Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 25-2017
22.06.2017

Әдәби сәхифә 25-2017

Рәмзия Җиһангәрәева
Изге чишмә

Саумы, чишмә, саумы, изге чишмә, —
Кичкетаңның тарихы.
Күпме чорлар шаһиты син,
Күпме серләр шаһиты?

Таң суы алырга килдем
Изге чишмә буена.
Мондагы ямь үзе шифа
Сырхавыңа, җаныңа.

Таң кошлары сайрашалар,
Карт агачлар сәламли.
Уяна чәчкә, үләннәр,
Бал кортлары безелди.

Чишмә ага челтер-челтер:
Югалмасын тарих-хәтер.
Ага җырлап ничә еллар —
Гасыр үткән, узган чорлар.

Изге чишмә – затлы җисем,
Кире кайтты шанлы исем.
Нур чәчеп тора тирәсе,
Әйтерсең лә хан тирмәсе.

Бар әле, шөкер, авылны
Гөлдәй тотар ир-егетләр.
Шушы җирне, чишмәләрне
Саклыйлар кыю бөркеттәй.

Дога укып, кушучыма
Җыям көмеш тамчылар…
Еракка китә уйларым,
Сүтәм тарих йомгагын.

Чишмә сәбәп булган, диләр,
Шул урынга утыруга.
Үскән агачларны төпләп,
Авыл нигезен коруга.

Чүлмәкләргә су тутырып,
Уракчы басуга киткән.
Ерактан сагынып кайтып,
Авылдашлар авыз иткән.

Нәзер әйткән: “Исән кайтсам,
Изге чишмә суын капсам…”
Чит якта йөргәннәр өчен
Чишмә булган тарту көче.

Авылның тарих ядкәре,
Яшерен серләр сандыгы.
Челтерәп аккан саф суы —
Кичкетаңның байлыгы.

Элек агач улак буйлап
Суы еракка ага.
Чишмә буасы буенда
Мәш килә бала-чага.

Хатыннар кер бәләклиләр
Мул сулы буасында.
Яшь егетләр кыз күзлиләр —
Чишмә шаһит барсына.

Чишмә юлы буш тормаган,
Кызлар кат-кат ураган.
Сыгылмалы көянтәсе,
Пар чиләге, хыяллары
Бәхетенә юраган.

Изге итеп олылыйлар,
Чишмә башы хикмәтле.
Бик борынгы риваятьләр
Сөйли шушы хикмәтне.

Янгында манара ауган,
Ае төшкән чишмәгә.
Шул арада юкка чыккан
Тапмаганнар. Нишләргә?

Без карыйбыз бу җиһанга
Тарих аша, моң аша.
Үткәннәрдән калган ядкәр
Безгә килеп тоташа.

“Чишмә суының сихәтен
Тоеп яшим үземдә, -диеп сөйли өлкән апа, —
Файдасы бар күземә”.
Кушучыма су җыярга
Иеләм улагына.
Әбиләрнең нәсыйхәте
Һаман да колагымда.

“Чишмә тотар, затсызланма,
Иясе бар, хаксызлама,
Әшәке сүз әйтә күрмә,
Чәчеңне таратма, үрмә.

Суны әрәм-шәрәм итмә,
Пычратма, юкка түкмә.
Сакчыллык — иман билгесе,
Синең күңелең көзгесе”.

Балачакта бу үгетне
Тыңлап үскән кыз-улың.
Әхлак, тәрбия өлгесе,
Чишмә, синең булуың.

Кичкетаң авылы.

Нәҗибә Әхмәтова
Әбиемнең гөлләре

Туган йорт тәрәзәләре
Китми күз алларымнан.
Әбинең яран гөлләре
Көтәдер кебек һаман.

Әле дә ишетелә күк
Әбиемнең сүзләре.
“Гөлләр, кызым, тәсбих әйтә,
Үстерегез гөлләрне”.

Аның сүзен истә тотам,
Бик яратам гөлләрне.
Алар шаулап чәчәк атып
Матурлыйлар көннәрне.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Рәхмәтле булыйк

Бар нәрсәне биргән Аллаһы:
“Рәхәттә яшәсен кеше”, — дип.
Шушы гүзәллекне пычратучы
Бу дөньяда бары кеше бит.

Шуны күреп бик еш йөрәк әрни,
Чүплеккә әйләндердек Җир шарын.
Кешеләрнең нәрсә кылганнарын
Өстән күреп тора ул барын.

Җирдәге чүп-чарны күрмәс өчен,
Әллә шуңа карлар яудыра?
Кешедә рәхмәт юк, шуңадыр ла
Җәйләрне дә соңга калдыра.

Күз явын алырлык матурлыклар,
Җирдә гөлләр үсә, чәчәкләр.
Аллаһ биргән шушы гүзәллеккә
Рәхмәтле булыйк без, кешеләр!

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Ялганлама

Ялганнардан баулар үрмә,
Мәгънәсе юк, чишелер…
Ялганнардан таулар өймә,
Өймә, барыбер ишелер.

Ялган нигез була алмый
Сөюгә, мәхәббәткә.
Ялганнарның юлы кыска
Илтә ул һәлакәткә.

Ялган хисләр түзә алмый
Тормыш сынауларына.
Кылдай нечкә күңел сына
Көн дә алдауларыңа.

Без капчыкта ятмый, диләр,
Чуан да бер тишелә…
Ялган белән тормыш корма
Тишелә ул, ишелә…

Исәнбай авылы.