Әдәби сәхифә 21-2018
Нәҗип Камалов
Яз күренешләре
Тау-тау карлар эреп, су булды.
Шаулап акты гөрләвекләр,
Ярларыннан чыкты елга.
Борын төртте җирдән яшел чирәм.
Тупылларга карга оя кора.
Чәчәккә бөреләнде сирень, алмагачлар.
Өздереп сайрый талда сандугачлар —
Яз гомере шактый озын
Уйлап баксаң.
Гомер бизмәнендә бер мизгел.
Сарапул шәһәре.
Рәзилә Хәмидуллина
Озатырга баралмадым сине
(Ринат Батталовка)
Озатырга баралмадым сине,
Белми калдым хәтта киткәнең.
Исән чакта хәлең белә(а)лмадым,
Аңласам да гомерең бетәсен.
Белсәм дә мин синең китәреңне,
Вакыт табалмадым, юләрлек.
“Язылганнан артык бирә алмыйм,
Яшәттем, — дидеме, — җитәрлек.
Яшьнәттем”, — диепме әллә Ходай,
Сынауларга күмде үзеңне.
Бу гомердә синең вакыт тәмам,
Син түземле икән, түземле.
Сабыр гына атлап йөргәннәрең,
Елмайганың күз алдымда тора.
Якын туганнарың тарафыннан
Дога кирәк сиңа, хәер-дога.
Изге җомга көннәрендә киттең,
Газап кичермичә тыныч ят.
Иман калимәсе кабатланса,
Җаның чиста булыр, йөзең ак.
Туган телле китапларың калды
Укып күңелләрне бушатырга.
Вакыт юкны сылтау итеп куйдым,
Кайталмадым хәтта озатырга.
Иж-Бубый авылы.
Саҗидә Аширова
Аккошлар мәхәббәте
Зәңгәр күкне ярып оча
Ике аккош – парлы алар.
Зәңгәр күктә аккош юлы
Хәтеремдә мәңге калыр.
Аккошлар оча һавада,
Кайтырлар микән парлап?
Күлләре дә көтә кебек
Дулкынын ярга кагып.
Пар аккошлар йөзә горур,
Башларын башка салып.
Аккош юллары моң сала,
Йөрәгем кала ярсып.
Аккошлар канат кагына,
Күлгә дулкыннар салып.
Сокланып читтән күзәтәм
Аккошларга таң калып.
Ижау шәһәре.
Зөһрә Камалиева
Өлкәннәр
Һәр гасырда үзенә хас матурлык,
Гәпләшәләр яшьләр гөр килеп.
Ипләп кенә имин көннәр өчен
Өлкәннәр дә йөри сөенеп.
Очрашып гәп коралар олылар,
Белешәләр саулык, хәлләрне.
Яшиселәр килә әле гөрләп,
Озайтасы килә гомерне.
Бик яшисе килә шушы җирдә
Гашыйк алар матур тормышка.
Яшәү өчен адәм баласына
Сабырлык һәм өмет булыша.
Бәхет өчен көрәшәләр алар,
Хәзерге яшьләрдән ким түгел.
Хәл итәләр, ярдәм итешәләр,
Һәрберсендә шундый киң күңел.
Авыр тормыш картлык көннәренә
Ныклап чыныктырган аларны.
Гаеп түгел, алар өчен дә бит
Җирдә озак яшәү заманы.
Хәзерге тормышка сокланалар,
Бәхет теләп, чая яшьләргә.
Насыйп булса иде аларга да
(сау-сәламәт, еллар тыныч булып)
Мул тормышта озак яшәргә.
Кешелекле күңел, яхшы теләк,
Бәлки өлкәннәрдә генәдер.
Тыныч холык һәм изге сабырлык
Бәлки борынгыдан киләдер.
Ижау шәһәре.
Асия Мөхәммәтова
Ятим чишмә
Тәмле иде, салкын иде
Авылымның чишмәсе.
Ятим калды салкын чишмә,
Килә суын эчәсе.
Истә чишмә улагында
Кер чайкаган вакытлар.
Әллә ниләр бирер идем
Кире кайтса ул чаклар.
Ялгыз анага охшатам
Ятим калган чишмәне.
Әкрен генә тама кебек
Сагыштан күз яшьләре.
Тал агачларына кунып,
Моңланып кошлар сайрый.
Ә астында чишмә ага,
Ялгызлыктан ул елый.
Үзе җырлый, үзе елый
Моңсу булганга аңа.
Ятимлектән сыкрана ул,
Яше тама да тама.
Авылымның калды инде
Матур исеме генә.
Урынын эзлисе булыр
Ятим чишмәдән генә.
Можга шәһәре.
Раушания Байтимерова
Мич коймагы
Газ керде, дип, иртә тынычландык,
Авыл миче калды үткәндә.
Бик кадерле иде намус белән
Халкыбызга хезмәт иткәндә.
Искә алып шуңа үткәннәрне,
Милләт тарихына күз салып,
Яңа салган үзебезнең йортка
Ап-ак мичне куйдык чыгарып.
Безнең өчен бик тә кадерле ул,
Газиз безгә әле дә мичебез.
Аның җылысында иркәләнеп
Уза безнең һәрбер кичебез.
Пешерәбез үткәндәге кебек
Пәрәмәчләр, кабартмалар да.
Бәлешен дә, кыстыбыйларын да,
Әнкәй сые кабатлана ла.
Чакырабыз якын дусларны без,
Кунак булып безгә килегез.
Мичтә пешкән тәмле коймаклардан
Рәхәтләнеп авыз итегез!
Әгерҗе шәһәре.
Зәйнәп Зәкиева
Белмәгән
Кулга килә, кулдан китә
Җирдә адәм баласы.
Мәңгелектән килсә дә ул,
Юк мәңгегә каласы.
Гомерлектә калыр төсле
Куа тормыш арбасын.
Зурдан-зурны өмет итә
Яшәгәне тармы соң?
Булган саен булдырасы
Килә кесә байлыгын.
Гомер узгач кына аңлый
Акылының сайлыгын.
Күрмәгән ул дөнья ямен,
Төрле төсләр барлыгын.
Җир куены ике метр,
Мәңгелекнең тарлыгын.
Актаныш районы, Мерәс авылы.