Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 39-2016
29.09.2016

Әдәби сәхифә 39-2016

Көзгә кереп барабыз

Җилләр исә, яфрак кисә,
Оча алар — карагыз.
Ничек кенә тормыш изми,
Алтын яфраклардай – сизми,
Көзгә кереп барабыз.

Җилгә каршы очмый яфрак,
Аны давыл тарата.
Син күрәсен кеше күрми –
Бернәрсә дә эшләп булмый
Язмышыңа карата.

Йомгактай сүтелеп, гомер
Яфрактай җиргә ята.
Кайсыдыр кайгыдан сула –
Кем җанына бәхет тула,
Мәхәббәт чәчәк ата.

Агач башлары саргая,
Кеше чәче агара.
Агач язын яфрак яра,
Тик гомерләр аккан судай —
Кире кайтарып кара,
Кире кайтарып кара.

Гөлфия Исхакова,
Воткинск шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Сагынуларга дәва юк икән…

Сырхаулардан кеше дару эзли,
Күпләренә табылган икән.
Ә ул көн дә юлдан сине күзли,
Сагынуларга дәва бар микән?

Судан башка кораблар да йөзми,
Бер яңгырсыз үсемлек кипкән.
Очрашудан бер дә өмет өзми,
Син бит аңа “яшәр су” икән.

Берәү кирпечләрдән сарай төзи,
Берсен алгач, икенчесе ишелеп китә.
Синең хакта уйлар көнне бизи,
Синсез тормыш бигрәк төссез үтә.

Ассоль Грейга ярдан кулын изи,
Йөрәккәе: “Сөям”, — диеп типкән.
Ул да көтә сине, хыял төзи,
Сагыш кына бик газаплы икән.

Вакыт үтеп кенә күңел бизми,
Хисләр, дөрләп, җанны ут иткән.
Бәхетлеләр генә вакыт сизми…
Көткәннәргә сәгать – көн икән…
Сагынуларга дәва юк икән…

Яр Чаллы шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Читләп үтсен иде көенеч

Гел елмаеп яши ул, димәгез,
Күмеләм дә кайчак зарыма,
Эчтән генә елыйм үксеп-үксеп,
Чит хәсрәтләр күчкәч җаныма.

Авырлыклар баса иңнәремне,
Яшәп булмас кебек тоела.
Һәрбер борчу онытылмас­лык булып,
Йөрәгемә тирән уела.

Илгә-көнгә сорыйм иминлекләр,
Күңелләргә тулсын сөенеч.
Яшәү бит ул – бары матур мизгел,
Читләп үтсен иде көенеч.

Салагыш авылы.

Шиһабетдин Садыйков
Җырлап яшим әле

Кайнар йөрәгем типкәндә,
Гомер дәвам иткәндә,
Өметем өзелмәс әле
Тормыш юлын үткәндә.

Гомеремне ак хыялга
Юрап яшәрмен әле.
Һәр көнемә шөкер кылып,
Сөеп дәшәрмен әле.

Боегып, күңел төшереп,
Гомер кичермим әле.
Җырлар җырлап, күңел ачып,
Балкып яшимен әле.

Җырлар җырлап, моңнар тыңлап,
Таңнар аттырыйм әле.
Күңелдә яшьлекне кабат
Кире кайтарыйм әле.

Җирдә яшәү – үзе бәхет,
Кадерен белик кенә.
Кышларны, җәйләребезне
Шатлыкка төрик бергә.

Ижау шәһәре.