Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 38-2016
22.09.2016

Әдәби сәхифә 38-2016

Көзге өмет
Каеннарга сары чал кергән,
Сары яфрак коя өрәңге.
Басулар да инде буш калган,
Бәрәңгегә әзер көрәге…

Мәктәпләрдә инде эш өсте,
Тик бетмәгән җәйге ял исе.
Һәркайсында — күпме яңалык,
Тизрәк дусларына сөйлисе!..

Кайберәүләр көзне өнәми —
Күңеленә сагыш керәме?
Картаерга әллә теләми,
Кышның салкын җиле өрәме?

Сары яфрак кояш төсе лә —
Ындыр табагында көшелләр…
Хыял чынга ашар фасылын
Өмет белән көтә кешеләр…

Зәбир Хәлимов,
Яр Чаллы шәһәре.

Чыңгыз Мусин
Томанлы иртәләр

Гадәттә сөйлисе сүз инде,
Урамда былчырак көз инде.
Күкләрне болытлар каплаган,
Елгалар, инешләр кайнаган.

Печәннәр өелгән түбәгә
Кыш буе малларга җитәрлек.
Аңкыган янәшә тирәгә
Исенә исләрең китәрлек.

Авылны туйдырган бакчасы,
Юк аның кулында акчасы.
Түрәләр авылга борылып
Йомылган күзләрен ачсачы.

Кояшны болытлар каплаган,
Барыбер чиратта көз инде.
Нәрсәдер югалткан шикелле
Ямансу сизәсең үзеңне.

Бәрәңге, яшелчә базларда,
Эш беткән бакчада, ындырда.
Гаилә башлыгы утырып,
Тәмәке пыскыта болдырда.

Казлары йөзәләр күлләрдә,
Симерә көзләргә кергәндә.
Балалар яшиләр калада,
Барысы да аларга тарала.

Капкалар бикләнми биредә,
Юк аның келәсе, биге дә.
Кешеләр кешегә ышанган,
Шикләнер уйлардан бушанган.

Авылны замана каргады,
Көтүгә йөрмиләр маллары.
Таңнарда чыбыркы шартлатып,
Көтүче ир-атлар калмады.

Аяз һәм томанлы иртәләр,
Авыллар изгелек көтәләр.
Киләчәк язмышка табынып,
Гомерләр сизелми үтәләр.

Кешеләр агыла калага,
Авышкан өйләре шушында.
Морҗага чал башын тыга да
Җил улый көзен дә, кышын да.

Мордывый авылы.

Әлфирә Низамова
Бала хәсрәте

Син — учымда утлы күмер —
Өтәсең, яндырасың.
Ә төннәрен – уй йомгагы —
Йокыдан калдырасың…

Бәгыремә кадалган ук,
Җанымның ялкын чагы..
Дөрес сүзләр: “Тездән төшкәч,
Көйдерә бала-чага…”

Бала хәсрәте кыскарта,
Кыскарта гомерләрне.
Күпме ана: “Балам!” – диеп
Иркәли каберләрне?!

Күпме бала исән килеш
Утка сала анасын?!
Санап бетерерлек түгел
Йөрәкләрнең ярасын…

Исәнбай авылы.

Рәйсә Габделхакова
Каеным
Шәһәр уртасында уйга калып,
Каеным, сине кочып басып торам.
Кәүсәң аша синең җылылыгың,
Җанга дәваң, сихәтеңне тоям.

Зифа буең, каеным, яшьлек сыман,
Яфракларың гына саргайган.
Күпме кешеләрне беләсеңдер
Канатларын язмыш каерган.

Кышын да ак, җәен дә син, каен,
Ак күңелләр аны аңлыйлар.
Кайберәүләр парлы яшәсә дә,
Бәхет хисен тоя алмыйлар…

Кышкы бураннар да җитәр тиздән,
Җан ярасы әрнү онытыла.
Язмыш җилләрендә сыгылмаска
Тагын, каеным, сиңа тотынам.

Ижау шәһәре.