Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 43-2016
27.10.2016

Әдәби сәхифә 43-2016

Зәбир Хәлимов
Көзем
Көзләр сорап тормый киләләр,
Инде чалардылар чигәләр…
Ә күңелем назлы яз тели,
Язлар гына кайтмый нигәдер…

Язлар гына кайтмый нигәдер,
Яратканым яулык чигәме?..
Төшкә ак күлмәктән керә дә
“Мин риза”, — дип башын игәли…

“Мин риза”, — дип башын игәли,
Каккан була озын керфеген…
Бергә түгел нигә, соң нигә?!
Агып төшә пар яшь бөртеге…

Яр Чаллы шәһәре.

Гыймран Сафин
Мина кыры

…Тормыш итү — мина кырын үтү.
Ә миналар меңнәр — гөнаһлар…
“Йөгәнсезлек”,
Ибраһим Биектаулы.

“Дәүләт органнарының җаваплы хезмәткәре Д. Захаренко җинаять юлы белән 8,5 млрд сум акча урлаган өчен кулга алынган”.
(“АиФ” газетасы №38 — 2016 ел)

Алтын күргәч, фәрештә азган, ди, –
Бик күпләрнең яшәү кануны.
Шул тәртипкә буйсынырга мәҗбүр
Кеше (юмарты һәм каруны).

Мина кыры. Хезмәт кешесенә
Аның юлында күп киртәләр.
Байлар алтыннан самолет төзеп,
Мина кырын очып үтәләр.

Бөек илдә хакимият бар бит!
(Гади халык моны аңласын!!!)
Кырны миналардан чистартырга
Җибәрә сапер командасын.

Ә саперлар (нинди сатлык җаннар!)
Йөзәү генә түгел – мең алар!
Бурычларын үтәү урынына
Алар куя яңа миналар.

Кырны миналардан чистартырга
Белмим кемнәр генә алыныр?
Гади халык яклау өмет итеп,
Бары тик Аллаһка ялыныр.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Шагыйрь йөрәге
(Шагыйрь Риза Шәфи истәлегенә)

И, бу гомер! Аккан сулар сыман,
Мизгел булып уза, сизелми.
Киткәненә унике ел үткән,
Шагыйрь Риза исемен кем белми?!

Әйткән фикерләре йөрәгемдә,
Искә төшә шигъри сүзләре.
Юксынганда, урамнарга чыгам
Табалмаммы, диеп, эзләрен.

Ташып торды аннан гыйлемлелек,
Эше калды тарих битендә.
Төз наратлар хәзер хәрби сакта,
Ак каеннар кабер читендә.

Хәтерләргә манып каләмнәрне,
Иҗатташлар калган сагынган.
Шагыйрь менгән мәгърур кыя-ташлар,
Исәр җилләр Кыйгы ягыннан.

Тик Шәфи юк… Бары җиде китап…
Аткан уктай язган сүзләре.
Күпкә алдан, еллар, гасырларга,
Күргән зирәк шагыйрь күзләре.

“Туган телем, динем, денем”, — диеп,
Янып-көеп һәрчак яшәде.
Мәңге сүнмәс факел булып янар,
Риза Шәфи даны, исеме.

Воткинск шәһәре.

Фаягөл Әхмәтшина
Әнкәйләрне данлыйк

Һәр анага һәйкәл кую кирәк,
Бронзаны яки корычны.
Медаль белән генә түләп булмый
Әнкәйләргә булган бурычны.

Аналар күп өмет итми алар,
Бик азга да риза, канәгать.
“Балам!” – диеп типкән йөрәгенә
Бер җылы сүз җитә, җәмәгать.

Әнкәйләрне данлыйк, хөрмәт итик,
Бәхет өстик гомер көзенә.
Әнкәй бәхиллеге, ризалыгы
Яшәтә бит безне гомергә.

Кадыбаш авылы.

Роза Фәрхетдинова
Әбиләр

Әбиләргә нәрсә кирәк тагын,
Оныклары янда булганда.
“Әбекәй”, — дип бөтерелеп йөреп,
Сине сөендереп торганда.

Әбиләрсез яшәү җиңел түгел,
Кирәк чакта булыша алар.
Оныкларга барлык назын бирә,
Онытмагыз шуны, балалар.

Әбиләргә җылы сүз әйтсәгез,
Шуңа да бит була күңелләр.
Күңел кылы нечкә инде хәзер,
Кайнар яшькә тула тиз күзләр.

Әбиләр ул — өйгә ямь бирүче,
Өй эшләрен алып баручы.
Эштәге кешенең хәлен аңлап,
Аш әзерләп көтеп торучы.

Тегеп-сүтеп, оекбашлар бәйләп,
Чирләгәндә дарулар биреп,
Чын әбиләр үзе өчен түгел,
Яши бары оныклар диеп.

Ижау шәһәре.