Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 4-2016
28.01.2016

Әдәби сәхифә 4-2016

Мизгел

Кыш. Урамда үзенә күрә бер тымызык рәхәт һава. Тәрәзә каршына утырып, кулыма китап алам. Кояш нурларында җемелдәшә-җемелдәшә ап-ак кар бөртекләре оча. Гүя җиргә энҗедәй очкыннар сибелгән. Бөтен җиргә, әйтерсең ак җәймә җәйгәннәр. Бакчадагы алмагачның юеш кар кунган ботаклары җиргә кадәр сыгылып төшкән. Җыелмыйча калган, тулып пешкән баланнар кызыл тамчылар кебек тамам-тамам дип эленеп торалар.
Миләш агачының ботакларында чырык-чырык килеп чыпчыклар очына. Туенырга ризык барлыгына куануларыдыр инде. Чыпчыкларның чыркылдашуыннан тыш шылт иткән тавыш та юк.
Китабымны ачсам да, никтер укыйсым килми. Тынычлык, хозурлык бөтен барлыгымны биләп алган.
Шул халәттә утырганда, тәрәзәгә нәни генә кызыл түшле бер кошчык килеп кунды. Мин аның кайсы яктан очып килгәнен күрми дә калдым. Тәрәзә рәшәткәсенә күчеп, ул башта кымшанмыйча утырды, күрәсең арыгандыр. Ял итте. Аннан соң бик тырышып чистарынды. Томшыгы белән койрык-канатларын, берәм-берәм каурыйларын барлады. Иркенләп кагынды, тагын да күркәмләнеп китте. Күзәтеп торуымны сизенде, ахры, менә ул йоннарын кабартты да, зәңгәр киңлеккә очып, күздән югалды.
Күңелем җилкенеп, кошчыкка хәерле юл теләп калдым.
Шушы минутта минем дә бер талпыну белән бик еракта, артта калган яшьлегемә кайтасым килде һәм күңелемне ямансулык, моңсулык биләп алды. Сирәк була торган саф, татлы мизгел иде бу.

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре.

Әлфия Беркутова
Үтте бер ел

Сау бул, үтеп киткән елым,
Сау бул, үткән көннәрем.
Шул көннәрдә эз калдырып
Йөргән минем юлларым.

Үтте бер ел, үтте гомер,
Дөньялар да үзгәрде,
Кемдер туды, кемдер үсте,
Кемдер азрак картайды.

Күпме бер ел, азмы бер ел?
Йомгак кебек сүтелде,
Тәгәрәде көннәр, төннәр —
Мизгел булып тоелды.

Үтте айлар, үтте көннәр,
Үзгәрешләр күп булды.
Күп кенә эшләр эшләнде,
Эшләнмәгәне калды.

Күп кенә уйлар уйланды,
Хыял утында яндык.
Үткән елга шөкер итеп,
Яңа елга куандык.

Тагын бер ел өстәлде
Безнең гомер юлында.
Сүнмәде өмет утлары
Йөрәгебез түрендә.

Салагыш авылы.

Роза Фәрхетдинова
Аяныч

Яңа ел бизәге, өйнең күрке —
Сөендерә яшел чыршылар.
Бәйрәм узгач, кирәкләре бетә —
Чүп савытларына ташлыйлар.

Ул яшь чыршыкайлар айлар-еллар
Җил-давылга түзеп үскәннәр.
Ике атна өчен күңел күтәрергә
Ник соң чыршыларны кискәннәр?!

Һәр ел саен кабатлана бу хәл,
Кемнәр икән уйлап чыгарган?
Гөрләп үссен иде ул чыршылар,
Һавабызны безнең чистартсын.

Ташланылган хәлдә күрү сезне
Бик тә авыр, горур чыршылар.
Мәрхәмәтле булыйк Җир-Анага
Рәнҗетмикче, зинһар,кешеләр!

Ижау шәһәре.

Фәнүрә Нәбиева
Сарык туны

(уены-чыны бергә)

Кибеткә тун китергәннәр,
Барсы шунда җыелды.
Мәдинә түтиебез дә
Тун карарга җыенды.

Музейда кебек хис итеп,
Исләре китеп йөрде.
Кәҗәсен савасы булгач,
Тизрәк өенә йөгерде.

Чәшке тунын алыр өчен
Ашарга кирәк туймый.
Мәдинә түтиебезнең
Кесәсендә җил уйный.

