Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 22-2017
31.05.2017

Әдәби сәхифә 22-2017

Фәридә Айдарова
Сөю кирәк җирдә кешегә

Ярсу язлар тагын кабындырды
Җайлап кына типкән йөрәкне.
Аңлатырга, аңлашырга теләп,
Яшәү өчен сөю кирәкне.

Каеннарга сарылып сагынмый ла,
Җаным сагыш түгел, наз тулы.
Ак шәлләрен япкан алмагачлар,
Ак толымлы шомырт тәлгәшләрен,
Ак күбеккә баткан чияләрне
Сөйгән җанда — бары наз җыры.

Кышның аклыгына ышыкланып
Көткән гөлләр арып сулганда.
Кояш нигъмәт кебек нурын сибеп,
Ак чәчәккә язлар чумганда,
Күңелемнән ташый наз, җылы…
Сөю йөрткән җанда — яз җыры…

Әгерҗе шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Май ае

Табигатьтә күркәм мизгел,
Язның ямьле май ае.
Бер көне бит ел туйдырган
Муллык һәм байлык ае.

Җир өсте, куак, агачлар
Яшеллеккә күмелде.
Шомырт, чия, алмагачлар
Шау чәчәккә төренде.

Иркәләнеп хуш исләргә
Очалар бал кортлары.
Май ул – бар җан иясенең
Уянган вакытлары.

Иртә таңда кошлар сайрый,
Әй, моңлы тавышлары.
Йөрәккә көч бирә алар,
Таратып сагышларны.

Күктә май кояшы балкый,
Җиргә мул нурын сибеп.
Сокланмый буламыни соң
Бу гүзәллекне күреп?!

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Җитми әнием киңәше

Яз җитүгә шау чәчәктә
Әни утырткан миләш.
Кая барыйм, кемгә сөйлим,
Кемнән сорыйм соң киңәш?

Ана булсам да бик күптән,
Җитми әни киңәше.
Әнидән дә кадерлерәк
Бармы җирдә бер кеше?

Беркөн аны төштә күрдем
Чәчәкләр арасында.
Әйтер сүзе дә бар кебек,
Упкын шул арабызда.

Чәчәкләрне сайлап кына
Алсу төслесен җыйды.
“Сабырлык – сары алтын ул,
Сабыр бул, балам”, — диде.

Оҗмах, диләр, аналарның
Ята аяк астында.
Мәдхия җырлыйк анага
Үзе исән чагында.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Нурисламова
Яшьләр колагына

Сафлык дигән төшенчәләр
Күптән инде югалды.
Яшь кызларның тәннәре
Сутенерга сатылды.

Мәхәббәт шөгыльгә әйләнде,
Түгел хәзер ярату.
Онытылды егет — кызга,
Кыз егеткә күз ату.

Мәхәббәтне – изге хисне —
Күптән үттеләр таптап.
Иркенлекләр чикләнмәгән,
Йөриләр горур атлап.

Әхлаксызлык тамыр җәя,
Кай таба бара яшәү?
Туры юлга басыгыз,
Сезгә дәшәмен, яшьләр!

Ижау шәһәре.

Зөһрә Шиһапова
Туган йортымда

Мин тагын әткәй йортында
Иркәләнеп ятамын.
Кире кайтты вакытлыча
Ваемсыз балачагым.

Онытылды мәшәкатьләр,
Рәхәт шул миңа монда.
Яннарымда әнкәм-әткәм –
Яктырды бөтен дөнья.

Тукталсын барлык сәгатьләр,
Әйләнми тор, Җир шары,
Озакка сузылсын әле
Очрашу минутлары.

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Тел сакчысы — моң

Кәеф күтәрелеп китә,
Яктырып киткәндәй аң,
Җанга ятышлы бер җырны
Үз телеңдә тыңласаң.

Уй-хисеңне бар дөньяга
Туган телдә сөйлисең.
Моңсулансаң, таныш җырны
Үз телеңдә көйлисең.

Чит-ят җырны өйрәнгәнче,
Үз җырыңның кадерен бел!
Безнең җырның җаны ике:
Берсе — моң, ә берсе — тел.

Җырга халкым мәхәббәте
Үсә бара тагын да.
Телем яшәр татар моңы
Торганда тел сагында.

Ижау шәһәре.

Венер Садыйков
Замана

Ярсып, чабып, алга барабыз –
Барыр җирне бер дә үлчәми.
Автомобиль көчле бар нәрсәдән,
Үзе армый, талмый, тирләми.

Ерак юллар, авыр йөкләр, хезмәт
Берни түгел, булса машинаң.
Тик аяныч, шул машина үзе
Җитә бит күпләрнең башына.

Ижау шәһәре.