Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 40-2019
3.10.2019

Әдәби сәхифә 40-2019

Ибраһим Биектаулы

Шөкер итик!

Әй, әбиләр-бабайлар!
Әйдәгез, бер кузгалыйк!
Тиз булыйк, ялындырмыйк,
Борыннар салындырмыйк!

Үткәнне искә алыйк,
Кайтыйк – яшьлектә калыйк!
Яшьләр безгә тиңмени?
Без алардан киммени?

Булды ул — балачаклар,
Кесә тулы борчаклар,
Килде – дәртле яшь чаклар,
Истә – кайнар кочаклар.

Кичә без — шук балалар.
Бүген – әби-бабайлар.
Булды диңгез тубыктан.
Килде чытлык оныклар.

Каккан ишек ачылды.
Эчәсе су эчелде.
Сөясе яр сөелде.
Көясе җан көелде.

Җыясы мал җыелды.
Ябагалар коелды.
Шатлыклар һәм кайгылар
Кагылмыйча калмады.

Үкенечләр калса да,
Юллар туктап калмады.
Барына сабыр иттек…
Әйдәгез, шөкер итик!
Казан шәһәре.

Әлфирә Низамова

Өлкәннәргә

Өлкәнәю берни түгел,
Яшь булсын һәрбер күңел.
Булганына шөкер итеп,
Елмаеп үтсен гомер!

Елмаюлар нур өстәсен
Күзләргә, йөзебезгә…
Сөенеч өләшеп яшик
Без гомер көзебездә.

Картлык шатлык түгел, диеп,
Бик белеп әйтмәгәннәр…
Бик күпләр бит, кызганыч,
Бу яшькә җитмәгәннәр.

Чәчләрне ак бәс сарып,
Уңса да бераз күзләр…
Әбиләр чуагы белән
Яктыра бит ул көзләр.

Гомер көзләрендә яшәү
Үзе бәхет, ләбаса…
Көзге кичтә шигырь туды
Өлкәннәргә карата!
Исәнбай авылы.

Альбина Гайнуллина
Табигатьме әллә саташа?

Гүя җае киткән дөньяның —
Көтми агач яфрак койганын,
Туңның ныгытканын туфракны,
Әрсезләнеп ап-ак кар ятты…

Дөньяныңмы киткән тоткасы,
Юлдан язган адәм баласы?
Табигать тә, ахры, саташа.
Көз түрендә – кышкы тамаша!

Көтми сары төскә кергәнне
Кар каплаган яшел галәмне.
Дөнья асты өскә килгәнме,
Күргәнебез – үзебездәнме?

Гүя җае киткән дөньяның —
Көтми агач яфрак койганын,
Әллә килер кыш кар күрсәтә,
Әллә җиһан шулай кисәтә…
Казан шәһәре.

Рамил Мухгалин
Рәхмәт, әнкәй!

Балачакта кигән күлмәгемне
Гел сагынып искә алам мин.
Кулларының җылылыгын биреп,
Тегеп биргән иде әнием.

Төсле җепләр белән чигеп-чигеп
Каймалаган аның якасын…
“Татар улы икәнеңне синең,
Һәрбер кеше, диеп, танысын!”

Шулай дия иде әни миңа
Татар булганлыгын яратып…
Чәчләренә чулпыларын тагып,
Толымнарын йөрде чыңлатып.

Үтте гомер… Без дә үстек, әни,
Иртәләдең бары син генә…
Күрсәң, әни, улың нәкъ синеңчә
Татар рухлы, милли киенә…

Аягымда милли читек- кәвеш,
Өстемдә чигүле камзулым…
Чын татарча минем җырларым да,
Йөрәгемдә яши милли моң.

Күңелемдә булса иман нуры,
Башымда һәрчак түбәтәем.
Татарлыгым тамырларда яши,
Рәхмәт, сиңа, газиз әнкәем!
Исәнбай авылы.

Рима Зарипова

Көзләр җитә

Көзләр җитә көтмәгәндә,
Җәйнең артыннан куып.
Кояш нурын болыт каплый…
Булмый яңадан туып.

Табигать бизәнеп куя,
Ләкин барыбер моңсу.
Күңел картаймаса да,
Яшьлеккә кайту юк шул.

Көз – байлык, муллык чоры,
Шуның белән кадерле.
Көзләрдән соң язлар килми —
Шунысы өзә бәгырьне.

Яңа туган сабый белән
Чагыштырам мин язны…
Көзләр җиткәч, каплый җирне
Калын яфрак юрганы.

Өзелгән яфраклар оча,
Алар башка ябышмас.
Яшьлекнең матурлыгын да
Яңа язлар кайтармас.

Кичкетаң авылы.