Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 4-2017
26.01.2017

Әдәби сәхифә 4-2017

Клара БУЛАТОВА
СӘРСӘН МАҺИНУР

Авылда безнең инәйне — кайнанамны — “Сәрсән Маһинур” дип йөртәләр.
Юк, аның холкы орды-бәрде, җил-зәбәр булган өчен түгел. Аның холкы хәзерге заман кайнаналарының күпчелегендә җитенкерәми, һәм шуның аркасын да гаилә эчендәге өлкәннәр белән яшьләр арасында татулык урнаша алмый.
Сәрсән» кушаматын аңа яшьтән үк җилдәй җитез, өлгер, тынгысыз булган өчен биргәннәр. Чынлап та, бер гаиләдә яшәп, минем әле инәйнең ялгыш та бер тик утырып торганын күргәнем булмады. Без аның белән биана белән килен кебек түгел, ә ике ахирәт — ике дус хатын булып яшәдек. Баштан ук, беренче көннән үк шулай башланды! Без өйләнешкән елларда әле әти дә исән, өйдә ике җитү кыз да бар, шуңа күрә без Әлмәттә үз фатирыбызда, ә әти-әниләр Нәдер авылында тора иде. Әмма мин, юл өстендә булгач, Кәшердән кайтышлый гел Нәдергә сугылам, инәй белән көн саен булмаса да, көн аралаш күрешеп тора идем. Инәй инде колхоз эшенә йөрми, шулай да таңнан торып әтине фермага, кызларның берсен иртәнге вахта белән Мактамага заводка, икенчесен Кәшер урта мәктәбенә укырга озата… Сыерын сава, өен җыештыра, иртән алын, көндез яшелен киеп дигәндәй, өстен алышып, йөгереп кенә чакрым ярымдагы кибеттән урап кайта… Нәдернең Мактама очында яшәүче кайнанасы Миңлегаян әби белән кайнатасы Гариф бабайның хәлен белеп төшә һәм тәкә-мөкәсен пешереп, минем Кәшердән укытып кайтуымны көтеп тора… Әйе, нәкъ шулай: көтеп тора! Мин бүләк итеп алып кайткан тукымадан үзе теккән ал алъяпкычын бәйләгән дә тыкрыкка караган тәрәзә янына баскан булыр.
Көлтә-көлтә дәфтәр тутырыл­ган, инәй әйтмешли, буаз тана кадәр сумкасын сөйрәп кайтучы «җирдән дә күренми торган» киленен олы урамнан Күл буе тыкрыгына борылу белән күреп-танып алган Сәрсән Маһинур җәлт кенә алгы якка чыга да чәен куеп җибәрә. Морҗа буена тазын-комганын, җылы суын, чиста сөлгесен әзерләп куя. Өйне тәмле таба ашы исе тутыра. Ашап-эчеп алгач, килен (ягъни мин инде, әмма инәй авызыннан «килен» дигән сүзне ишеткәнем юк минем, ул мине гомер буе «Кларакаем» дип кенә йөртте): «Кая, инәй, суга барып килимме? Ни-нәрсә эшлисе бар?» — дигән булам. (Яхшы атланам, янәсе!) «Куй, булмаганны! Син бит эштән кайткан. Бер эшем дә юк, ел озынлыгы көндә өйдә яткан кешенең үзенә дә эш җитми әле монда. Үз эшеңне кара, әнә бит сумкаң тагын бүселгән». И рәхмәт яугыры! Мин инде сөенә-сөенә эчке якка кереп, өстәл башына утырам.
Мал-туар асрап, хуҗалыкта эш беткәнме? Инәй инде ишегалдында тегесен-тегеләй, монысын болай итеп эшләп йөри, кергән-чыккан арада ишек пыяласы аша мине карап ала, тикшерелгән дәфтәрләрне мин яңадан сумкага сала башлагач: «Беттеме әллә? Бетсә, әйдә аулаклап кына чәй эчеп алыйк атаң кайтканчы.
