Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 41-2016
13.10.2016

Әдәби сәхифә 41-2016

Рәзилә Хәмидуллина
Лаеклымы?

Эче-тышы үтә күренә —
Мәкерле булалмый су.
Ярларыннан агып чыга
Агымсу булса ярсу.

Агып кына чыга шулай
Ташыган чакларында.
Тик, сыенып, кире кайта
Ярның яңакларына.

Барган юлыннан тайпылмый,
Читкә дә китми агып.
Һәм үзе саф килеш кала,
Дөнья пычрагын алып.

Уң ягында, сул ягында
Саклап тора ярлары.
Баш очында чалт аяз күк
Яктыртып тора аны.

Безнең дә бит баш очында
Күрсәтмә бирүче бар.
Ярларыбыз — уңда, сулда
Фәрештәләр булдылар.

Әдәп-әхлак кануннары
Инде югалып бара?
Үсәргә тамыр җибәрде
Мәкерле буын яңа.

Һәм без лаеклы аңа…

Иж-Бубый авылы.

Зәмфирә Дәүләтшина
Бәхет

Тигез карый җиргә ай һәм кояш,
Нигә язмыш тигез карамый?
Кайберәүгә бәхет киң елмая,
Кемне язмыш һич тә аямый.

Кайберәүләр бәхет табар өчен
Кул күтәреп бармагын яный.
Баю өчен кеше канын эчә,
Я кемнеңдер табанын ялый.

Менә бәхет кошы кемгә куна:
Күз дә йоммый, намус сатканга…
Баштан узганнарны язам әле
Йөрәгемдә яра ятканга.

Шулай тормышымны яза-яза,
Талды инде көчсез беләгем.
Бәлки, укып, сез дә уйланырсыз,
Бары шушы гына теләгем.

Яңа Аккуҗа авылы.

Роза Фәрхетдинова
Минем балачак

Минем урын сәке иде,
Чутлы иде чүпрәк тә.
Иске бишмәтләрдән теккән
Аунадым мин эчмәктә.

Йокы бирми төне буе
Җәфалады кандала.
Әнкәем кәрәчин сөртте
Булмагач башка чара.

Иртән үк торырга кирәк,
Төнен йокламасаң да.
Минем сәке — өстәл ич ул,
Анда эшләр башлана.

Әнкәй иртән мичкә яга,
Камыр баса, әвәли.
Аңа азрак булышырга
Булмады шул чын әби.

Әбием бик усал иде,
Гомергә истә калды.
Артыннан иярә калсам,
Таяк күтәреп куды.

Нигә икән бу дөньяда
Әбиләр төрле була?
Балачагымны уйласам,
Күзләремә яшь тула.

Ижау шәһәре.

Рузалия Шәйдуллина
Матур парлар

Тәрәзәдән урам күзәткәндә,
Күзем төште чыршы-наратка.
Бер-берсенә матур парлар алар –
Сокланудан туймыйм карап та.

Берсе егет, берсе кыз, диярсең,
Гүя кочаклашып басканнар.
Ботаклары – гүя җылы кочак,
Бер-берсенә сыенышканнар.

Чыршы кигән озын матур күлмәк,
Махсус теккән кебек ефәктән.
Нәфис сынын бизи, бик килешле,
Итәк-җиңе – балаитәктән.

Наратына карап сокланамын,
Бөдрә чәчле гүя – килешә.
Кәүсәләре шундый чиста-пөхтә,
Ошап тора ыспай егеткә.

Берсен-берсе ничә еллар буе
Саклый алар җилдән, бураннан.
Сокланмыйча үтә алмый кебек
Йөргән кеше шушы урамнан.

Мөслим районы,
Үрәзмәт-Чишмә авылы.