Әдәби сәхифә 28-2017
Гөлфия Исхакова
Туктап тор әле, вакыт
Вакыт, нигә ашыгасың?
Туктап тор әле бераз.
Сокланып сихри шаукымга,
Сизелми үтелде бу яз.
Кышын өлгермәдем хәтта
Ап-ак карда аунарга.
Оча-оча шуар өчен,
Менәлмәдем тауларга.
Хәзер инде шау чәчәктә,
Хуш ис бөрки җәй ае.
Туктатыр өчен бер мәлгә
Һич кенә чыкмый җае.
Күбәләктәй гөлдән гөлгә
Кунасы килә уйнап.
Җыр булып үтәсе килә
Язылган язмыш буйлап.
Воткинск шәһәре.
Әлфирә Низамова
Әйтә алмыйм
Мин акыллы, диеп әйтә алмыйм,
Ялгышлар да булды тормышта.
Хаталанып, сабак ала алдым
Рәхмәтле мин шуңа язмышка!
Сөйкемле мин, димим, юләр түгел
Үз-үземне шулай мактарга.
Тик шулай да хәтер кайтып килә
Чәчәк кебек чибәр чакларга.
Сабыр, диеп, мин мактана алмыйм
Үксегән бар кайгы- сагыштан…
Егылмаска өйрәткәне өчен
Рәхмәтле мин ошбу тормышка.
Мин юмарт, дип шапырына алмыйм,
Саран булам кайчак чарасыз…
Нишли алам: күңел юмарт та ул,
Тик кесәләр һәрчак акчасыз.
Көчле мин, дип, аваз сала алмыйм,
Беләгемдә көчем чамалы!
Акыл белән йөрәк тапты һәрчак
Көчлеләрне егар чараны!
Мин бәхетле, диеп кычкыралмыйм,
Бәхетле күк бүген булсам да…
Ә иртәгә шатлык, кайгынымы,
Кемне кертер ишек, бусага?
Исәнбай авылы.
Дилбәр Хәмәтдинова
Әти-әнигә
Сагынуымны сезгә әйтер өчен
Табып булмас, ахры, сүзләрне.
Беләсезме, бик күрәсем килә
Җанга якын нурлы йөзләрне.
Сез бит минем йөрәк түрендәге
Балкып янган якты кояшым.
Килә сезнең назлы елмаюны,
Җылы карашларны тоясым.
Балачакта уйландырмый иде,
Хәзер аңлыйм: сез иң яхшысы!
Ераклардан мине тартып тора
Гаилә учагының яктысы.
Сезнең янда мин һәрвакыт бала.
Барлык мәшәкатем онытыла.
Кайда барсам, кайда йөрсәм дә,
Күңелем туган йортка омтыла.
Сезгә булган рәхмәт хисләремне
Салам шушы шигъри юлларга.
Сездән яхшы әти-әни юктыр
Бу тылсымлы фани дөньяда!
Ижау шәһәре.
Роза Фәрхетдинова
Соңгы сулыш
(Теплоход авызыннан)
10 июль — “Булгария” теплоходы баткан көн
Илле алты әле күп яшь түгел,
Минем кебек теплоходларга.
Кулдан кулга биреп ташламыйча
Ремонт тисә үз вакытында.
Бу фаҗига килеп чыкмас иде,
Чыгарсагыз мине тикшереп.
Ватык детальләрнет алмаштырып,
Төрле кимчелекне бетереп.
Мин бит белдем ни белән бетәсен,
Бу чыгуым булды соңгысы.
Берничек тә коткара алмадым,
Нишлим соң мин, беткәч язмышым.
Батып ятам суның асларында,
Инде чыга соңгы сулышым.
Бик авыр бит миңа кичерүе
Балаларның актык сулышын.
Кеше язмышында уйнадыгыз,
Акча корбанына әйләнеп.
Карындагы газизләр газабы
Үзегезгә кайтыр әйләнеп.
Ижау шәһәре.