Бер-ике җыр да җырлап бирермен үзеңә», — дияр иде.
Инәй җыр ярата. Мин моңа кадәр беркайда да ишетмәгән, укымаган әллә никадәр җыр белә иде ул. Колшәриптә кукуруз басуларында ат атланып йөргәндә үзем язган шигырьләрне искә алмаганда, гомергә бер җырлап карамаган башым белән мин дә инәйгә кушылып рәхәтләнеп җырлап утырам:
Алъяпкычыңның чигеше
Кемнәрнең күчергече?
Тату гына гомер итик
Адәмнәр көлдермичә.
Иллә дә рәхәт шундый вакытларда! Әти кайтыр минут җитүгә инәй кулындагы бәйләвен (җырлаганда ул оекбашмы, бияләй-мазармы бәйли, мин яулык читеме шунда, тастымалмы чигеп-бөгеп маташам) тиз генә шкаф башына ата да үзе канат ала, миңа себерке тоттыра: «Кларакаем, бар капка төбенә, кайтты теге җен, холкы холык кынамы, дулый башласа…»
Мин себерке тотып ишек төбендә йөргән булам. Капка ачып әтине кертәм. «Ни хәлләр, әти? Исән-сау гына кайттыңмы? Теге байталың рәтләндеме соң? Фураж ягы ничек?»
Әтинең кәефе яхшы булсын дисәң, аның белән атлары турында, элеккеге председатель турында, Һади абый Рахманов турында аннан соң инде Нәфискә фәлән вакыттан соң тагын бер йолдыз өстәлү ихтималы һәм Марсның бөтен кешегә: «Мин — Мавс, бабай Бвот-Хавис», — дип йөрүе турында сөйләшергә кирәк, һәм мин шулай эшлим дә. Ә болай эшләргә, әлбәттә, инәй, әлеге дә баягы Сәрсән Маһинур өйрәтә. Әйтергә кирәк, мин, мәсәлән, «холкы холык кынамы» дип йөртелгән Брот Харисның дулаганын күрмәдем. Әти белән дә бик дус идек без.
Брот Харис, дигәннән… Әтинең ул кушаматы кайдан килгәндер, нәрсә аңлатадыр — анык кына әйтүче булмады. Шулай да инәй аны Ленинградтан ияреп кайт­кан сүз дип сөйли. Алар сугышка кадәр икесе дә Ленинградта кирпеч заводында эшләгән булганнар. «Гербау-шикка язылып китү белән тапкан адәмем инде атагыз. Бөгелмәдә фатир төшкәч үк, юк йомышын бар итеп, янга килгән иде. «Кая, менә бияләемнең бер бармагы сүтелеп китәргә маташа, эләктереп бир әле, кыз», — дигән була. Инде Ленинградта эшли башлагач, тагын юасы әйберләрен дә безнең баракка китергәләп йөрде. Аннан, авыл­га кайткач, ат җигеп килеп алды Сөләйдән. Кырыгынчы елның башында килен булып төшкән идем! менә, торып маташабыз, шуннан бирле кырык ел…”
Әтине җирләгәннең соңында да инәй әле ун елдан артык авылда яшәде. Алты баласы алты якта үз тормышы белән, һәркайсының бала-чагасы, эш-хезмәте… Алай да инәйнең балалары да, аларның «ияргәннәре дә» (бусы да инәй сүзе) инәй яшәгән Нәдер нигезенә «тузан төшермәделәр». Без барыбыз да бергә шунда җыелып, язын бәрәңге утыртабыз, җәен утыйбыз, өябез, көзен алабыз. Сәрсән Маһинурның «Илләҗан явы» кадәр токымы кайтып җыелган көннәрдә безнең урам гөж килеп тора! Нәсел-ыруның әнә шундый бердәмлеге минем өчен бик кадерле. Мин үзем дә биш баланың берсе булып үстем. Ишле балалы гаиләдә кеше ничектер җанлыклы, игелекле булып үсә. Без, менә шуңа күрәдер, һәр ике як белән гел күрешеп, йөрешеп, ярдәмләшеп яшибез. Туганнарыбыз арасында да мөнәсәбәтләр гадәти кода-кодачаларча гына түгел, кан-кардәшләрчә тыгызрак, җылырак дияр идем мин.
