Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 23-2017
7.06.2017

Әдәби сәхифә 23-2017

Рәмзия Җиһангәрәева
Сирень

Мин биш чатлы сирень эзлим
Сирень гөлләмәсеннән.
Биш чатлы бәхет тәлгәше –
Яшьлек сәламы синнән.

Күп ел элек имтиханда
Табып ашаткан идең.
“Бишчат булгач – бишле инде”, –
Син миңа шулай дидең.

Бакчам тулы сиреньнәрем —
Агы, алы, шәмәхә…
Төрле төсле чәчәкләрне
Дусларыма өләшәм.

Инде эзләмим сиреньнән
Мин биш чатлы тәлгәшен.
Син булмадың миңа язган
Өлешемнең көмеше.

Кичкетаң авылы.

Азат Гаталы
Адашма…

Адашып та чыкма юлларыма,
Узасылар инде үткәннәр.
Тынычланып онытылганнар
Бәхет баглап нидер көткәннәр.

Адашып та төшмә, ул юлларны
Ачы язмыш еллап түләгән…
Яшерергә сынган канатларым,
Ышыкларга сүнгән күләгәм.

Адашып та чыкма юлларыма,
Кабул итеп алдым булганын.
Гөнаһмы бу, иман биргән эшме —
Ходай җавап бирер калганын.

Адашып та чыкма юлларыма,
Ул юлларда синнән юк хикмәт.
Тормыш газапларын өя барып
Тарайдылар алар галәмәт.

Адашып та чыкма, ишетәмсең,
Дөреслектән эзлә бәрәкәт.
Гомер тукталышың ерак әле,
Үз юлыңда булсын хәрәкәт…

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Җаным туңа

Җаным туңа, калтыранам
Бу кадәрле газап нигә, Ходай?
Җаным өши, кирәк иде
Ябынырга җылы юрган!
Ә җан өчен юрган бармы?
Белмисезме? Кемнәр сырган?

Бардыр, бардыр, тегеләдер…
Чит-читләре дога белән чигеләдер.
Бу гаҗәеп юрган белән
Бик күп җаннар тереләдер!..

Җаным туңа, калтыранам,
Өмет белән күккә багам:
Бер юрганың миңа да Син
Җибәр әле, Ходай-анам!

Исәнбай авылы.

Ринат Батталов
Көтеп яшәргә кирәк!

Мин бер гади авыл карты,
Түгел түзем затыннан.
Йодрык кадәр йөрәккәем
Ничәнче кат ватылган.

Елгыр чаклар узды инде,
Җитмеш яшь тулып килә.
Син кайтасы юлга карап
Өзелә бәгырь нигә?

Уңга-сулга каерылам,
Бер эшем килми кулдан.
Күзләремне ала алмыйм
Синең кайтасы юлдан.

Ник күзләргә яшьләр килә,
Судай ага улаксыз?
Яралы җан өзгәләнә,
Сабый кебек гөнаһсыз?

Нигә киткән юлларыңнан
Эзләндерәсең мине?
Сөю көче белән, җаным,
Тезләндерәсең мине?

Ник өзәсең үзәгемне?
Ник күмәсең яшьләргә?
Сабырлыгым җитми инде
Синсез бер көн яшәргә!

Күпме ялкыны тормышның,
Уты калгандыр тагын?
Син кайтасы олы юлдан
Көтәм сөюнең агын.

Көтеп яшәгәнгә күрә,
Гөлдәй яшәрә йөрәк!
Көтмәгән йөрәк – йөрәкме?
Көтеп яшәргә кирәк!

Ижау шәһәре.
Зөлфия Муллина
Кызганам

Мин кызганам шундый кешеләрне:
Җыен, иләс-миләс ишеләрне,
Яман икәнлеген белә торып,
“Бар да яхшы!” – дигән кешеләрне.

Жәлләп куям татлы мизгелләрне
Кулын селтәп җиңел үткәргәнне.
Бер мизгеллек рәхәт өчен генә
Үткәннәрне кочып үпкәннәрне.

Кызганам мин сөю диңгезендә
Колач җәеп йөзә алмаганны.
Канатларын пар аккошлар кебек
Гомер буе кага алмаганны.

Күп нәрсәдән мәхрүм калгансың син,
Ә үзеңчә яшим диясеңдер…
Кочаклашып үткән парлыларга
Ничек итеп сәлам бирәсеңдер?!

Сагыну дигән хисне белмисең син,
Ходай сиңа өлеш чыгармаган.
Ярату да сине читләп уза,
Бик сирәк ул ансыз яши алган.

Син үзеңчә “бәхетле”дер инде,
Сиңа бүген берни кирәк түгел.
Козгын оясында бер кош булып
Тоеласың кайчак миңа никтер!

Исәнбай авылы.

Рәзилә Хәмидуллина
Җәйдән җылы көтәбез

Бөрешеп утыра песи
Мич эчендә —
Җылы эзләп кергән.
Тышта имеш май азагы –
Көчкә табып, яшел
Күлмәк кигән.

Җылытучы табылмагач,
Яз сылуны
Кочагыма алдым.
Җил-суыкка карамыйча,
Кочагымда изрәп,
Яфрак ярды язым.

Көнләшеп куйды җәй миннән
Килмәс борын.
Санаулы көн үтә
Мич эчендә песи һәм яз,
Хыялланып,
Җылы җәйне көтә.

Иж-Бубый авылы.