Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 36-2016
8.09.2016

Әдәби сәхифә 36-2016

Бигрәк тәмле бәрәңге

Бәрәңгекәй бигрәк тәмле,
Исеме данга күмелгән.
Базыңда бәрәңге булса,
Кризистан кем үлгән?!

Ниндие юк бәрәңгенең:
Кызыл, алы, сарысы…
Өстәлнең ул уртасында,
Аны мактый барысы.

Аннан пешергән бәлешне
Капсаң, телне йотарлык.
Өчпочмакларын ашауга
Мактау ява җитәрлек.

Фәния Сундукова,
Исәнбай авылы.

Чыңгыз Мусин
Кайтавазлар

Кошлар күкнең эзен белә,
Туган телен, сүзен белә.
Җәйләр узгач, җылы якка
Кузгалалар көзен генә.

Кошлар күкнең серен белә,
Һәр ел саен кайта язын.
Кошлар белә, без белмибез
Туган телнең кайтавазын.

Ерак-ерак юллар урап,
Туган якка кайта кунак.
Чәйләр эчеп утырабыз,
Бер-беребезгә бәхет юрап.

Китәр юлы ерак ара,
Еракларда торып кала.
Соңгы әйткән сүзе кала,
Чит туфракта эзе кала.

Бер тапкыр да уфтанмадым,
Туры килмәс уфтанырга.
Гомер иттем, иген иктем
Изге, газиз туфрагымда.

Туган якның йомшак җиле
Шифалыдыр, дәвалыдыр.
Ходай биргән безнең гомер
Бабамнарның дәвамыдыр.

Гомерендә күпне күргән
Хәмит бабам торган монда.
Җомгаларда әрвахларга
Дога кылган Кыйвам* мулла.

Тәмәй тауның үре биек,
Үргә карап, күзем тала.
Иж буеның туфрагында
Үземнең дә эзем кала.

Мордывый авылы.

* Кыйваметдин Бигашев — Мордывый мулласы, репрессия корбаны.

Әминә Гайфуллина
Уйланулар

Сихри иртә. Кояш нурга күмә
Бар җиһанны, сөеп җир йөзен.
Хыялланам: шушы изге җирдә
Калдырасы иде үз эзем.

Гомер бит ул тоташ моңнан тора,
Тылсымнарын табабелмибез.
Янәшәдә торган могҗизаны
Ераклардан китеп эзлибез.

Адашмыйк ла язмыш сукмагында
Бер ялгышсак, булмас төзәлеп.
Гафу итмәс Ходай явызлыкны,
Сорасак та ялынып, тезләнеп.

Күңел булсын һәрчак изгелектә,
Акланырлар көткән өметләр.
Дуслар кирәк һәрчак таянырлык,
Сине аңлар синең кебекләр.

Бу җиһанда эзем калсын дисәң,
Яхшылыклар эшлә кич-иртә.
Хыялларың чынга ашсын өчен
Тырышлык куй, нык бул, бирешмә.

Мин бәхетле, туган илем мине
Үз баласы итеп санаса.
Үзем салган язмыш сукмагында
Саф йөрәкле булып калалсам.
Шул сукмактан әкрен генә атлап,
Эзләремне шунда салалсам.

Ижау шәһәре.

Кәүсәрия Шәфыйкова
Нигез

Шушы нигездә үткәрдем
Гомернең күбрәк өлешен.
Шушында калдырып киттем,
Елларның алтын-көмешен.

Эзләп кайттым, барысын да
Саклап торган газиз нигез.
Минем байлык әйтерсең лә
Җәйрәп яткан чиксез диңгез.

Юк, берсен дә бирми нигез,
Тамызмый ул тамчысын да.
Ядкарь итеп саклый барсын —
Татлысын да, ачысын да.

Күз яшемне сөртә җилләр,
Хатирәләр сырып алды.
Алмаш-тилмәш бишегенә
Берсе алды, берсе салды.

Нигез шулчак телгә килде,
Тыңлап торам башым иеп:
“Юк, берни дә бирә алмыйм,
Кайт, сагынган саен кайт син,
Үз нигезем көтә!”- диеп.
Кайтырмын!

Яңавыл шәһәре.