Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 42-2016
19.10.2016

Әдәби сәхифә 42-2016

Чыңгыз Мусин
Көтмәгәндә вафат булсам…

(шаян шигырь)

Көтмәгәндә вафат булсам,
Моңсу көннәр булырлар.
Кырларыма иген чәчтем,
Минсез кемнәр урырлар?

Минем туган туфрагымда
Кемнәр иген икмәгән?
Бу дөньяга бездән алда
Кемнәр килеп китмәгән?

Мине югалткач, Иж суы
Бер минут туктап торыр.
Акмый ярсыган дулкыннар
Яр буен тукмап торыр.
Иж буе тугайларында
Мин йөргән сукмак булыр.

Мине югалткан кайгыдан
Яшь коярлар елгалар.
Туганнар хәер бирерләр,
Дога кылыр муллалар.

Иж буендагы аланда
Карт юкә чәчәк кояр.
Үзенең дә чәчәк гомерен
Узганын кат-кат тояр.

Матур көннәр ерак булыр,
Давыллар улап торыр.
Минем үлгәнне ишетеп,
Дошманнар кунак булыр.

Шатланып бәйрәм итәрләр,
Шаулашып, җырлап-биеп.
“Арабыздан бер каршы зат
Мәңгегә китте”, — диеп.

Мин әгәр дә вафат булсам,
Мәҗлесләр ничек узар?
Хуҗалар: “Рәхим ит”, — диеп,
Кемнәргә кулын сузар?

Вәзгыятьне, сәясәтне
Мин булмагач, кем белер?
Җыеннарга, сайлауларга,
Мин йөрмәгәч, кем йөрер?

Сайлауларга мин бармагач,
Бер сайлаучы ким булыр.
Бу бәйгедә бер көндәшнең
Ышанычы киң булыр.

Бер депутат сайланмыйча
Калыр минем аркада.
Калганнары түрә булыр,
Алар итәр тантана.

Хатын нишләр миннән башка,
Шул гына минем башта.
Үземне онытмас микән?
Төнлә курыкмас микән?

Төньягының җиле ачы,
Урам тулы юлаучы.
Юлаучылар авыр сулап,
Йөриләр фатир сорап.

Көтмәгәндә вафат булсам,
Төрле хәлләр буладыр.
Хатынымны кочакласа,
Бер юлаучы-зимагур?!

Гомерләр уза дисәк тә,
Үткән еллар исәптә.
Хатын белән теге бәндә
Ятса минем түшәктә?

Абау, әстәгафирулла,
Уйламыйм бу турыда.
Күңел әрни, ачы җилләр
Төньягыннан исте исә.
Йоклаганда төшләнгәнме?
Барысы да искечә!

Никадәрле фараз башта,
Мин — беркатлы юләрмен.
Йоклаганда үлмәм әле –
Уяу хәлдә үләрмен!

Мордывый авылы.

Кәүсәрия Нуруллина
Китмик әле

Гомер ага аккан сулар кебек,
Уза язы, уза җәйләре.
Көзләремә кереп барган мәлем,
Ачы булмас микән җилләре?

Кышларымның салкын буранында,
Кем соң мине кочып җылытыр?
Булыр микән терәк, таянычлар,
Дуслар, бәлки мине онытыр.

Үзем онытылсам да, җырым кала,
Сөенәмен, шуңа куанам.
Мирас булып калыр киләчәккә
Язган шигырьләрем, ышанам.

Нигә әле күңелем борчыла соң?
Алма кебек ике балам бар.
Бәхет түгелмени яннарымда
“Әбием”, — диеп дәшә оныклар…

Һич чиге юк — төрле уйлар килә,
Йөрәк яна, күңел тетрәнә.
Гомер уза аккан сулар кебек,
Кылдай басма кебек тирбәлә.

Чайковский шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Син — бәхет

Караңгы төндә барганда,
Куркыныч, юллар да тар.
Ярый әле тормышымда
Сүнмәс яктылык – син бар!

Шомлы урманнар аша да
Алып чыгарсың, беләм.
Бәхеткә таба илтүче
Җәярсең әле келәм.

Егылганда тотып калып,
Ныклы терәк булырсың.
Һәр уңышыма сөенеп,
Шатлык белән тулырсың.

Мин ышанам: бар ул бәхет!
Син – бәхет, минем өчен!
Шушы бәхетне сакларга
Куярмын бөтен көчем!

Яр Чаллы шәһәре.

Әлфирә Низамова
Тугры дуслар кала янда

Җиңел чакта, акча булса,
Дуслар күп була,
Һәрберсе дә көлеп кенә
Тыпырдап тора…

Авырайсаң- җилләр исә,
Кесәләр такыр.
Дусларыңны табалмассың
Их, күпме чакыр!

Ходай үзе саклый күрсен
Андый дуслардан.
Кызганыч ки, икейөзле
Андый “дуслар” бар…

Мең шөкер Ходаема
Ачты күзләрем.
Янәшәмдә – якыннарым,
Тугры дусларым…

Авыр чакта җанга дәва
Җылы сүзләре.
Тәннәремә шифа була
Күргәч үзләрен.

Сырхау чакта хәл белүләр
Олы савап ул…
Мең рәхмәтле бу шигырем
Сезгә җавап ул!!!

Исәнбай авылы.

Рамил Мухгалин
Үкенечкә калмасын

Бакчаларда чәчәк ата
Без утырткан алмагач.
Чәчәкләрнең ни яме бар
Син янымда булмагач?!

Көзләр җитте, алмагачлар
Коя инде алмасын.
Пар алмадай яшәп калыйк
Үкенечкә калмасын.

Гомерләр ике килми ул
Яз, көзләр кабатлана,
Алмалар кызарган чакта
Күңелләр канатлана.

Исәнбай авылы.