Чәшке туны алалмагач,
Кайгырмады һич кенә.
“Текә” итеп тун тектерде
Сарыгы тиресеннән.

Сарык тиресе “Во!” дигән,
Чәшкең бер читтә торсын.
Нәфсеңә хуҗа була бел,
Уйларың матур булсын!

Сарапул шәһәре.

Фаягөл Әхмәтшина
Туган нигез

Туган нигез һәркемгә дә якын,
Никтер язмыш читтә башлана.
Буын васыятенә тугры кал син,
Туган нигезеңне ташлама.

Бәхетлеләр яши туган нигезендә,
Читтә йөреп күпләр интегә.
Туган йортның нигез ташы да
Бәхет өсти һәрбер кешегә.

Ата-ана дәвамчысы булып,
Син килгәнсең фани дөньяга.
Ата-ана нигезеннән башка
Бәхет табып булмый дөньяда.

Гаиләдә алты бала үстек,
Туган авыл – безнең бәхетебез.
Нигезебез дәвамчысы булып
Яшәп калды безнең энебез.

Туган йортыбызга җыелып,
Алты бала бергә дога кыла.
Әти-әниләрнең фатихасы
Туган нигез, туган йортта була.

Әй, авылдаш, юк бәхетне эзләп,
Нигезеңне ташлап китмә син.
Бәхетеңне читтә тапмасаң,
Саргаеплар, җирсәп үләрсең.

Читтәгеләр үләр алдыннан
Васыятләрен әйтеп калдыра.
Әй, туганым, зинһар, гәүдәмне
Чит туфракка салып калдырма.

Кадыбаш авылы.

Силүзә Мифтахова

Яңа елга теләгем

Каләм алдым кулыма,
Яздым кәгазь юлына:
“Ай-һай, гомерләр тиз уза,
Кердек маймыл елына.

Кәҗә елы үтеп китте,
Ул бит җиңел булмады.
Һәркөн яңалыкларны
Халык куркып тыңлады.

Сугышлары да күп булды,
Вафаты да калмады.
Чит ил алган бурычларның
Тиене дә кайтмады.

Безнең ил казнасы бай бит,
Нигә соң күпсенергә?!
Һәлакәттәге илләрне
Кирәк ич торгызырга.

Гади халык түзә инде
Язмыш сынауларына.
Баш ватасың җавап тапмый
Туган сорауларыңа.

Маймыл елында һәр кеше
Тыныч тормышта торсын.
Чит илләр дә безнең белән
Дус мөгамәләдә булсын.

Яңа елга – яңа теләк —
Илебез чәчәк атсын!
Үткән елның шаукымнары
Барсы да артта калсын”.

Ижау шәһәре.

Чыңгыз Мусин
Бер чамада

Сукмакларым Иж ярына терәлә,
Бөдрә урман асларында – күләгә.

Сандугачлар талларында тирбәлә,
Кошлар моңы тынмый якын тирәдә.

Иж сулары дулкынлана түбәндә,
Бал кортлары безелдиләр үләндә.

Куаклыктан ары китсәң, куралык,
Колмак үсә кураларга уралып.

Изге җирем — бу бит минем биләмәм,
Иртәләрдә Иж буена киләмен.

И, табигый яшәешнең асылы,
Кабатлана төгәл еллар фасылы.

Ижга илткән юл башында урамым,
Үзем корган торагымда торамын.

Монда минем югалтканым, тапканым,
Тәүге тапкыр җиргә казык какканым.

Монда минем үзем корган тормышым,
Монда булса иде соңгы сулышым.

Басуларда иген уңа ишелеп,
Тик булмыйдыр бар нәрсәгә төшенеп.

Тирә-юньгә тургай моңы тарала,
Тик битараф гүзәллеккә замана.

Гомеркәйләр сизелми дә узалар,
Җиребезгә килмешәкләр хуҗалар.

Алар ура, алар сата игенне,
Салымчылар салдыралар тиреңне —
Менә шулар бимазалый күңелне.

Тормыш ягы болай иркен кебек тә,
Ни теләсәң, шул бар хәзер кибеттә.

Тик шулай да сай шул безнең кесәләр,
Бәяләр бит котырынып үсәләр.

Дәүләт биргән пенсиябез чамалы,
Бер чамада яшәп яткан чак әле.

Мордывый авылы.