Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 47-2016
23.11.2016

Әдәби сәхифә 47-2016

 3657-1Рузалия Шәйдуллина

Кыш

Кышларның үз яме, өстенлеге,

Күбәләктәй очып карлар ява…

Дөнья әкияти ак-ак мамык –

Ничек рәхәт йөрү сулап һава!

 

Кышларның да була бик зәһәре,

Очкан җирдән кошлар өшеп төшә.

Бураннары, салкыннары белән

Бар җиһанны сыный ул үзенчә.

 

Кыш тылсымга ия. Тәрәзләргә

Ясый хыял җитмәс гүзәл бизәк.

Тәндә куәт арта керсәң әгәр

Тирләп-пешеп тышта карлар көрәп.

 

Шаяра да, бераз тынып тора

Карлар өйгәч тигез урамнарга.

Кышлар усал, тик куркыныч түгел

Үз учагы, йорты булганнарга.

Мөслим районы,

Үрәзмәт-Чишмә авылы.

 

Гөлфия Исхакова

Ак һәм кара

Яфрактай сибелә гомернең агышы,

Офыкта чагыла кояшым баешы.

Йомгакта төеннәр, бар агы, карасы

Чорнаулы  юллардан бар әле барасы.

Һәр көнем, һәр төнем маңгайда сырланган

Йөрәгем бер пешкән, бер янган, тырналган.

Шәм булып януда гомерем узышы

Үткәндә яз, җәем. Алда көз һәм кышым.

Сыкранмыйм авыр дип, туганчы язылган.

Язмыштан узмыш юк,  күп юллар узылган.

Үткәннәр хәтергә ярадай уелган

Чәчәкле гөлбакчам яртылаш коелган.

Хәсрәтем, сагышым төенгә бәйләнгән,

Тынгысыз уйларым карага әйләнгән.

Кояшлы көннәрем шатлыгым билгесе

Йөземдә нур булып чагыла ак төсе.

Өметем ак төстә күңелем яктысы –

Карасы төенле, нәкъ менә яртысы.

Үтенәм Ходайдан  бәхетең жәлләмә

Өстәп тор һәр көнне ак төсне бәйләмгә.

Воткинск шәһәре.

 

Фәридә Айдарова

Кабатланмый икән…

 Кабатлана ала язлар,

Кабатлана ала язлар,

Кабатлана ала кышлар да…

                                                             (Салават Фәтхетдинов репертуарыннан)

Аһ, ул көзнең онытылмас тыны —

Җанны биләп алды ихласмоңы.

Кабатланмый икән, бары бер көз,

Яшен тизлегендә җитте соңы.

 

Аһ, ул көзнең яфрак яңгырлары —

Күңелләргә шатлык тулды тагы.

Син янымда идең. Җаным тыныч.

Һәр яңа көн бәхет  бирде бары.

 

Аһ, ул көзнең сары сукмаклары!

Икәү атлый. Янәшәдә – пары.

Йөрәктәге сөю ялкыныннан

Сизелмәгән көзнең салкыннары.

 

Аһ, ул көзнең матур балкышлары –

Бар җиһанның бердәм алкышлавы.

Кабатланмый икән! Җанда һаман

Бары бер көз тыны, ярсу моңы.

Әгерҗе шәһәре.

 

Зәйнәп Зәкиева

Язлар көтәм

Кайчагында тоелап үз-үземә

Шәрә калган алмагачтай көзендә.

Язлар көтәм кабат яфрак ярырга

Бар да булыр үҗәтлелек барында.

 

Кайчагында ошатам үз-үземне

Шәрә калган алмагачтай көзендә.

Язлар көтәм, ташкын сөыман ургылып

Кушылып агып китәргә дәрьяга.

 

Кайчагында ошатам үз-үземне

Дым җитмичә юкарган болытларга.

Язлар көтәм яңгыр булып кайтырга

Яшьлектәге ваемсыз вакытларга.

Актаныш районы,

Мерәс авылы.

 

Зәбир Хәлимов

Чигәр идеңме син кулъяулыклар?

Чигәр идеңме син кулъяулыклар,

Тормышыңда соңрак мин килсәм…

Син-язмышым, соңгы мәхәббәтем,

Бердәнберем минем бул, дисәм?…

 

Аңлар идеңме син, әй аппагым,

Күзләреңә бары карасам.

Йөрәгемдә янган уй-хисләрем

Җырлар аша сиңа юлласам?..

 

Сөяр идеңме син, алларыңа

Мәхәббәтең сорап тезләнсәм.

Бер алдыңа, биш артыңа төшеп,

Мәжнүннәрдәй сөю теләнсәм?..

