Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 32нче сан
13.08.2015

Әдәби сәхифә 32нче сан

Уйланабыз: “Дөрес бараммы?” — дип, Тик гомерне булмый үзгәртеп. Тормыш буйлап җилдерәбез генә Тирә-ягыбызны күзәтеп…

 

Гөлфия Исхакова
Кайтмый калсам…

Кайтмый калсам туган якка
җәйге көндә —
Кителгәндәй була
күңел еллар буе.
Төшләремә кереп
һәр көн гаҗиз итә —
Әрәмәләр, тау битләре,
инеш буе.

Язлар килсә,
тургай җыры искә төшә,
Гөрләп үскән иген
кыры — җәйләрендә,
Яфрак койган сары
көздә шикләнмичә —
Сизеп торам
туган җиргә әйдәренә.

Көтеп ала кайтканымны
кара шомырт,
Җимешләре татлы булып
пешкән чакта.
Күңелемә якын булып
калган хәтта —
Зәһәр уклы кычытканнар
һәрбер чатта.

Юксынудан без җырлаган
яшьлек җырын,
Төз тупыллар, сагышланып,
мамык коя.
Чишмә суы булып
аккан ул елларга —
Күпме гомер, күпме язмыш,
хәтер сыя.
Кайтмый калсам
җәй аенда туган якка —
Көнем ямьсез, ашым тәмсез,
җан тынгысыз.
Кояш түгел, күктә ай да
тоныклана,
Үткер каләм илһам тапмый,
көйсез, моңсыз.

Воткинск шәһәре.

 

Мәйфрүз Шәрәфиева
Байлыгым — Иманым

— Баймы син? -дип сорыйлар миннән, —
Кенәгәңдә ничә меңең бар?
— Андый мөлкәтем юк, әмма мин бай.
Чөнки минем Ислам динем бар.

Бай мин, дуслар, һич тә зарланмыймын,
Ул байлыгым — минем Иманым.
Адәм баласының зур дәүләте
Иман булуына инандым.

Шундый бәндәләрне ярлы саныйм —
Кемнәр ышанмыйлар Аллага.
Кем иманын сата байлык өчен,
Кем дөнья малына алдана.

Бар ул Ходай, бар ул хак Тәгалә,
Бар Пәйгамбәребез Мөхәммәд,
Ислам динен, Иман биргән өчен
Ходай Тәгаләмә мең рәхмәт.

Әгерҗе шәһәре.

Зәйнәп Зәкиева
Сукмакларга еллар кунган

Күктән йолдыз чүпләп бирмәдең син,
Бүләк иттең тауда гөлчәчәк.
Зәңгәр чәчәкләрдән якты, матур,
Гүзәл булсын диеп киләчәк.

Тау чәчәген менә ничә еллар
Синең төсең итеп җыямын.
Тәүге тапкыр чәчәк җыйган тауга
Барып кайта минем хыялым.

Сукмакларга инде еллар кунган,
Бергә йөргән тау битеннән узам.
Сине уйлап, күзләремне йомам…
Сукмакларга инде еллар кунган.

Актаныш районы,
Мерәс авылы.

Лилия Рә
Син югында

Ерак китмә,
синсез көзнең
үзәгемә үтә җилләре.
Яфрак түгел,
сагыш каплый
яшем тамган юеш җирләрне.

Синсез итмә,
синсез җәйнең
тәмли алмам өзеп җиләген.
Эссе җәйдә
өшермендер,
җылытмаса синең йөрәгең.

Кышлар буе
калтырармын,
утлар тапмам учак алдында.
Ап-ак карның
ямен күрмәм,
яшәмәсәң әгәр җанымда.

Язлар язмы,
гөлләр азмы,
хисләр назмы,
дөнья тармы,
яшәү бармы
син югында?!

Сарапул шәһәре.