Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 30-2016
27.07.2016

Әдәби сәхифә 30-2016

Коела инде куралар…
(нәсер)

Елның иң гүзәл фасылы — ямьле җәй айлары. Кура җиләге җыярга дип, яшәгән җиремә кул сузымы гына булган урманга керәм. Һәр агач, һәр яфрак “Рәхим ит!” дигәндәй дустанә елмаеп, кочагын җәя. Урман кура җиләге аеруча файдалы. Алар әйтерсең лә: “Мине өз!” — дип, үзләренә дәшәләр. Хуш исле җиләк авызда эри. Берсен дә үпкәләтәсем килми, ашыга-ашыга җиләк җыям. Искиткеч саф һава, тынычлык һәм иркенлек, урманда беркем беркемне җәберләми, барысына да урын җитә. Нарат, чыршы, миләш агачлары арасыннан кояш нурлары саркылып үтеп керә. Урманда сихри тынлык. Бу тынычлык миңа да күчә.
Монда вакыт та салмаграк уза. Анда-санда ябалак уфылдавы гына ишетелә. Бар да тансык. Бөркү дә түгел, кичәге яңгырдан соң тирә-юньдә искиткеч сафлык хөкем сөрә. Төрле үләннәр: куян кәбестәсе, бака яфрагы, наратбашлар кинәнеп үсеп утыралар.
Өзәр алдыннан:
— Шифага-дәвага сый-нигъмәтләреңне алырга рөхсәт ит әле? — дип, урманнан сорарга кирәк. Чәйгә дип тукранбаш чәчәген, кыргый карлыган яфрагын өзәм. Кешеләр ял йортларына барып, тәннәрен дәваласалар, ә урман җанны сихәтли. Бер черегән агач төбеннән, миннән куркып, кара елан шуышты, чак кына өстенә басмадым.
…Күптән бу сукмаклардан йөргәнем булмады. Элегрәк бу юллардан иркәм белән бергәләп уза идек. Кулларда — куллар, сөйләшеп сүзләребез бетми иде. Куралар — бәхетле елларның шаһиты. “Гомергә бергә булырбыз”, — дип уйладык. Ләкин аяусыз язмыш сине миннән мәңгелеккә тартып алды. Менә хәзер бу урманнарда ялгызым адашып йөрим.
Ике бөртек кайнар күз яшем кура яфраклары өстенә тамды. Кәккүктән:
— Әйтче, зинһар, минем сагышларым кайчан бетә? — дип сорыйм. Саныйм: “Бер, ике, өч, дүрт…” У-у, бигрәк күп икән әле түзәселәрем! Боегып, агач кәүсәсенә сарылам. Мине юатып, берәү дә кочагына алмый шул. Чү, кинәт җил белән чайкалып, агач ябалдашлары иңнәремә кагылды. Менә бит, рәхмәт яугырлары, бар. Бар икән ләбаса хәлемә керүчеләр!..
— Рәхмәт сиңа, урман, безнең эзләрне, хатирәләрне саклаганыңа! — дим.
…Сагышым басылды, күңелем тынычланды. Кышкы салкын кичләрдә, юмарт урман биргән күчтәнәчләр — дару үләннәре, кура җиләге белән чәй эчкәндә, урманны һәм сине сагынып искә алырмын.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Мөлдерәмә

Мөлдерәмә тулып ага
Күңелемнең чишмәсе.
Чайпалмасын саклар серем,
Ят моңга бирешмәсен.

Җанда әллә урман шавы,
Әллә кошлар тавышы?
Сөюдән калган кайтаваз
Җанның көзгә авышы.

Тавышыңнан эзләп барам
Югалгансың, югалган…
Безнең яшьлегебез сыман
Хәтердә генә калган.

Яшь сыман иде саф күңел,
Сөеп туймаслык иде.
Нигә әле алтын көздә
Җан сызды, кырау тиде?..

Мөлдери дә тулып ага:
Күңел күгем ташыган.
Җан-бөремә җылы эзләп,
Язларыма ашыгам.

Воткинск шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Авыл кызы

Шәһәр һәм авыл тормышы
Җир белән күк арасы.
Яшьтән тормыш авырлыгын
Татый авыл баласы.

Авыл кызы эшләп үсә,
Бөтен эшне дә белә.
Никтер аннан шәһәр кызы
“Деревня”, — диеп көлә.

