Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 27-2016
7.07.2016

Әдәби сәхифә 27-2016

Җылылык өләшүче

Миһербанлылык, өл­кән­нәрне олылау, әти-әнине хөрмәтләү, бала кадерен белү… Язмаларында, шигырьләрендә шундый мөһим мәсьә­ләләр күтәрә ул. Гомумән, аның иҗатыннан җылылык бөркелә, ә үзе сабыр, тыйнак, шулай ук күңел җылысына бай. Сүзем газета укучыларыбызның яратып укыган шагыйрәсе Әлфирә Низамова турында. Чыннан да, иҗаты, китаплары белән еш кызыксыналар, редакциягә сорап киләләр. Үзем дә Әлфирә апаның яңа шигырьләрен табадан төшкән ризык сыман көтеп алам. Ә укып җанга рухи нур, ризык алам.
Кайчагында: “Каян ала икән Әлфирә апа шундый күңел байлыгын? Хис нечкәлекләрен тормыш кырыслыкларыннан ничек саклап кала?” — дигән сорау туа. Бәлки җәй уртасында, иң ямьле мизгелендә — 4 июльдә туганга да шулай тирә-юньгә җылылык, яктылык өләшүче, гүзәл җанлы булгандыр да. Әлфирә апаны барлык редакция хезмәткәрләре, иҗатташ дус­лары исеменнән туган көне белән тәбрик итәм. Киләчәктә дә иҗат дәрте сүрелмәсен, сәламәт булуыгызны, бәхет-шатлыклар гына явып торуын телим.

Элмира Нигъмәтҗан.

Яшь вакытта

Яшь вакытта дуслар күп була ул,
Кайберләре никтер саталар.
Күлмәк итеп сине кияләр дә,
Тузмас борын чыгарып аталар.

Яшь вакытта дөнья төсле була,
Кызыл, яшел, була сарысы…
Баксаң, тормыш — ак та кара икән,
Күбрәк була кайчак карасы…

Яшь вакытта хыял канат була,
Бар дөньяны килә кочасы!
Баксаң, дөнья — чиксез дәрья икән,
Ә син шуның бары тамчысы!

Яшь вакытта яшьлек үтмәс кебек,
Чиге юктыр сыман гомернең…
Баксаң, гомер якты чаткы гына,
Кадерен белик һәрбер мизгелнең!

Толлык

Кемнәр үткенлек кайраган
Язмыш кайчыларына?
Күпме җаннар яши түзеп
Толлык ачыларына?!

Кошлар була пар канатлы,
Каеннар да парлылар.
Нинди көчле дәрьялар да
Парлы — ике ярлылар…

Нинди көчле булу кирәк! —
Ялгыз канат кагарга.
Тартып авыр тормыш йөген
Балаларны багарга…

Бөркет булып бөркет түзми,
Кыясыннан ташлана…
Ялгыз аккош авазыннан
Йөрәкләргә кан сава.

Сер бирмичә, елмаерга,
Сөйләшергә, көләргә…
Төннәрен салкын мендәргә
Күз яшьләрең түгәргә…

Парлыда да шул ук йөрәк,
Парсызда да шул күңел…
Ходай биргән кадәр гомер,
Тик бәхетләр тиң түгел!

Тормыш җыры

Йөрәк белән йөрәк кушыла да,
Сискәнә җанның кылы.
Мең төрле көйләр назында
Языла тормыш җыры.

Көннәр төннәргә тоташа,
Еллары куа елны.
Мең төрле төсләргә кереп,
Языла тормыш җыры.

Өзелер чаклары була,
Ярсу, салмак, бер тына.
Тиңдәш җырлар язылмаган
Әле тормыш җырына…

Иң озак язылган җыр ул,
Иң озак җырланганы.
Ике йөрәк бер җан булып
Яза да… җырлый аны.

Яшенле көндә

Яшеннәр күп быел, куркыталар,
Ул — Ходайның утлы камчысы.
Кемгә булыр бүгенгесе җәза,
Кара янар нәрсә, кайсысы?!

Кулларына утлы кисәү тотып,
Кабат-кабат безне кисәтеп…
Ходай үзе үтә сыман өстән
Җирне-күкне иңләп, күкрәтеп…

Һич куркытмас иде, ошбу җирдә
Яши алсак кылмый гөнаһлар…
Юк шул инде… Изге дигәндә дә
Бармак очы кадәр гөнаһ бар…

Ялгышлардан хилаф була алмый
Җиргә тугач адәм баласы…
Яшеннәргә дога укыйк әле,
Тими калмас бер дә файдасы!

Син минсез яшәп кара

Минем йөрәгемдә идең,
Чыгып киттең яралап.
Хыянәт уты яндырды,
Җилләр үтте арадан…

Карашым белән бикләдем,
Ватып чыктың бикләрен…
Чуар йөрәгең түзмәде,
Бозды Сөю чикләрен…

Күңел төпкеленә салдым,
Чайпалдың да түгелдең…
Уйнаклап торган күңелең
Чит-ятларга үрелде…

Хәтер коесында хәзер,
Нык яптым капкачларын.
Үз-үземнән ераккарак
Яшердем ачкычларын.

Син минем йөрәктә идең,
Анда төзәлмәс яра.
Мин синсез яшәдем инде,
Син минсез яшәп кара!.