Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 24-2017
14.06.2017

Әдәби сәхифә 24-2017

Фазыл Майдуллин
Яз һәм яшьлек

Урам хуш ис белән тулган,
Алмагачлар чәчәк аткан.
Сандугачлар җыр-моң суза,
Яз киенгән бүген актан…

Кулны-кулга тотынышып
Йөри гашыйклар парлашып.
Йолдызлар да җем-җем килә,
Ай да серле нурын сибә.

Сөям диеп эндәшүләр,
Изге вәгъдә бирешүләр,
Кайнар кочакка сыену,
Озак итеп тынсыз калу…

Сихри язгы кичерешләр,
Серле сүзләр, кайнар хисләр…
Мәхәббәт һәм наз өләшеп
Килә икән яз һәм яшьлек.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Миләш тәме

Ишек алдыбызда ялгыз миләш,
Җимешләре пешә көз җиткәч.
Яме калмый икән ялгыз өйнең,
Хуҗалары калдырып киткәч.

Кошлар килеп кунгач агачына,
Тәлгәшләрдән миләш коела.
Киткәннәрнең күңелендә сагыну,
Юксынулар булып җыела.

Миләш өзәм, диеп, беркем керми
Үлән баскан ишек алдына.
Череп бара койма такталары,
Кереп таптар инде мал гына…

Ялгыз өйнең язмышы да әче,
Беркем белми ниләр буласын.
Кем уйлаган туган-үскән өйдә
Миләш тәме җанга туласын?
Кем уйлаган?..

Воткинск шәһәре.

Рамил Мухгаллин
Әнием

Иң кадерле газиз кешем —
Ул бит минем әнием.
Әниемне искә алсам,
Сыкрап куя күңелем.

Дәшәсе килә көн саен
Әни, әнкәй, әнкәем…
Үзе әти кеше инде
Синең сөйгән бәбкәең.

Әти булу хисе җанны
Җылытып тора икән.
Безнең яшәү, тормышларны
Күреп ятасың микән?

Гөлләр өзеп, бер җыр сузып
Бирер идем бүләккә.
Иртә киттең… тик, әнкәем,
Син яшисең йөрәктә!

Исәнбай авылы.

Дилбәр Хәмәтдинова
Уйлану

Атлыйм шәһәр урамнары буйлап,
Күпме кеше килә каршыга?
Йөзләрендә жидти, усал битлек,
Белмим, кая барысы ашыга?
Әй, чабабыз, әйтерсең лә гомер
Мәңгелеккә безгә бирелә.
Көннәр үтә, бер-берсенә ошап,
Гомер үтә — кайтмый кирегә.

Гомер үтә.
Нишләп үтә гомер?
Нинди максат белән яшибез?
Кадерен белеп калыйк, димибез шул,
Вакыт житми, эш тә эш, дибез.
Эш үлгәч тә торып кала, диләр,
Ни язгандыр безнең гомергә?
Үкенмәслек итеп, кадерен белеп
Яшәп булса иде бу җирдә!

Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Ялгызлык

Янәшәдә күпме ялгыз, асыл затлар!
Аларны кем сөяр, кем назлар, кем яклар?!

Һәр кылы, күзәнәге белән
Назга җавап биргәндә тән,
Күкрәк турында уй туа:
“Мин әле исән икән…”

Миһербансыз шаяруы
Таңда туган төшнең.
Мәңге күзем ачмас булып
Ятам кысып тешем…

Яклаучым да, назлаучым да,
Яшьлегем дә — юрган!
Юеш мендәр баш очымда,
Ул да зардан туйган.

Тормыш мәшәкатен ваклап,
Көне үтәр аның.
Иңнәреңә төн елышкач,
Ничек түзәр җаның?!

Бүлмә яңгыратып, шашып
Сызгырган чәйнек
Яшәргә дәшә…
Эх, тагын бер чынаяк кәһвә
Салып куярга янәшә!!!

Казан шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Каршылык

“Көтәм!” – дисең,
Ә үзең:
“Синсез генә тормыш юлын
үтәм!” – дисең.
“Киләм!” – дисең,
Ә үзең:
“Горур башым синең алда
имәм!” – дисең.

“Сөям!” – дисең,
Ә үзең:
“Син кирәкми, башка өчен
көям”, – дисең.

“Нишлик?” – дисең.
Бу каршылык бетсен өчен,
Аңлашырга кирәк булыр,
Җыеп көчең…

Яр Чаллы шәһәре.

Рәкыя Шәрипова
Бәрәңгеле балачак

Исләремдә минем балачагым,
Мал көтәргә кырга чыгабыз.
Көйдерергә йомры бәрәңгене
Дөрләп яна чыбык-чырабыз.

Авыз кара төстә, куллар янган,
Әй, тәмле соң пешкән бәрәңге.
Карын сорый, чыгырыннан чыга,
Эх, ашарга тагын берәрне.

Утырабыз күзне алмый уттан,
Маллар барлыгы да онытылган.
Кабат-кабат шушы бәрәңгеле
Балачакка менә омтылам.

Ижау шәһәре.