Әдәби сәхифә 46-2017
Миләшкәйләрнең яфрагын
Җил йөри коеп-коеп.
Җимешләре кошкайларга
Кыш буе булыр ризык.
Кайтыр кошлар урманнардан
Беренче карлар белән.
Рәхмәт әйтеп сыйланырлар
Татлы миләшләр белән.
Нәҗибә Әхмәтова, Ижау шәһәре.
Әлфирә Низамова
Көнләшәләр
Ий, бу адәм балалары
Очрашалар, танышалар,
Дуслашалар, гәпләшәләр…
Ә аннары бер-берсеннән
Үлә-үлә көнләшәләр…
Баерак булсаң – эшләр харап,
Чибәр булып булмый ярап.
Күрәлмиләр… күргәндә дә
Күзләр нәфрәт өләшәләр.
Көнләшәләр, көнләшәләр…
Осталыгың, уңганлыгың,
Җитезлегең, тыйнаклыгың,
Кояш булып елмаюың
Матурлыклар өләшә лә…
Тик барыбер көнләшәләр…
Ул сөйләшү, сүз байлыгың,
Җырны, моңны таратуың,
Туган җирне, туган телне
Үз итүең, яратуың…
Инде телләр тешләшәләр —
Көнләшәләр, көнләшәләр…
Алга китсәң – киртә сала,
Таяк тыга, абындыра…
Ничәнче төн йокы алмый,
Ничә көннәр уйландыра:
Бу кешеләр…
Нигә нәфрәт өләшәләр?!
Бер-берсеннән көнләшәләр?!
Исәнбай авылы.
Дифинә Җәлилова
Сагыну
Туып-үстек без авылда —
Актаныш якларында.
Җиләк-җимешле һәм гүзәл
Агыйдел буйларында.
Авылыбыз бик кечкенә –
Тал-тирәк арасында.
Уйламадык бу авылны
Зур сулар юасын ла.
Авыл бетте, халык китте,
Инде күп еллар үтте…
Ә шулай да күңелләрдә
Авылыбыз бар төсле.
Ижау шәһәре.
Ибраһим Биектаулы
Кырыс дөнья
“Гөнаһларың – чиксез,
саҗдәгә бас!” –
кырыс әмер тотып,
килде картлык.
Йөрәк калды өнсез.
Үлде шатлык…
Йә, хикмәтле Аллаһ!
Шулчак күктән
тылсым-тамчы тама,
Баш-тартмага
тук-тук кадак кага…
Пәйда була сүзләр-гаскәриләр,
саф-саф булып баса Җирдә –
Зур мәйданда,
күзләремә карап,
гөрзи ялтыравын көтә…
Дөнья тәртибеннән
канәгатьсез өер-төркем сүзләр
аның астын-өскә
актарырга әзер!
Авазлары –
шыксыз миллион быргы:
“Уян, кузгал,
Зур көрәшкә безне күтәр,
Цезарь-Шагыйрь!”
Ижау шәһәре.
Фаягөл Әхмәтшина
Чәчәкләр бүләк итәм
Чәчәкләрне бик яратам,
Һәркемгә бүләк итәм.
Җаныма иңә җылылык,
Яшьнәп яшәреп китәм.
Яз башында – оныгыма,
Җәен – кызым Алсуга.
Ак гөлләрем пакь җаннарын
Төрсен, димен, наз-моңга.
Бүләк итәм күршеләргә,
Кардәш-ыруга бирәм.
Көз җиткәч, мәрхүм әнкәем
Чәчәк көткәнен беләм.
Чәчәкләр өләшәм дә
Ялгызым уйга чумам,
Күкләрне иңләп, күленә
Төшкән бер аккош сыман.
Кадыбаш авылы.
Әминә Гайфуллина
Яшәвем мәгънәсе
Яратам мин гармун уйнаганда,
Яңартырга үткән юлларны.
Кайтарасы иде бер мизгелен генә
Балаларым үскән елларны.
Әтиләре гармун уйный иде,
Алар кушылып ырлар җырлады.
Күңелләргә тирән уелып калган
Үз халкымның тирән моңнары.
Гүзәллеге балачакларының
Әкияттәге кебек исемдә.
Күз алдымнан уза якты нурдай
Иртәләрен һәм дә кичен дә.
Һәрчак истә: пөхтә киендереп,
Тәүге тапкыр илтәм мәктәпкә.
Өметемне минем акладылар,
Рәхмәтләрем олы бигрәк тә.
Балаларым — Ходай бүләге ул,
Моның өчен мин мең рәхмәтле.
Һич бәяләп бетерерлек түгел
Балалардан күргән хөрмәтне.
Еллар үтте. Онык-оныкчыклар
Чолгап алды тирә-ягымны.
“Әби!” — диеп килеп сарылалар,
Бигрәк итагатьле, ягымлы.
Мин бәхетле яшәешем белән,
Искә алып озак сөйләрләр.
Күңелемә рәхәт – хөрмәт итә,
Балалар, киленнәр, кияүләр.
Ижау шәһәре.
Азат Гаталы
Улыма
(Ильяска багышлана)
Күзне ачып йомган кебек булдым
Шул арада вакыт узган бит…
Сабый диеп йөргән чаклар инде
Синең өчен күптән тузган бит.
Кайчан үстең, кайчан егет булдың —
Күрми калдым яныңда булып!
Һәрбер баскыч бусагасын аерым
Үрмәләдек янәшә торып.
Шуыштык без әкрен-әкрен генә,
Ә хыяллар галәм гизделәр.
Нинди генә киртә очратсак та,
“Әти-улым” рухы җиңделәр…
Ә хәзер син — горурлыгым минем,
Онытылып бара узганнар.
Кычкырган да булды, каты әйтеп,
Ул бишмәтләр инде тузганнар…
Сине олы тормыш көтә, мине – картлык…
Качып булмый икән ул сүздән.
Узасылар инде узган кебек,
Түзәселәренә түзелгән.
Яшә, яктырт син үз юлларыңны,
Кеше юлларына кысылма.
Тормыш булгач, әллә ниләр чыга,
Тыныч яшә, юкка борчылма…
Сабый чагың, нәни чагың һәрчак
Күз алдымда, йөрәк түремдә.
“Туган көнең белән котлыйм!” -дию
Горур яңгырасын сүземдә.
Ижау шәһәре.