,
Шунда аңлыйбыз: кай ара
Килеп җиткәнбез көзгә.

Юк элекке кирәклегең,
Юк элекке хөрмәт, дан.
Бер Ходам, сакла шул чакта
Безне усалланудан.

Тормышның ярсу агымы
Йөртми хәзер уртада.
Табын түрендә башкалар,
Яшьләр бит хәзер алда.

Яшьләргә урын гел түрдән,
Юл яра гел яңалык.
Шуны аңласаң иде син,
Аңласаң иде, картлык.

Әгерҗе шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
Маэстро Моцарт

Хушлашу мизгелен сизде –
Галәмнәрдән
колагына иңгән
илаһи аһәңнәрне
“Реквием”га тезде…
Матәм симфониясен
Җиргә яңратучы
фәрештәләр хоры
Тереклекне
тетрәндерде,
Күккә тезләндерде…

Әйе, Маэстро китте…
Безне-мәхлукларны
инде кем кузгатыр-чөяр
Күккә – чиксез биеккә?

Могҗизасыз гомер юктыр!
Өметсез шайтан сыман!
Килер, әлбәт, җиребезгә
Атлант-Алып-Пәһлеван!!!

Казан шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Үз-үземә каршы

Хис-тойгыларга бирелмәм диеп
Алган булам кайчак көрәшеп.
Шатлыгым да имеш бик сиздермәм,
Күрсәтмәмен бер дә күз яшем…

Тыелып, гел тигез генә сулап,
Берни булмагандай елмаеп,
Үлчәп кенә сөйләшермен имеш,
Табылырдыр төсле бер җае.

Табигатьтән микән бу ихласлык,
Тәртәләргә сыймас кирелек,
Әле кояш балкый йөзләремдә,
Әле яңгыр үтә йөгереп.

Җил-давылын, карлы бураннарын
Чак-чак тотам. Көчкә басыла.
Хисне тыйган саен күңел бизә,
Төссезлектән тыным кысыла.

Казан шәһәре.