Әдәби сәхифә 30-2017
Роза Фәрхетдинова
Уйлансагыз иде
Ана бит ул — Җир-ана белән тиң,
Җир-ана һәркемне туйдыра.
Саф һава, яшеллек – барын бирә
Бар да әзер, тик куллан гына.
…Ана бара, кулында тәмәке,
Арбада ята яшь баласы.
Нарасыйның күзе анасында,
Тик күрә ул төтен боҗрасын.
Үз баласын агулап үстерә,
Кыскартып гомерен баланың.
Ничек инде мондый аналарны
Ана диеп атап була соң?
Нәрсә таләп итәр баласыннан
Мин-мин диеп йөргән аналар.
Гомер буе төтен исе иснәп
Агуланып үскән баладан.
Ул баланың әле укыйсы бар,
Гыйлем туплап, дөнья көтәсе.
Кыз баланың сабый тудырасы,
Ул үстереп, кеше итәсе.
Уйлансагыз иде бу турыда,
Гөнаһсыз сабыйлар хакына.
Үзегез тудырган бит аларны
Яшәргә, дип, якты дөньяга.
Үсеп җиткәч, балаң начар, диеп,
Кайгылары килмәсен иде.
Үз балаңа хыянәтләр итеп,
Үкенүләр булмасын иде.
Ижау шәһәре.
Рәмзия Җиһангәрәева
Хәтереңә сал!
(Бер нәсыйхәт)
Фани дөньядан киткәндә,
Өч-дүрт көнлек эшең калсын.
“Иртәрәк китте бакыйга”, —
диеп елар кешең калсын.
Җирдә эзем калсын дигән,
Игелекле гамәл кылсын.
Уртак малга өлеш салсын,
Тирә-ягын гөлдәй корсын.
Хезмәтеңне дәвам итәр
Ул-кызың — алмашчың булсын.
Догачы варисың үссен,
Изге теләк теләп торсын.
Җимешеннән авыз итәр
Үстергән агачың булсын.
Тоткан юлыңны дөрес дип,
Эзеңнән килүчең булсын.
Дөньялыкта саклан берүк
Күз буяу, ялган, яманнан,
Күңелеңне каралтучы
Хөсетлек һәм хәрәм малдан.
Үзең белән алалмассың
Һичбер малын бу дөньяның.
Гыйбадәтең, изге догаң
Таянычы синең җанның.
Сокланып сөйләр гадәтең,
Искә алыр сүзең булсын.
Кылган гамәл, игелегең
Гомерең булып сузылсын.
Нәфесеңне тыя белсәң,
Булганына шөкер кылсаң,
Иманлы һәм гадел булсаң,
Димәк, син иң диндар инсан.
Кичкетаң авылы.
Рәзилә Хәмидуллина
Болгавыр да соң бу дөнья
Бер-беребезне күрмичә дә әллә кая
Ашыгабыз. Билгесезлек җанга тия.
Кемнәр кемне тикшерәдер, әй болгавыр,
Тынгылык юк эштә, өйдә, җанда, тәндә.
Олау белән ташыганнар читтә кала,
Тикшерүче киң елмаеп, ришвәт ала.
Бирсә риза, бирмәсәләр — сорап ала
Без фәкыйрьгә, әй болгавыр, кысан дөнья.
Сантиметрлап үлчиләр тын алганны
Ничек кенә итсәләр дә, бу ялганны
Ходай күрә. Бер-бер артлы сыный безне.
Тигезләр дә куяр беркөнбарыбызны.
Дөнья кысан булса да, шул без фәкыйрьгә
Иркенәеп киткән чаклар була, анысы.
Зәгыйфь иман баш калкытса, нәфес уйный,
Тамыр җәйсә, күңелләрдә мал кайгысы.
Рәхәткә түгел, михнәткә чыдар, диләр,
Без кешеләр михнәт өчен туганбыздыр.
Рәхәт чакның рәхәтлеген михнәт килгәч,
Кыенлыклар кичеп кенә аңлыйбыздыр…
Бер-беребезне күрәсе дә килмәгән чак,
Дәшми-тынмый ашыгабыз без соң кая?
Кемнәрне без тикшерәбез, кемнәр — безне,
Аңламассың, ник болгавыр соң бу дөнья?
Иж-Бубый авылы.
Азат Гаталы
Түзәр микән йөрәгем?
Көнем, аем, елым…
Синдә генә уем.
Башкайларым инде
Тәмам буталган.
Унга, йөзгә бер
күренәсең күзгә.
Сагынуга түзми
Вакыт тукталган.
Качып-посып йөреп,
Тәрәзәңнән күреп,
Карашыңны атма
Безнең бакчага.
Мин үзем дә шашып,
Бер күрүдә гашыйк.
Күземне дә салмыйм
Синнән башкага.
Өннәремдә күрдем,
Төшләремә кердең.
Сискәнеп уяндым
Шунда саташып.
Тормыш юлларында,
язмыш кулларында…
Сөю урманында
Беттем адашып.
Нигә ярсый күңел?
Һаман бергә түгел.
Тагын күпме түзәр
Инде йөрәгем?
Әгәр сөю килсә,
Ходай насыйп итсә,
Ачар идек бергә
Аның серләрен!
Ижау шәһәре.
Рима Зарипова
Бурыч
Үз гомерендә ир-ат тиеш, диләр,
Өч бурычны төгәл үтәргә:
Йортлы булу, агач утырту
һәм нәселне дәвам итәргә.
Горурланып сөйли көчле затлар:
“Үтәдем, — дип, — барлык бурычны.
Йорт та салдым, агачларым үсә,
Күрегезче минем улымны!”
“Йортың – күркәм, бакчаларың – матур,
Чын ирләрнең эше бу!” – диләр.
Хатын-кызның бурычларын гына
Төгәл генә әйтеп бирмиләр.
Тоташ бурычлардан тора, ахры,
Хатын-кызның бөтен тормышы.
Ана булу, гомер бүләк итү –
Бурычларның иң-иң зурысы.
Кызың өчен җаваплы син ана,
Улың өчен – тагын бурычлы.
Бары аналардан, хатын-кыздан
Тора, ахры, асылы тормышның.
Кичкетаң авылы.
Венер Садыйков
Өмет
Өмет белән яшимен мин,
Яшәп тә булмый ансыз.
«Өметсез – шайтан», — ди халык,
Өметсез кеше — аңсыз.
Кояш иркәли чәчемнән
Сөйгәнем кулы кебек.
Өмет белән яшәгәнгә
Бәхетем тулы кебек.
Өметсезлеккә бирелү,
Өмет өзү — халәт ул.
Киләчәккә өмет баглау —
Бик тә күркәм гадәт ул.
Өмет белән яшимен мин,
Килә биек менәсе.
Баш бармагымны күрсәтәм,
Тормыш гөрли, янәсе.
Ижау шәһәре.