Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 25-2018
20.06.2018

Әдәби сәхифә 25-2018

Рәмзия Җиһангәрәева
Без — 41нче ел балалары

(Рәсимә апага багышлана)

41дә туган үксезләрнең
Бер үкенеч телә җаннарын.
Язлар, җәйләр үтеп, кышларына
Ятим булып кереп барганы.

“Әти”, “әткәй”, “әтәй” дигән сүзне
Бер дә әйталмадым телемнән.
Шушы илаһи сүз һич китмәде
Күңелемнән, йөрәк түремнән.

Киек казлар кайтты тезелешеп,
Торналарны санап сагындым.
“Әти” диеп, бер әйтимче мин дә,
Ак каенны кочып сарылдым.

Кайгы баскач, әй, бер тапкыр килә
Киң күкрәккә башны төртәсе.
Җәберләнгән чакта, йөгереп чыгып,
“Әткәй” диеп килә әйтәсе.

Кичен эштән кайткан әткәләре
Каршысына чапты баласы…
Безнең дә бит килде бер мәртәбә
Әти дилбегәсен кагасы,
Әти арбасына утырасы,
Куян күчтәнәче аласы.

Борылып өйгә кайтып барганда,
Я, кемнән соң үчне аласы?
Ятимлекнең әче күз яшьләре,
Туктаусыз ага да, ага соң…

Еллар узды, ник без генә мәхрүм
Ил үксезе булып яшәдек.
Күпме кыенлыклар баштан кичте,
Гаепсез тал чыбыгы ашадык.

Сугыш урлап киткән балачакның
Әҗерен соң күпме көтәсе?
Мохтаҗлыкта үткән чорны уйлап,
Сытылып чыга әл дә күз яше…

Гомер буе бер ярдәм дә күрми,
Күкрәк көче белән көн күрдек.
Тормышыбыз, шөкер, без ояны
Үзебезчә, нык итеп үрдек.

Язмыш безнең тез астына сукса,
Үҗәтләнеп тарттык олауны.
Тимер кебек утка, суга төшеп,
Чыныктырдык тәкъдир-сынауны.

Гомер көзләребез, еллар саны
Үзгәртми лә икән өметне.
Сугыш чоры ятимнәренең дә
Кайчан булыр кадер, хөрмәте?

Кичкетаң авылы.

Асия Мөхәммәтова
Сугыш афәте

Кырык бернең матур җәй таңында
Арыган халык йоклый изелеп.
Туар матур таңның ямен бозып,
Фашист явы килде тезелеп.

Һаваларда очты самолетлар,
Җирне таптап килде танклар.
Аңламыйча шомлы тавышларны
Уяндылар куркып халыклар.

Җиребезне таптап, җимереп,
Алар һаман алга бардылар.
Хатын-кызлар, бала-чагалар
Куркып бермәл өнсез калдылар.

Авыллардан яхшы атлар белән
Ирләр китте илне сакларга.
Хатын-кызның җилкәсенә төште
Балаларны, йортны сакларга.

Бик аяусыз булды дошман явы,
Яндырдылар, таптап бардылар.
Хәтта балаларны кызганмыйча,
Тере килеш утка аттылар.

Күпме халык ачлык, михнәт күрде
Үлеп калды күпме халкыбыз?
Ул сугышны ничек онытасың,
Онытырга юк та хакыбыз.

Можга шәһәре.

Раил Разов
Авырлыкны җиңгән әбигә

(Актаныш районы Чишмә авылында гомер кичереп, 90 яшен билгеләп үткән Сафия әбигә)

Гөрли урам. Берәү генә тыныч,
Үткәннәрен уйлый, сөйләми.
Дөньядагы барлык әбиләргә
Үрнәк була ала бу әби.

Әби чыга капка төпләренә,
Ә күзләре моңлы-сагышлы.
Гомере буе гел игелек кылды,
Сөенечләр генә табышты.

Теләкләрен тели сабыйларга:
«Бәхетле бул, балам, өшемә!
Кешеләргә кылыр ниятләрең
Ал таңнарда керсен төшеңә!»

Басу, болындагы чалгы чыңы,
Чыңлый әл дә синең колакта.
Камыт киеп тарттың тормыш йөген,
Тарта алмас йөкне бер ат та.

Күзләреңә сары көзләр сыйган,
Елый-елый уйлар уйладың.
Гомереңдә күпме язлар килде,
Син тормыштан һич тә туймадың.

Картайма әле, син бит изге җаннан,
Балаларның газиз аналары.
Яннарыңда сине яратучы
Уйнап йөри балаң балалары.

Гөрли урам. Берәү генә тыныч,
Үткәннәрен уйлый, сөйләми.
Дөньядагы барлык әбиләргә
Үрнәк була ала бу әби.

Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева
Тимер ярчык һаман тәнемдә

(Әгерҗедә яшәүче сугыш ветераны Нурий Мистаховка багышлана)

Җитмеш бер ел тимер ярчык
Һаман минем тәндә.
Илбасарларга нәфрәтем
Кимемәде бер дә.

Изге бурычым үтәдем,
Шуңа горурланам.
Җиңү яулаган солдатлар,
Сезгә мәңгелек дан!

Җитмеш бер ел әрни яра
Һаман минем җанда.
Кайберәүләр кайтты бары
“Хәтер китабын“да.

Ватанны кыю сакладык,
Хөрмәтлиләр шуңа.
Тыныч, имин көннәр
Киләчәк буынга.

Әгерҗе шәһәре.