Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 28-2016
14.07.2016

Әдәби сәхифә 28-2016

Әхәт Фаррахов рәсеме

Әхәт Фаррахов рәсеме

Олуг шагыйребез Чыңгыз Мусинның 16  июльдә туган көне. Шигырьләре белән һәр укучыга җәй бүләк итүче, тирән фәлсәфи фикерле аксакалыбыз “Яңарыш” газетасының эчтәлеген баетуда күп еллар үзеннән зур өлеш кертә.
Шагыйрьнең илһамчысы — туган ягы. Аның һәрбер үзәне, калкулыклары, хәтфә чирәм түшәлгән су буйлары, анда чирәм йолкып йөргән каз бәбкәләре аңа яшәү яме бирә, каләменнән шигырь булып түгелә. Татар гореф-гадәтләре, авыл тормышы, яшәү мәгънәсе турында уйланып язган әсәрләрен укып туган якка кайтып килгән сыман буласың, балачак хатирәләренә биреләсең. Уйландыра, тетрәндерә, җанга дәва бирә аның шигырьләре.

 

 

 

Чыңгыз Мусин
Авыл иртәсе

Үзем уяу, башта хыял,
Әле ал таң атмаган.
Тышта әле һәр тарафны
Кара пәрдә каплаган.

Әле алсу таң тумаган,
Эңгер-меңгер чак кына.
Төн кунып калган манзара
Пәйда булыр яктыда.

Күңел кылларын тибрәтер
Таң нурының балкышы.
Яр буендагы талларга
Кунып сайрар таң кошы.

Еракта җиһан күгенең
Күкрәве ишетелә.
Иртәңге таңда явымның
Саф дымлы исе килә.

Таңнарда туган хисләрнең
Чикләре юк, киртәсе.
Килер таңнан изге көннәр
Көтә авыл иртәсе.

Мин тормышта беркем түгел,
Тик хыялый бәндәмен.
Һәр иртәләрдә күзәтәм
Хөр табигать хәлләрен.

Үзгәрде мохит, үзгәрде,
Шуңа борчыла күңел.
Никтер табигать хәлләре
Элекке кебек түгел.

Гүя язмыш тормыш гамен
Миңа гына бәйләгән.

Шул гамь белән Җир шарының
Күчәрендә әйләнәм.

Хатирәләр

Чыгып йөрим яланнарга,
Күк томаннар таралганда.
Яшь бөреләр яралганда,
Үткәннәрне барлап йөрим
Хатирәләр яңарганда.

Миңа инде нинди чара?
Хәтерләрдә булган чама.
Гомер буе истә калган
Хатирәләр алдан чаба.

Күп ишеттем ялган-яла,
Йөрәгемдә калды яра.
Күпне күргән гомеремдә,
Белмим, күпме калган ара.

Хәтердәге хатирәләр
Калды безнең башта гына.
Бик күпләре сүзсез генә
Керде туфрак асларына.

Сирәгәйде авылдашлар
Сорар өчен киңәш-табыш.
Йөрәкләрдә күпме яра,
Йөрәкләрдә күпме сагыш.

Изге җаннар, затлы җаннар,
Күп яшәде авылымда.
Бергә-бергә күп күтәрдек
Җиңелен дә, авырын да.

Инде хәзер башка заман,
Хатирәләр башта һаман.
Барлы-юклы зиһеннәрне,
Язмыш чәчеп ташламаган.

Гомеркәйләр үтә генә,
Таңда томан күтәрелә.
Без теләгән бәхет гөле
Үсә хыял түтәлендә.

Көзләргә ерак әле

Ямансулана күңелләр
Кичләрдә, иртәләрдә.
Яшьтәшләр юксындыралар
Читләргә китәләр дә.

Көннәр дә кыскарган кебек,
Күңел хушланган кебек.
Тик йөрәкнең бер читендә
Урын буш калган кебек.

Утырам ялгыз көемә,
Туган көнем июльдә.
Дөньяга аваз салганмын
Сәрби әби өендә.

Яшь гомерләр агып китте
Тормыш дигән дулкында.
Йөрәккәем, син сулкылда,
Сазым калды бер кылда.

Күпне күргән гомер юлы,
Күңелдә сагыш тулы.
Сынатмаска дип дерелди
Сазымның зәгыйфь кылы.

“Сынатма”, — дип пышылдыйлар
Язларның иртәләре.
Мин һаман ошбу тормыштан
Нәрсәдер көтәм әле.

Инде, шөкер, озын-озак
Гомерләр кылганыма.
Тик кагылмагыз күңелемнең
Иң нәзек кылларына.

Урамнарда май кояшы,
Көзләргә ерак әле.
Язлар сыенда утырам,
Мин монда кунак әле.

Иҗат ул — бәхет эше

Бу тарафта минем кебек
Бар микән берәр кеше?
Көнгә ун тапкыр кабатлыйм:
Иҗат ул — йөрәк эше, дим,
Иҗат ул — бәхет эше.

Күңелләргә илһам тула,
Шигырь туа төннәрдә.
Йөгәнсезләнә күңелләр
Төннәремә кергәндә.

Өлгерми туган язманың
Гомере кыска була.
Шигырь ул бәхетле була,
Йөрәктән чыкса гына.

Зыялы, бәхетле җаннар
Шигырь язып, дан тота.
Аларның изге гамәле
Күңелләрне балкыта.

Шагыйрь үз-үзен тыялмый
Каләмгә тотынмаса.
Кызганыч, шүрлектә ятып,
Язганың укылмаса.

Язарга кирәк, димен мин,
Шагыйрьләр сирәк, димен.
Безгә дә бит Тукай кебек
Булырга кирәк, димен,
Ул безнең терәк, димен.

Акча учта, гомер кыска

Һич юк безнең буш арабыз,
Эш атына охшаганбыз.
Тик ал таңнар вәгъдә иткән
Түрәләргә ышанабыз.

Җирдә, ахры, мәңге яшәү
Ул затларның карашында.
Комсыз җаннар үрчеделәр
Намуслылар арасында.

Кеше хакын талый-талый
Мал җыярга күпләр оста.
Тик барыбер бары да бушка,
Акча учта, гомер кыска.

Тормышыңның бармы коты?
Төннәрендә татлы йокы.
Пенсияңдә такы-токы,
Анысына да рәхмәт укы.

Язмышыңа үкенмә син,
Үзең әйбәт фикердә син.
Берүк, диген, дәүләтебез
Пенсияне бетермәсен.

Монда безнең авыл җире,
Кыйбла яктан исә җиле.
Җирне кат-кат сукалап та,
Үсми икән бәхет гөле.

Мордывый авылы.