 

Әллә сиздермичә яныйммы соң,

Читлекләргә ябып җанымны…

Яки миңа сирәк-мирәк тигән

Бәхет мизгелләрен саныйммы?!.

Яр Чаллы шәһәре.  

 

Шарканга “шайтан”да

(Юмореска)

Удмуртиядә Шаркан районы бар икәнен ишетеп белә идем. Күптән түгел шушы район үзәгенә барырга туры килде. Автовокзал алдында “Кем Шарканга?”, — дип кычкырып торучы таксист артыннан иярдем. Такси белән бараң отышлырак, тизрәк барып җитәсең.

Шофер машинасын мактый: “Машина түгел, шайтан! Выжть һәм сез Шарканда! — ди. Тынычландырып алырга да өлгерә. – Абзый кеше, куркмагыз! Мин дә Аллаһ бәндәсе, дога укып кына йөрим. Хәер дә бирәм.

Карыйм, машинасы бик иске “иномарка”. Руле дә уң якта. Бәрелгән машинага охшаш, янчелгән урыннары бар. Юып, чистартып та тормаган. Тузанлы канатында малай-шалай кулы белән оятсыз сүзләр дә язылган.

Иске булмаса да, бирешерлек түгел, дип мактады шоферыбыз. Сүзен исбатлар өчендер инде, “шайтан”ның арткы тәгәрмәченә тикән иде, авто картлач ф-ф-ф дигән тавыш чыгарып, чүгәләп куйды.

  • Мин аны 80 меңгә генә алдым җаен белеп, карап кына йөртәм, — ди таксист.

Миннән башка тагын 3 кеше  бар. Зур әнисе белән 3-4 яшьлек кыз бала арткы утыргычта минем белән.

Шофер янында алгы утыргычта бер ир кеше кунаклаган. Ансы сабый бала кебек изрәп йоклый. Аңа безнең сөйләшүләр бармы да юкмы.

  • Ул Воткинскта төшә, — диде шофер.
  • Юк, Шарканда дип әйте бит, — ди әби.

Теге абзыйны уятып сораганнар иде, ансы: “Воткинскка кадәр илтсәгез дә, Шарканга кадәр илтсәгез дә, миңа барыбер”, — дип җавап кайтарды.

Аңа, чыннан да барыбер икән, чөнки Шарканда да, Воткинскта да элеккеге хатыннары яши. Чөнки ул Себердә эшләп, ялга кайтып килүе икән…

Танышып сөйләшкәннән соң, аллага тапшырып кузгалып киттек.

Таксист егет (Роман исемле) телгә сакаурак булса да, сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты.

  • Машинам өр-яңа иде минем. Узган ел юл халәкәтенә эләгеп, металлаломга тапшырырга туры килде. Ярый, үзем исән калдым, — ди. Аның сүзләреннән соң, әбиебез эчтән генә догаларын укып алды.
  • Менә 90 меңгә икенчене алырга туры килде, — дип дәвам итә таксистыбыз.
  • Ничек, 80гә дигән идең бит яңа гына?!
  • Бүгенге хак белән 90 мең була инде ул. Инфляция заманы бит.

Воткинскийны узып, бераз баргач, инфляция котырынып, машина хакын 130 меңгә китереп җиткерде.

Шарканга килеп җитәрәк, юл читендә кулып күтәреп машина туктатырга маташкан юлчыны күрдек.

  • Утыртабызмы, юкмы, көн салкын бит?, — ди шоферыбыз.
  • Урын юк, җүнле кеше юл кырыенда басып тормый, үз машинасында йөри…, — ди әби телгә килеп.

Әби үзенең алдына куелган сумкасына ике куллап ябышты, куптарп алырмын димә. Әйтерсең, тынкычлап акча тутрылган капчык тотып утыра.

Шофер егет машинасын туктатты. Юлаучы машинаның ишеген ачып:

  • Урыныныгыз юк икән бит, машинагыз да иске, юлыгызда булыгыз!”, — димәсенме.
  • Иске түгел, 150 меңлек машина ул. Чит ил машинасы, — дип сөйләнде шоферыбыз бик ачуы чыгып.
  • Без юлыбызны дәвам иттек. Ниһаять, Шаркан күренде. Таксист машинасын туктатты.
  • Менә бит, исән-имин килеп җиттек. Машина түгел, җен Шайтан ул! Юкка гына мин аны 200 меңгә алмаганмын. Молодец, шайтаным.

“Ижаудан Шарканга килеп җиткәнче хаклар артты. Инфляция бит, заманы шундый”, — дип, ярый ла бездән дә килешенгән хактан артыгын алмагач.

Дилфәр Хәсәнов,

Ижау шәһәре.