…Дүрт, биш, алты яшьтә инде
Без кул астына кердек.
Әнкәй нинди йомыш кушса,
Берсүзсез үтәп йөрдек.

Унике яшемдә бардым
Әткәй белән урманга.
Агач кисеп аударырга,
Пычкы башы тотарга.

Печән җиткәч, аны җыйдык
Болыннарда, аланда.
Олылар белән беррәттән
Кайттык кояш батканда.

Кызу озын көннәрдә
Чүп утадык басуда.
Бала гына булсак та,
Тимәде су йоту да.

Авылда бит ял көне юк:
Иртә тор, тотын эшкә.
Иркәләнеп яту тими,
Торасың иртән биштә.

Бер җәйне чаука*
тарттырдым —
Атта йөрдем “ял итеп”,
Мескен атның канын эчкән
Кигәвеннәрне тетеп.

Колхоз эшләреннән кайткач,
Өй эшләре башлана.
Су ташулар, мал эзләүләр
Һәркөнне кабатлана.

Бала җилкәсенә төшә
Булмаса әни кеше.
Тавык чүпләсә дә бетми
Авылдагы йорт эше.

“Колхоз”, “деревня”, “сельпо” дип,
Каян табалар сүзен?!
Шәһәр кызы, бик шәп булгач,
Һөнәрең күрсәт үзең!

Ижау шәһәре.

Чаука*- чыбык. Печәнне чаука белән тарттыру.

Зәбир Хәлимов
Чигәр идеңме син кулъяулыклар?

Чигәр идеңме син кулъяулыклар,
Тормышыңда соңрак мин килсәм…
Син — язмышым, соңгы мәхәббәтем,
Бердәнберем минем бул, дисәм?..

Аңлар идеңме син, әй аппагым,
Күзләреңә бары карасам.
Йөрәгемдә янган уй-хисләрем
Җырлар аша сиңа юлласам?..

Сөяр идеңме син, алларыңа
Мәхәббәтең сорап тезләнсәм.
Бер алдыңа, биш артыңа төшеп,
Мәжнүннәрдәй сөю теләнсәм?..

Әллә сиздермичә яныйммы соң,
Читлекләргә ябып җанымны…
Яки миңа сирәк-мирәк тигән
Бәхет мизгелләрен саныйммы?!

Яр Чаллы шәһәре.

Әминә Гайфуллина
Ышанам

Җәйләр саен кайтмый калганым юк,
Сагынам сине, авылым — Акъярым.
Сиңа кайтсам, мин яңадан туам,
Искә төшә сабый чакларым.

Авылым да, халкы да үзгәрде,
Үзгәргәнгә бугай замана.
Авылымның урта бер җирендә,
Калкып чыкты көмеш манара.

Намаз вакытын искә төшергәндәй,
Моңлы итеп азан әйтәләр.
Эх, кызганыч, шушы үзгәрешне
Күрми китте әнкәй-әткәйләр.

Алар шаһит иде, авыл уртасында
Дин әһелләрен атканнар.
Манаралар кисеп аударылган,
Мәдрәсәләрнең барын япканнар.

Гомерем буе башымда бер сорау:
Динне бетерү кемгә кирәккән?
Дин бит бары адәм балаларын
Яхшылыкка гына өйрәткән.

Партбилетны иман дәфтәренә
Алыштырып куйды кайберләр.
Менә ничек алышына дөнья,
Үзгәрә дә куя гомерләр!

Димәк, алар ничә еллар буе
Диннең сулышына сусаган.
Киләчәктә дин киң колач җәяр,
Диеп ышанам мин, ышанам.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Җәйге халәт

Күңелләрдә әле җәй халәте:
Кояш, болыт, яшен, яңгырлар.
Аллы-гөлле күңел аланында
Утлап йөри атлар, колыннар.

Чәчәкләрдән чәчәкләргә күчә,
Матурлыкта йөзә карашлар.
Күңел күге аҗаганлы әле,
Серкә очыра бодай, арышлар.

Йөрәкләр дә җәйнең үзе кебек
Әле тына, әле җилпенә…
Кул, аяклар биеп кенә йөри
Печән исе, җиләк көенә.

Җаннар җылы, җәйге кичләр сыман
Күңел кылы, гүя сандугач.
Их, башкача була аламы соң
Тирә-якта ямьле җәй булгач?!

Исәнбай авылы.