Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 35-2016
2.09.2016

Әдәби сәхифә 35-2016

Әлфирә Низамова
Укытучыма

Кулларымда олы букет иде
Күзләремдә — бәйрәм шатлыгы.
Хыялымда — шигъри могҗизалар,
Күңелемдә — бантик аклыгы.

Бик сак кына кагылып кулларыма,
Тәүге тапкыр миңа дәштегез.
Серле дөнья вәгъдә иткән сыман
Белем ишекләрен ачтыгыз.

Гыйлем дөньясына юлны ачтык,
Тормыш тәҗрибәсе җыйнадык без.
Шаян булдык. Шулай булсак та, Сез
Сабырлыгыгызны җуймадыгыз.

…Белем илләренә сәяхәтләр…
Ай-һай озын урау юллары,
Тик һаман да мине озата бара
Укытучымның җылы куллары.
Өмет тулы якты уйлары,
КЕШЕ булсын, дигән хыялы.

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Август ае

Үтеп бара җәй айлары,
Чәчәкле шәлен изәп.
Истәлеккә хәтерләрне
Ромашкаларга бизәп.

Ак төсләр — каеннар төсе
Чуклары җиргә тигән.
Кыр, болыннар һәм урманнар
Әле яшел төс кигән.

Яңгырга юмарт болытлар
Боек быел әллә ни…
Бик еш кына күңеле тулып,
Күз яшьләрен әйдәли.

Кояш чыгып елмая да
Кача болыт артына.
Җитми аның җылылыгы,
Күңел нурга тартыла.

Күлдә дулкын куып уйный
Августның серле җиле.
Тиздән, балланып, алтын көз
Балкытыр туган җирне.

Воткинск шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Кыңгырау чыңы

Көзләрдә яңгырый беренче кыңгырау,
Соңгысын тыңлыйбыз һәр язда…
Никадәр кадерле мизгелләр булганын
Белмидер, сизмидер бик азлар.

Өметләр, хыяллар кыңгырау чыңында,
Күкләрнең капусы ачыла…
Күңелдә, йөрәктә мең төрле уй-моңы,
Сагышы татлы да, ачы да.

Күптәннән сызылган хыялның төз юлы —
Кыңгырау чыңында барысы…
Ә алда — таулары, упкыннар үтәсе,
Сикәлтә юллардан барасы.

Иң изге теләкләр, догалар тигезли
Барачак чокырлы юлларны.
Киң җәеп колачын, туган ил чакыра
Тормышка кызларын-улларын…

Яр Чаллы шәһәре.