Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 21-2017
25.05.2017

Әдәби сәхифә 21-2017

Азат Гаталы
Һәммәбез дә Ходай кулында

Дөрес яшимме мин? Шушы сорау
Бик еш килә минем уема.
Аңа җавап эзләп төбәләмен
Узган һәм киләчәк юлыма.

Озак кына читтән күзләп йөрдем,
Мәчет сукмагына күз салып.
Капкасына инде килеп җиткәч,
Керми киткән булды, тукталып.

Үз-үземне сүктем, күралмадым,
Ачу белән йөрдем җиһанга.
Дөреслегем минем дөрес иде
Хата киткән бугай шулай да.

Әллә Ходай инде үзе тартты,
Кем булсам да, мин бит баласы.
Нинди генә юллар таптасам да,
Кеше булып килә каласы.

Кердем беркөн мәчет эчләренә
Җаным биреп дингә, иманга.
Эчем пошкан сорауларны җыеп,
Барсын сөйләп бирдем имамга.

Минем сүзләр гади булды, гаҗәп,
Тыныч җавап бирде хәзрәтем:
“Ходай кушканнарны башкарырга
Тырыш туплап көчең, кодрәтең.

Хәзер шәгъбан ае хөкем сөрә —
Әҗәт, гөнаһлардан чистарын.
Рамазанга килеп кергәч кенә
Изге Уразаңны бозмасын.

Шәгъбан ае ныклы әзерлек ул
Рамазанга керер алдыннан.
Ихлас күңел белән, җиң сызганып,
Каршы алыйк аны без алдан.

Аннан, дустым, булыр уразалар
Җәза түгел, ул бит — зур бәйрәм!
Чын күңелен биреп тотучыга
Барын бирер Ходай, мин беләм.

Шәүвәл ае килер аның арты,
Рамазанның эшен йомгаклап.
Зәкят сәдакалар таратырбыз
Үткәрербез мәҗлес күмәкләп».

Шулай диеп, кыска тотты сүзен,
Аннан китте ул үз юлына.
Уйга чумып, аңа карап калдым
Көч һәм гайрәт керде кулыма…

Имам әйткән сүзләр җанга узып,
Күңелемә кереп калдылар.
Биргән соравыма җавап булып,
Киләчәккә нигез салдылар.

Кардәшләрем, сезгә әйтәм сүзем,
Булыйк мәчет, иман юлында.
Гомерләр бит фани, бик тиз үтә,
Һәммәбез дә Ходай кулында.

Ижау шәһәре.
Әлфирә Низамова
Сагындым

Балачагым.
Газиз туган йортым.
Тәрәз каршындагы шомыртым,
Кичерә күр, читтә озак йөреп,
Шаулавыңны синең оныттым.

Төшләремә кереп уяттың да
Күңелемне минем кузгалттың.
Хәтер җиле, ап-ак чәчәкләрең,
Яфракларың сибеп уйлатты.

Балачакта җимлек элә идем
Кышның үтә салкын көнендә.
Ий, сөенә идем җимлегемә
Песнәк, чыпчык очып килгәнгә.

Әнкәемне көтеп ала идем
Шомырт төбендәге капкадан.
Бер мизгелгә их, кайтасы иде
Балачагым калган чакларга!

Иңнәремә көзге яфрак кунды
Кайткан чакта шәһәр юлыннан.
Яфрак мине кабат уйга салды
Сагынылган инде, сагынылган.

Балачагым.
Газиз туган йортым.
Кайтам әле. Көт син, шомыртым!
Ап-ак чәчәк аткан, яфрак койган
Чакларыңны бигрәк сагындым!

Исәнбай авылы.

Вәҗиһә Заһидуллина
Алмагачым шау чәчәктә

Карт имәннең ышыгында
Шаулап үсә алмагач.
Тирә-якны ямьләндереп,
Чәчәк ата яз булгач.

Әллә инде яшь йөрәкләр
Берсен-берсе тапканнар.
Әйтерсең лә алмагачка
Ак мамык шәл япканнар.

Көчле җил-давыл булганда,
Аны шул имән саклый.
Үзенең куәте белән
Язмыш җиленнән яклый.

Көн дә киләм хәл белергә
Шушы парлар янына.
Табигатьтә — Гармония,
Җырлап керәм язына.

Ижау шәһәре.

Фазыл Майдуллин
Челтәр аша

Тәрәз артындагы тормыш белән яши ул,
Челтәр аша аралаша, таныша…
Интернетның колы булган күптән ул
Бөтен хыяллары бары челтәр аша.

“Сәлам!”, “Нихәл?”, “Ниләр эшлисең?”
Көн дә кабатлана бер үк сүзләр.
Әмма белми: нинди хәйлә корган
Аңа каршы бу электрон челтәр.

Бөтен уе — кемнең ни язганын карау,
Ничә яңа дус бар сәхифәдә?
Нинди сурәтләргә «лайк» куйганнар,
Кемнәр бүген кереп чыккан икән «биткә»?

Гүя челтәр каплап куелгандай
Барлык яшәешнең өстенә дә.
Аның аша күрмибез тормышны
Кызыксындырмый беркем һәм бернәрсә.

Бу — чир, һәм дәвасы юктыр аның
Челтәр асларында яшәүчегә.
Тик бер киңәшем бар: челтәр аша
Табынмагыз, дуслар, сөю-мәхәббәткә.

Ижау шәһәре.