Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 37-2016
14.09.2016

Әдәби сәхифә 37-2016

952

Туган ягым
Җанга рәхәт бирә туган якның
Тук башаклы иген кырлары.
Табигатьнең бөтен матурлыгын
Үзенә җыйган Кама буйлары.

Шау чәчәкле матур болыннардан
Бармы синең берәр узганың?
Искәрдеңме бөдрә әрәмәне,
Төз наратлар үскән урманын?

Нинди гүзәл яшел шәл ябынган
Ак каеннар үскән җирләрдә.
Шунысы гаҗәп: туган якларымда
Назлы була салкын җилләр дә.

Кая барсам, үзенә тартып тора
Борма-борма басу юллары.
Туган ягым, синнән аерылсам да,
Синдә минем һәрчак уйларым.

Рәзилә Миңнәхмәтова,
Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Август ае

Үтеп бара җәй айлары,
Чәчәкле шәлен изәп.
Истәлеккә хәтерләрне
Ромашкаларга бизәп.

Ак төсләр — каеннар төсе
Чуклары җиргә тигән.
Кыр, болыннар һәм урманнар
Әле яшел төс кигән.

Яңгырга юмарт болытлар
Боек быел әллә ни…
Бик еш кына күңеле тулып,
Күз яшьләрен әйдәли.

Кояш чыгып елмая да
Кача болыт артына.
Җитми аның җылылыгы,
Күңел нурга тартыла.

Күлдә дулкын куып уйный
Августның серле җиле.
Тиздән, балланып, алтын көз
Балкытыр туган җирне.

Воткинск шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Ак болытка тагылып…

Баш очымнан кара карга очты,
Чәчләремә хәтле кагылып…
Ак болытлар күз кыстылар өстән,
Талгын гына күктән агылып.

Болыт аккан якка мин дә киттем,
Кара карга йөрде сагалап,
Башымдагы борчу-мәшәкатьтән,
Уйларымнан “тамак ялгалап”.

Урман аша үтте минем юлым,
Ак болытлар инде күренми.
Кара карга гына арттан калмый,
Армый-талмый, бер дә иренми.

Төз имәнне күреп чүктем әле,
Юл газапларыннан арыгач.
Килмәс микән күңлем күтәрергә
Сандугач йә берәр карлыгач?..

Килмәделәр… Алар урынына
Явыз җаннар якынлаштылар!
Миңа терәк булган дәү имәнгә
Корал белән янап шаштылар…

Балта белән суккач, горур имән
Көчсезләнеп төште сыгылып.
Шул имәннең ялкын учагында
Җылындылар аргач егылып…

Урман аша үттем… Чигенмәдем!
Ак болытлар кире күренде.
Ярдәм сорап, зәңгәр күккә таба
Хәлсезләнеп куллар үрелде.

Кояш көлде болыт арасыннан,
Кара урман ерак калгандыр…
“Минем ялкын юл күрсәтер”, — диеп,
Имәнем дә шуңа аугандыр.

Кара карга ерак очып китте,
Ә каршыма җәелгән алан.
“Яшел алан, бәлки — бәхет иле,
Түз син азрак, балам!” — ди анам.

Ак болытлар күз кыстылар өстән,
Талгын гына күктән агылып.
Яшел алан буйлап барам әле,
Кояш нурларында чагылып,
Ап-ак болытларга тагылып!..

Яр Чаллы шәһәре.

Галия Хөснетдинова
Ялгыз каен

Туган йортның тәрәз каршында
Үсеп буйга җитте ак каен.
Көязләнеп, кием алыштыра
Ел фасылы үзгәргән саен.

Яшел хәтфә шәлгә төренә ул
Сайрар кошлар кире кайтканда.
Яфраклары шыбыр-шыбыр җилдә
Серләшәләр гүя таңнарда.

Ничә еллар шаһит каенкаем
Авылымда булган хәлләргә.
Бирешми ул кышкы бураннарга,
Көчле давыл, ачы җилләргә.

Сары шәлъяулыгы бик килешә
Салкын көзнең җиле искәндә.
Сагынадыр, бәлки, ямансудыр
Сердәш сайрар кошы киткәндә.

Сарапул шәһәре.