Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 42-2019
16.10.2019

Әдәби сәхифә 42-2019

Әлфирә Низамова
Яфраклар яңгыры

Урамда яфраклар яңгыры
Ий, тыныч!
Юк суы, күкрәве, яшене,
Ә җирдә яфраклар келәме
Ул аклы, сарылы, яшелле.

Урамда яфраклар яңгыры…
Түгел лә
Шыбырдый торганы…
Яңгырның күңелне кытыклап
Кыштырдый торганы…

Урамда яфраклар яңгыры
Ий, матур!
Бар агы, сарысы, яшеле
Төсләргә коенган урамнар
Салават күпере шикелле.

Яфраклар коела туктаусыз
Ий, күңел!
Йөгерә яфраклар артыннан
Әйтерсең чигелгән келәмнән
Җанга ут ягылган, кабынган.
Исәнбай авылы.

Раилә Бариева
Көз айлары

Сентябрь, октябрь, ноябрь —
Бу айлар ямансу нигәдер.
Күңелемнең ярсыган чагында
Сораулар туалар мең дә бер.

Чуалган уйларым башымда,
Җил уйный тәрәзәм каршында.
Көз – рәссам — юлында ни очрый
Мана ул алтынга барсын да.

Агачлар сарыга манчыла,
Серемнең сандыгы ачыла.
Күңелем бушана шул чакта,
Хисләрдән үстерәм гөлбакча.
Уразай авылы.

Винер Садыйков
Уйлар, уйлар…

Исә җилләр, исә еракларга,
Юлларында эзләр калдырып.
Язмыш сала җанны сагышларга,
Үзәкләрне өзә яндырып.

Уйлар, уйлар бигрәк моңландыра,
Төрле хәлләр була тормышта.
Язмышлар язмышка тиң түгел,
Язмышлар охшамый язмышка.

Күктә йөзгән яңгыр болытларын
Көчле давыл уза туздырып.
Күңел күген сагыш-хисләр били,
Уйлар уза җанны яндырып.

Җан җылысы булса кешеләрдә,
Җаннан җанга күчә яктылык.
Яшьнәп яшик бәхет кочагында,
Игелекләр кылып, яхшылык.
Ижау шәһәре.

Гөлсәрия Мифтахова
Гөрләп яшик!

Бик бәхетле тоям мин үземне,
Алтмыш яшькә килеп җиткәндә.
Һәм сорыймын Ходаемнан көн дә
Тагын шулай гомер итәргә.

Көн артыннан көннәр кабатлана,
Сизелми дә уза гомерләр.
Тик шулай да йөрәк картаймый ул,
Яшәү дәртен тоя күңелләр.

Ходай биргән калган гомерләрне
Кирәк шулай матур үтәргә.
Янәшәңдә балаларың булса,
Яшәү рәхәт, җиңел һәркемгә.

Парлыларга тигез гомер бирсен,
Ялгызларга бирсен сабырлык.
Язмышлар бит төрле, яши белик
Кемдер бездән үрнәк алырлык.
Тирсә авылы.

Альбина Гайнуллина
Бу ел – үзгә

Бу ел – үзгә.
Башкалары төсле түгел.
Хисләр икенче.
Тоемлау башка.
Ниндидер үзгәреш
Отып алган идем төсле
Узган көздә…
Кереп барган чакта кышка.

Ул вакытта
Туктап уйланырга
Кирәксенмәү түгел,
Өлгермәдем.
Бер тизлеккә
Салган көе менә
Дөнья куган җирдән
Сискәндерде бүген.

Тагын бер көн
Узып бара икән,
Яңасы туарга
Бусагада тора.
Шул көн кебек
Бөтен гомер, ахры,
Аны-моны дәшми,
Бер уңайга бара.

Ә үзгәреш? Сизмисең дә!
Яңа күлмәк! Киселгән чәч!
Тырнак! Машина! Шәһәрләр!
Йөрәк туктап кала кемдер киткәч.

Бергә төшкән фотосурәт,
Интернетта язышулар…
Берәү тәнкыйтьләгән иде –
Хәтердә анысы да бар.
Мактаганы күбрәк инде,
Күз алдында, кеше күрсен янә!
Үзгәреш күп. Вакыт угына ияреп,
Көннәремнең тагын берсе сүнә.

Югалтулар йөге авырайган икән.
Җыерчыклар кунган күз төбенә.
Көләч йөзнең тулы иреннәре
Елмаерга да кайчак иренә.
Зар капкасы тагын киерелгән,
Йозак-келәсен каерган кемдер.
Уйларны туарып чыгарган иреккә,
Хуҗаларча йөри! Төндер.
Әйе, төнемдер.
Казан шәһәре.