Әдәби сәхифә 23-2018
Әлфирә Низамова
Язгы симфония
Тәрәзәмне ачып куйдым
Челтәремне күтәреп…
Өйгә кояш керсен әле
Җанга җылы үткәреп…
Язгы җилләр иссен әле
Күңелләрне җилкетеп…
Сирень, шомырт чәчәкләре
Исләренә исертеп…
Алмагач, чия, слива
Ак буранга уралган.
Сыерчыклар чут-чут килә
Симфония урамда!..
Бераз салкынча булса да,
Яз, кояш, чәчәк, гөлләр…
Яздан җәйгә күчә торган
Өмет тулы бу көннәр…
Тәрәзәмне ачтым әле
Куркытмый җилләре дә!..
Шатлык, уңыш, бәхет белән
Атлыйк без җәйләргә дә!
Исәнбай авылы.
Лилия Рә
Соңлама
Сабыең талпынып, кулларын сузганда,
Күккә чөй, тезеңдә иркәлә.
Гомер ул тиз үтәр, сабыең буй җитәр,
Кем белгән, ни булыр иртәгә?..
Кадерлең кадере хакын бел,
вакыт тар, эш күпкә сылтама.
Без киткәч, өч көнлек эш калыр дөньяда,
Сабыең сөяргә соңлама!
Әнкәең көткәнен белгәндә, кайт очып!
Минутның кыйммәте — шул чакта.
Бервакыт атлыгып, мең эшең калдырып
кайтырсың, ә ишек — йозакта…
Кадерлең кадере хакын бел,
вакыт тар, эш күпкә сылтама.
Эш бетмәс, хушлашмый ул китәр мәңгегә —
Әнкәңне күрергә соңлама!
Иртәгә ни булыр?..
Бүгеннең хакын бел…
Соңлама… соңлама… соңлама!
Сарапул шәһәре.
Әминә Гайфуллина
Гөлләрем
Бакчабызда гөлләр чәчәк атты,
Ниндиләре генә юк аның?!
Соклануларымны яшерә алмыйм,
“Җәннәтедер бу, – дип, — дөньяның!”
Бал кортлары нектар җыя аннан,
Күбәләкләр куна иркәләп.
Исеп куя йомшак, җылы җилләр,
Күңелләрне назлый иртәләр.
Хозурланып таңны каршы алам,
Уяналар кошлар тирәктә.
Табигатьнең сихри мизгелләре
Яшәү көче бирә йөрәккә.
Гөлкәйләрем, безне сөендереп,
Җәй буена чәчәк атыгыз.
Көзләр җитте, салкын җилләр исә,
Җитәр, ахры, корыр вакытыгыз.
Исән булсам, тагын язлар килер,
Матур-матур гөлләр чәчәрмен.
Сулар сибеп, назлап үстерермен,
Җәйне гөлләр белән яшәрмен.
Ижау шәһәре.
Азат Гаталы
Үз юлым
Курыйкмыйм, минем турыда
Сөйләсеннәр барын да.
Имеш-мимеш кеше сүзе
Сеңми минем каныма.
Минем тормыш ул минеке,
Нигә каршы килергә?
Мин узганны беркем узмый
Нигә сөйләп йөрергә?
Җаным канатланган чакта
Куып очам болытны.
Ат бит син, дисәләр әгәр,
Кимим мин ул камытны.
Бу тормышта чаба минем
Үзем тудырган атым.
Ни кадәрле юл узсам да,
Минем үземнең чатым.
Кеше әйткән сүзгә карап
Яшәп булмый дөньяда.
Һәр кешенең үз юлы,
Аяк чалма беркайда.
Ижау шәһәре.
Рәйханә Гыйльметдинова
Тормыш ямен тоеп яшәгез
Тормыш — бүләк, аны яшәү кирәк
Тиң парыңны табып бу җирдә.
Иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынып,
Барсаң гына килә җиңелгә.
Гаилә учагына утын өстәү,
Тормыш авырлыгы — ирләргә.
Шул учакның жылылыгын бүлү —
Безнең өлеш, безнең җилкәдә.
