Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 40-2016
6.10.2016

Әдәби сәхифә 40-2016

Рушания Байтимерова
Көзге яфраклар

Алтынсу яфраклар көз белән
Коела өзлексез тын гына.
Күңелне кузгата сагышлар,
Күзләрдә шулай ук моң гына.

Җил белән узышып уйнаклап,
Ярышка чыккандай тезелгән.
Яфраклар йөгерә-йөгерә,
Үтелгән гомерләр эзеннән.

Шатлыктан сөенгән шикелле
Тәгәри–тәгәри бииләр.
Артыннан җитәргә тырышып,
Кызыгып барганны белмиләр.

Тик күпме ашкынма, ашыкма,
Адымнар бик салмак шул инде.
Узылган елларны киредән
Кайтарып булмастыр бит инде?

Йөгерә яфраклар, йөгерә,
Башларны уйларга салалар.
Йөрәкләр бары тик бирешми,
Һаман да яшь булып калалар.

Әгерҗе шәһәре.

Гөлсинә Фәсхетдинова
Айлы кичтә

Айлы кичтә йөрдек су буенда,
Тыңладык без елга агышын.
Су өстенә төшкән ай нурында
Көмеш дулкыннарның тавышын.

Күз алдымда тора: айлы кичтә
Озата килдең капка төбенә.
Шундый назлы сөю карашыңны
Саклыйм әле дә йөрәк түремдә.

Айлы кичтә рәхәт иде тыңлау
Сандугачның өзелеп сайравын.
Таң атканда талгын искән җилдә
Каен яфраклары шаулавын.

Айлы кичтә очрашканда икәү
Киләчәккә өмет багладык…
Кавышулар насыйп итмәсә дә,
Сөю сүрелмәвен аңладык.

Чайковский шәһәре.

Рамил Мухгалин
Рәхмәт сезгә

Беренче һәм соңгы кыңгыраулар —
Күңелләрдә хәтер уяна…
Мәктәп елларының истәлеген
Күңелендә йөртә һәр бала.

Әйе, хәзер әти кешеләр без,
Балалар да инде буй җиткән.
Онытылмый, аерылмый күңел
“Әлифба”лы тәүге дәрестән.

Олы рәхмәт белем дөньясына
Алып кергән Фәридә апага!
“Бәбкәм!”- диеп, назлап дәште безгә
Якын булды аңа һәр бала.

Еллар үтте, белем канатларын
Ныгыттык без сынап, сыналып.
Олы юлга изге теләк белән
Дилүсә апа калды озатып.

Искә алам, сезне, мөгаллимнәр,
Күңел тулы хөрмәт хисләрем.
Безгә биргән гыйлем, акыл өчен
Рәхмәт укыйм иртә-кичләрен!

Исәнбай авылы.

Фәния Гыйззәтуллина
Әби булгач

Озак көттем оныгымны,
Әби буласым килеп.
Онык туды – нинди шатлык,
Туймыйм назлап һәм сөеп.

Үзе наян, үзе шаян,
Көләч йөзле оныгым.
“Яратабыз сине!” — дисәм,
Тартып куя борынын.

Бии, җырлый, шигырь сөйли –
Көн саен һөнәр арта.
Исе китми боткага һич,
Кәнфитне бик ярата.

Үзе шундый юмарт инде,
Бүлешүдән баш тартмый.
Армый-талмый уйный-көлә,
Әллә ниләр такмаклый.

Оныкларым — гаиләдә
Тормышның куанычы.
Онык белән бергә булу —
Әбиләр юанычы.

Можга шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Милләтнең йөзек кашы

Хәмидә, исемең матур,
Әти-әниең куйган.
Үзең дә уңган һәм сылу,
Сине күреп кем туйган!

Бик ягымлы, бик сөйкемле,
Тәмле телле булгансың.
Милләткә хезмәт итәргә
Бу дөньяга тугансың.

Милли тапшырулар синең
Гомереңнең юлдашы.
Бар милләтне таң калдыра
Хезмәтеңнең уңышы.

Төпле акыл, зирәк зиһен
Насыйп булган үзеңә.
Сокланабыз, таң калабыз
Башкарган һәр эшеңә.

Иҗатыңны көтеп алып,
Бик яратып карыйбыз.
Мең-мең рәхмәтләр яудырып,
Уңыш теләп барыбыз.

Хәмидә, син милләтеңнең
Мактаулы йөзек кашы.
Шул мактаулар гомереңнең
Булсыннар нигез ташы.

Ижау шәһәре.

Чыңгыз Мусин
Уңыш бәйрәме

Авыл урамында йөрим,
Бер тынгысыз кеше мин.
Авыл өйләре искәртә
Миңа бодай көшелен.

Октябрьгә кердек әкрен генә,
Әкрен генә алга шуыштык.
Басуларда иген мулдан булды,
Җыеп алыр өчен тырыштык.

Таңнарында кулны чеметтерә
Октябрьнең коры кыравы.
Озак көттермәс инде, ишек кагар
Кыш башының карлы бураны.

Сабан туйларында көч сынаштык,
Имин генә үтте җәйләре.
Һәрбер йортта бүген нигъмәт пешә,
Авылыбызда уңыш бәйрәме.

Авыл урамнарын урап узам,
Куанычым арта ничектер.
Авыл бит ул – кеше бәхетенең
Язмышына ачык ишектер.

Мордывый авылы.