Монда да тагын инәйгә кайтам: шушы якынлыкның туганлык тоткасы һаман да аналарга килеп тоташа.
Инәй бездә торды. Безнең белән бергә Әлмәттә яшәде. Яше олыгайганда да Сәрсән Маһинур өлгер, җитез, булдыклы һәм кешелекле булып кала бирде. Мин эштән кайтуга чәен куеп, бәрәңгесен пешереп торды, улыбызны карады. Кодагыен (анысы минем әни була инде) көйли-тәрбияли (вакыт-вакыт аларга бергә бер бүлмәдә дә яшәргә туры килде), кодагыеның бөтен балаларын җыеп кунак итә, хәтта аның оныкларының балаларына ни дә булса бәйләп кигерергә өлгерә иде.
«Бәхет башы — җәмәгать» дигән сүзне инәй еш кабатлый. Улларына ул: «Киленем әйбәт», ә кызларына: «Киявем әйбәт», — дип туглап тора.
Инәй киленнәре турында һәрвакыт һәркайда гел уңай яктан сөйләде, тормышының кайбер кытыршы якларын «күрми» дә яши белде, ә кирәк чакта кайбер нәрсәне күтәреп-үстереп тә күрсәтә торган иде. Без үзебез дә әле һаман көлеп искә алабыз: шулай бервакыт ялга каршы көнне инәй мунча ягып йөри икән (дөрес, суын Нәфис белән икәү ташыган идек). Мин, үзе әйтмешли, аның янында «пытан-пытан киләм». Күрше Фәүзия апа килеп керде. Инәй тиз генә кулындагы йомычкаларын миңа төртте дә: «Ярар, шулай ит шул. Ыһы, ягып җибәр соң алай дисәң, була торсын», — дигән булып, мине мунчага таба этәрде. Мунчаны килен яга, янәсе! Ә минем, кулымдагы йомычкаларны учлап, мунча алдында инәй килеп ягып җибәргәнне көтеп утыруымны авыл кайдан белсен! Күрше хатыны «укымышлы уңган килен»нең мунча ягып йөрүен үз күзләре белән күреп чыкты бит!
Инде яшьрәкләрнең кайберсе кайниш-кайнана дигән кешеләрдән җиксенү-мазар сиз­дерә калса, инәй:
«Бер кияү дә инкубаторда үсмәгән, аналар табып үстергән бит аларны да», — дип аңлатып җибәрә. Балалары исән-сау булып торып та, олыгайган көннәрен картлар йортында үткәрергә дучар кешеләрне инәй бик кызгана һәм гаҗәпләнә: «Ничек алай булырга мөмкин?»
Дөрес, бик киеренке чорда яшибез. Сәгатькә-минутка бүлгәләнгән эш көне, сәгать шалтыравы белән өзелгән таң йокылары, планнар, отчетлар белән тулган баш авыртулары, вакытында ашамау нәтиҗәсендәге эчке авырулар, тәгәрмәч өстендә дистәләрчә чакрымнарга те­келдәп эшкә йөрүләр — болар барысы да кешенең психикасын талкый, нервыларны теткәли торгандыр! Әмма нәкъ шуларны оныттыра, бушата, җанны-тәнне ял иттерә торган — өй җылысы тулы, шифалы булсын өчен «бәхет башы — җәмәгать» икәнлеген искәртеп-төшендереп, гаилә нигезен тотып-саклап яши белүче Инәйләр кирәк икән!