Гаилә ныклы була, әгәр йортта
Шау-гөр килеп торса балалар.
Еллары да, авыр-җиңеллеге,
Сизелмичә үтеп баралар.
Тормыш ямен тоеп яшәгез сез,
Сүндермәгез гаилә учагын!
Шул вакытта гына шатлык-куанычлар
Жәеп торыр сезгә кочагын!
Минзәлә районы, Урыс авылы.
Раилә Бариева
Нәрсә кала?
Миннән нәрсә кала бу дөньяда?
Кала минем изге эшләрем.
Газиз әнкәй белән сер бүлешеп,
Бергә үткән ямьле кичләрем.
Ике йөрәк парәм кала минем,
Йөрәгемнең нечкә җепләре.
Кала сиңа бүләк итә алмаган
Күк йолдызлар – буем җитмәде.
Миннән нәрсә кала бу дөньяда?
Калыр яшьлегемнең кичләре.
Су астында калган авылымның
Истә калыр печән исләре.
Авылыма матур бизәк булган
Каеннарым кала җырларда.
Сары көздә усалланып искән
Бәгырьләргә үткән җилләр дә.
Кала минем ике җимешемнән
Бер-бер артлы туган оныклар.
Алар да бер, әле үсеп җиткәч,
Җырларымны минем кабатлар.
Кала минем матур җәй айлары,
Кала ак буранлы кышларым.
Тәрәз артларыма очып кунган,
Көтеп алган сыерчыкларым.
Кала минем язган шигырьләрем,
Кала “сөям” дигән сүзләрең.
Синең белән бергә урап үткән
Кала минем яшьлек эзләрем.
Уразай авылы.
Дилбәр Хәмәтдинова
Ялгышулар
Бар микән ул бу дөньяда
Бик дөрес яшәүчеләр?
Һәрбер эшне вакытында
Төп-төгәл эшләүчеләр?
Бер тапкыр да ялгышмыйча
Буламы тормыш көтеп?
Әллә инде өйрәнәсең
Бары күп юллар үтеп?
Дүрт аяклы атның да бит
Була абынган чагы.
Бик сабыр күк тоелса да,
Дулап китә кайчакны.
Һәркемдә дә булгалыйдыр
Ялгышу, саташуы.
Кайчакта аңны томалый
Кайнар хисләр ташуы.
Әллә бу дөньяда бар да
Була микән яхшыга?
Әмма күңел әллә нигә
Ышана алмый, ярсына.
Ә шулай да ялгышларның
Бар бит бер яхшы ягы —
Алар үзгәртә, яңарта
Күңелсез тормышларны
Ижау шәһәре.
Винер Садыйков
Ялкау, эчүче, наркоман...
Ялкау, эчүче, наркоман
Охшашканнар – бер сорттан.
Сукыр тычкан кебек алар,
Кимереп тора йорттан.
Ялкауның уенда — сәке,
Тартканнарда – тәмәке.
Наркоманның күзе тонган,
Алкаш кулында – чәки.
Кесәләре каешланган,
Тыккандай шома чуртан.
Күзләре майлы, ялтырый,
Йөрәге янгач уттан.
Төлкедән дә хәйләкәррәк,
Үзенең җаен җайлый.
Аңламый кая барганын,
Әби-бабасын талый.
Юлларда ята егылып,
Кайтса, карый түшәмгә.
Наркоман – салам суыра,
Әйләнә бер күшәмгә.
Төшәләр алар түбәнгә,
Акча җитми түләргә.
Ак еланнар куа-куа,
Җай эзлиләр үләргә.
Кирәкми кайгы-хәсрәтләр,
Кирәкми яңа кабер.
Үрнәк алмагыз начардан,
Күз ачып карагыз бер.
Сасы исләрдән пешкәнче,
Кабып-янып төшкәнче,
Аек булыйк, уйлап яшик,
Бу дөньядан киткәнче.
Син алардан үрнәк алма,
Син аларны читләп уз.
Мондый начар гадәтләрне
Беркайчан да итмә үз.
Ижау шәһәре.