Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 3-2017
19.01.2017

Әдәби сәхифә 3-2017

Яшьлегем тәрәз какканда
(нәсер)
Кышкы озын кичләрнең берсе. Бетмәс-төкәнмәс уйларыма чумып, тәрәзә янында утырам. Шулай кайчагында күңелемдә кузгалган уйлар буранын басып, уйламаска тырышып карыйм. Мөмкин түгел икән.
Уйлар йомгагын күпме сүтәсе булыр иде микән, черт-черт иткән таныш тавышка сискәнеп китмәсәм. Әйтерсең лә берәү тырнак очлары белән генә тәрәзәгә кагылып ала да, тышкы суык белән өй җылысы арасында катып калган пыяланың күңелен кузгата. Пәрдә читен күтәреп карыйм.
— Кем бар анда?
Бу сорау тынлыкны бозучының кемлеген ачыклар өчен түгел, ә, бәлкем, аның килгәнлеген ишеткәнне, көткәнне белгертү максаты белән бирелгәндер. Янә: “Мин ишеттем сине. Мин көттем, зарыгып көттем, ниһаять, килеп җиттең!”
Менә хәзер ул дәшми генә тәрәзә каршына килеп басар да елмаеп күзләремә текәлер. Пәрдәне капласам, тагын чиертер. Кашлары ярсу дулкыннардай уйнар, карашларыннан кайнар очкыннар сибелер. Мәхәббәт очкыннары! Ләкин тәрәзә артында җил көенә вальс биюче кар бөртекләреннән гайре берни дә юк.
— Мин бу, кар бураны. Җәяүле буран мин. Ә син, хыялый, һаман көтәсең. Янәшәңдә утырган сөеклең, шушы суыкта көрт ерып, тәрәзә шакып йөрер дип өметләнәсеңме?!
Буран, биюдән туктаган кар бөртекләрен туздырып, йөткерә-йөткерә көлде.
— Юк инде. Тәрәзә артында яшьлек мәхәббәтемне, хезмәт урыныннан ялга кайткан солдатны күрәсем килә минем.
— Һай, хәйләкәр хатын-кыз, ай, хәйләкәр! Ул килсә, чыгарсыңмы?
— Көлмә, ихласлыгымнан көләр­гә ни хакың бар? Егет янына яшь җилкенчәк күңел күптән чыгып йөгергәндер инде. Артыннан әни: “Кая чаптың, өстеңә калын ки, салкын тимәсен. Озак торма анда!” — дип кычкырып та калгандыр.
Әнә, буран эчендә, таныш чалымнар да күренә. Төз гәүдәле, баһадир егетем! Диңгезче!
Чү, кемне назлый, кемне коча ул?
— Әй, җүләр! Үзеңне ич, яшь­легеңне сөя, назлый егетең! Ак күбәләктәй кар бөртекләре битләргә куналар эреп, мәхәббәт утында кызган яңаклардан, язгы иркә тамчылардай, дәртле иреннәргә тәгәрәп төшәләр.
Буран да кәрнизгә сөялеп ял итә, минем хыялыма соклана. Хәзер хәл җыяр да тагын йөгерер. Җирне капшап-капшап йомшак кары белән төрер. Урманга ашыгыр, һәр куак-агачка мамык туннар, бүрекләр өләшер. Баланнар, миләшләрнең уттай янып торган тәлгәшләренә сокланып, чигүле шәлләргә төрер. Урманда эшләрен төгәлләгәч, янә авылга кайтып, тар тыкрыкларда адашып, ишек, капка төпләренә кар өеп-өеп китәр. Йөреп туйгач, йорт түбәләренә менеп, кайнар морҗа төтенлекләренә сызгырып уйнар, ябылып бетмәгән капка-ишекләрне шакылдатып шаярыр. Арыгач, алма бакчасына кереп, бишегендә тибрәлеп йокыга китәр.
Буранга ияреп, авыл әйләнгән күңелемне, сөеклемнең шелтәле тавышы урынына кайтарды.
— Тәрәзәдән күзеңне ала ал­мыйсың, килгәнме әллә берәрсе. Кемне күрдең анда?
— Ю-ю-юк, буран гына…
— Шундый буранда яныңа килеп йөргәнне хәтерлисеңме?! Менә егетлек, җүләрлек, ә!
Картайган берәүләр, көлеп утыра, имеш. Егет чакларын, танышып, очрашып йөргән вакытларны, кышкы салкыннардан, җил-давылдан көчлерәк булган мәхәббәтнең тарту көчен үзе дә миннән ким сагынмыйдыр әле…

Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре.

Әлфирә Низамова
Шагыйрьләр

Шагыйрьләрне сәер халык, диләр,
Алай түгел бер дә, минемчә.
Алар бары күңел белән күрә,
Җан авазы белән сөйләшә.

Хисе — дәрья, моңы үзгә аның,
Күңел нечкәлеге — кыл гына.
Башка берәү таптап узган гөлне
Ул терелтә ала — шул гына!

Сәер халык, диләр, шагыйрьләрне
“Хыялыйрак”, — дип тә өстиләр.
Алар исә уй-хисләре белән,
Йомшаклыгы белән көчлеләр!

Алар өчен кылыч чыңы юк ул,
Сүзләр — ядрә, каләме — ук, бары.
Акыл, зиһен хөкемдары булса,
Кәгазь бите — аның көрәш кыры.

Сиздермичә җаннар мүкләнсә дә,
Шул “сәерләр” безне уята…
Күпләр әле гафләт йокысында…
Шигъри җаннар каләм уйната!

Шатлыкларны ике итә белә,
Кайгыларның ала яртысын.
Сәерлеген белмим,
тик шагыйрь ул
Йөрәк белән яза — бары шул!

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Күрмәдең…

Тоташ ут булып янды йөрәгем,
Күрмәдең бит, әллә теләмәдең?..
Хисләремә булган шигең белән
Йөрәгемне бары телгәләдең.

Матур сүзләрең дә болай гына
Әйтелгәндәй төсен югалттылар.
Вакыт күрсәтер, дип, киләчәктә
Өметләрем бары юаттылар.

Үзең сизми йөрәктәге бозны
Эреттең бит кайнар сулышыңда.
Ышандырып сөю барлыгына
Яшәү көче бирдең тормышыма.

Аңламадың! Теләмәдең әллә?
Гашыйк булган назлы күңелемне.
Хис чишмәсе булып, синең алда
Юкка гына әллә түгелдемме?

Җырың моңы булып китеп барам,
Язгы Шушма суы сыман ташып.
Юлларыңда йолдыз булып балкыр
Минем сөю, зәңгәр күккә ашып.

Воткинск шәһәре.

Азат Гаталы
Бәхет белән уйнап маташма

Бәхет дигән тойгы телдә түгел,
Бәхет тойгылары күңелдә.
Матур-матур сузләр чыкса да гел,
Тамырлары йөрәк түрендә.

Жил-давылга каршы барып була.
Салкын кышын яуган карын да
Юлдан көрәк белән атып була
Көчең, сәламәтлек барында.

Җиләк-җимеш пешкәч, ашап йөрим,
Бакча ызанына абынып.
Тик бәхетне генә таба алмыйм
Эзләсәм дә, шәмнәр кабызып.

Йоклаганда төшләр генә юрый,
Син тиешсең аны табарга.
Ул җимешсез яшәү авыр, булмый,
Кирәк авыз итеп карарга.

Шулай, күзне ачып уянуга
Ул тойгыдан җилләр исәләр.
Ыгы-зыгы дөньясына чумып,
Юкка әллә кая китәләр.

Кеше өчен тормыш — ул зур сынау,
Бәхет белән уйнап маташма.
Булганына күзең ачып кара,
Булмаганны эзләп саташма.

Ижау шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Тынлык

Тынлык…
Ә артында яшеренгән чынлык,
Бик теләп тә әйтелмәгән сүзләр,
Битлекләрен кигән кара йөзләр.

Тынсыз калып дәшмәү — бәлки рәхәт?!
Тик тел булып әйтмәү — чир ул, зәхмәт.
Гаделсезлек күреп, йому күзең —
Димәк, куркып калу, бөгү тезең.

Гакыл белән теләгеңне басу —
Йөрәгеңне дарга куеп асу.
Яратып та сөям димәү — оят,
Әй син, кеше, хисләреңне уят!

Ни кылсаң да, гомеркәйләр үтәр,
Хыял байрагыңны өскә күтәр!
Берәү: “Дога кыл!” — дип сузар унлык,
Тиздән килер мәңгелеккә тынлык…

Яр Чаллы шәһәре.

Зөлфия Муллина
Рәхмәт сиңа

Рәхмәт сиңа, сөю касәсеннән
Татлы ширбәт эчергәнең өчен.
Син булмасаң, җаным, бу дөньяда
Белмәс идем бу ярату хисен.

Шифа яңгырлары бүләк иттең,
Көзге чәчәкләрем коелганда.
Язгы аҗагандай кабындым мин
Синең күкрәгеңә сыенганда.

Бәхетем, дип кабул иттем сине
Ник соң Ходай аны күпсенде?!
Җете кызыл тиз уңа шул, диеп
Юаттым мин шулчак үземне.

Рәхмәт, җаным, барысы-барысы өчен
Пар канатым булып калмасаң да.
Син кабызган сөю утларында
Минем белән бергә янмасаң да.

Уртак күпер янып бетте инде,
Сүрелеп бара уртак учак та…
Күңел белән бары кайтам кайчак
Синең белән узган ул чакка.

Исәнбай авылы.